Колумб килгәнче Америкада ислам һәм мөселманнар

Безнең өчен яңа җирләр турында сөйләгәндә, тарихи фактлар бик гаҗәеп булалар. Шуларның берсе: мөселманнар Христофор Колумб килгәнче берничә гасыр элек килеп

БӘЙЛЕ
2010 Июн 15

Безнең өчен яңа җирләр турында сөйләгәндә, тарихи фактлар бик гаҗәеп булалар. Шуларның берсе: мөселманнар Христофор Колумб килгәнче берничә гасыр элек килеп урнашканнар. Безнең монда язма чыганакларда һәм археологик казылмалар буенча дәлилләр бар. Алар сезгә бу хәлнең дөреслеген әйтерләр.

Пәйгамбәрнең сәхабәләре Америкага кадәр барып җиттеләрме?

20нче гасырда үткәрелгән тикшеренүләрдән чыгып, шуны әйтергә була: мөселманнар Колумб килгәнче 7 гасыр элек килгәннәр. Археологик казылмалар, телләрнең, торак пункт исемнәренең, монеталарның, эш коралларының, монда табылган савыт-сабаның атамаларының лингвистик һәм филологик анализлары буенча, алар 8-9 гасырларда Габбасидларда булганнарга охшаш, шуңа күрә, монда беренче мөселманнар 650нче елларда ук килеп урнашып, мәчетләр һәм мәктәпләр төзеп, индеецларга уңай йогынты ясаганнар.

Ислам чыганакларында Колумбка кадәр мөселманнарның килеп урнашулары турында бернәрсә дә язылмаган, ләкин Гарвард университеты Барри Федл тикшергәннән соң, мөселманнарның Госман идарә иткән вакыттан ук килеп урнашканнары ачыклана, шуңа күрә, монда сәхабәләрнең дә килеп урнашулары мөмкин.

Мәсәлән, күп кенә көнбатыш галимнәре Пири Рейсның танылган картасы буенча мөселманнарның Америкага Колумб килгәнче булганнарын белдерәләр. Хәтта Африка белән Америка арасының төгәл ераклыгы күрсәтелгән.

Мидлтаун каласының археологик тикшеренүләр үзегенең директоры Сальвадор Майкл Тренто сәяхәткә чыгар алдыннан Роджер Бэконның китабын укый. Анда да гарәп чыганакларыннан килгән Атлантик океанның теге яры турында мәгълүматлар язылган.

Көнбатыш чыганакларыннан дәлилләр

1. Гарвард университетының элеккеге лекторы, Америкадагы фән һәм сәнгать академиясенең әгъзасы, фәнни һәм археологик ачышлар оешмасының кешесе профессор Барри Фелл мөселманнар Америкага 650нче елда килгәнен әйтә, чөнки археологик казылмаларда куфадагы каллиграфия Американың күп җирендә табыла. Әгәр бу дөрес булса, мөселманнар Америкага госман яки Гали идарә иткәндә килгәннәр. Ләкин ислам чыганакларында болар хакында язылмаган.

Фелл үзенең хезмәтләрендә табылдыклар Колорадо, Нью-Мексика, Индиана штатларында барлыгын яза. 700-800 елларда бу штатларда мөселман мәктәпләре төзелгән. Көнбатыш Америкада табылган язмалар, график сурәтләр төшерелгән ташлар шул чорның мөселман илләрендәге табылдыкларга охшаш. Бу язмалар буенча элек Америкада уку, язу, арифметика, дин, тарих, география, астрономия, навигация фәннәре өйрәнелгәнлеге хакында әйтелә.

2. Фелл китергән икенче дәлил Невадта табылган ташта “бисмилләһ” дип язылган. Ул язма 7нче гасырда барлыкка килә. Икенче бер ташта “Мөхәммәдүр рәсүлуллаһ” дип язылган. Бу сүзләр 7 гасырда булган куфадагы гарәп каллиграфиясе белән язылганнар 26,73 Kb.

3. Профессор Феллның табылдыклары буенча, гарәпләр Невадта 7-8 гасырларда яши башлаганнар. Калифорния профессорлары Хайзер һәм Баумхоффның археологик ачышлары буенча Невадтагы мәктәптә дин дәресләрен дә, дөньяви фәннәрне дә укытканнар. Алар мәктәп хакында язылган язмаларны таптылар, анда гарәп хәрефләре дә бар. Алар да Невадта табылганнар. Шул урында “Аллаһ” дип язылган таш табыла. Ул 7-8 гасырларда гамәлдә булган гарәп шрифты белән язылган.

7 гасырда атапаскан индеецлары һөҗүм иткәч, гарәпләр көньяккарак күченәләр. Гыйлем алмаган бу бәндәләр мәктәпләргә карап гаҗәпләнәләр һәм гарәпләр кебек булырга тырышалар.

4. Пәйгамбәребезнең исеме язылган Америка белән африка каллиграфияләре бер-берсенә охшаш икәнлекләре гаҗәп күренеш, әлбәттә. Бу чыганаклар Калифорния университетында сакланалар. Шуларның берсе Мароккода, ә икенчесе Уолкер елгасы янында (АКШ) табыла. Невадта һәм Черчилльдә табылган чыганаклар да Калифорния университетында сакланалар. Аннары аларга Марокко белән Ливиядә табылган чыганаклар охшаш, алары да шул ук университетта саклана. Болар да шул фактны дәлиллиләр.

5. 1951 елда АКШның Ак тавында, Бентон каласы янында, куфик язма табыла. Анда: “Шайтан – бөтен ялганның чыганагы,” – дип язылган.

Невадтагы Утлы далада х,м,д дигән гарәп хәрефләре табыла, димәк, хәмед дигән сүз. Бу 650 елга туры килә.

Таддей Мейсон Харрис 1787 елны Масачусетс штатында малденнан Кембридж каласына күчкәндә юл салучылар тапкан монеталарга игътибар итә. Андагы эшчеләр моңа бу монеталарны бүләк итәләр, чөнки нәрсә икәнен аңламыйлар. Харрис аларны Гарвард көллиятенә җибәрә. Ул 8-9 гасырларга туры килгән Сәмәрканд монеталары була. Анда: “лә иләһә илләллаһ мүхәммәдүр рәсүлуллаһ” дип язылган.

7. Коринто (Никарагуа иле) җирендәге мәгарәдә “Мәләкә хаҗ ми малая” дип гарәп телендә язылган таш кисәге табыла. Бу 8 гасырга карый, мөселманнар бу чорда Көньяк Америкада яшәгәннәр.

8. Америкага икенче тапкыр барганда, җирле халык Колумбка аңа хәтле ниндидер кешеләрнең килгәннәрен сөйләгәннәр һәм ниндидер уклар калдырганлыгын әйттеләр. Аның очы алтыннан торган, шуны гуанин дип атаганнар. Бу сүз гарәп телендәге “гъина” дигән сүзгә охшаган, байлык дигәнне аңлата. Колумб аны Испаниягә китерә. Ул 56,25 % алтыннан, 18,75 % көмештән, 25 % бакырдан тора. Мондый күренеш Африка Гвинеясында да булды.

9. өченче тапкыр барганда Колумб Тринидадка керә. Диңгезчеләр җирле халыкта матур яулыклар һәм төрле бизәкле киемнәр күргәннәр. Ул яулыклар гвинеядәге яулыклар белән бер. Җирле халык аны алмайзар дип атаган, ул сүз гарәп теленнән килеп чыккан һәм галстук дигәнне аңлата. Ул 8нче гасырда яшәгән Испания гарәпләренең киеме булган. Җирле хатын-кызлар мөселманча киенү белән таныш булганнар.

Эрнан Кортес әйтүенчә, җирле хатын-кызлар мавритания стилендәге озын күлмәкләр һәм итәкләр кигәннәр.

Колумб улы Фердинанд аборигенткалар белән Гранаданың мавритания хатыннары кигән киемнәрнең бер үк икәнлеген күрә. Үзәк Америка белән Төньяк Африка бишекләре дә охшаш булган.

10. 1492 елның 21 октябрендә Христофор Колумб Куба утравының тау башында урнашкан мәчетне күрә. Манараларында Коръән аятьләре язылган мәчетнең калдыкларын Мексикада, Техаста, Невадта, Кубада табалар.

11. “Африка белән Американы ачу” китабында Гарвард тарихчысы Лео Вейнер Христофор Колумбка монда Көнбатыш Африкадан кигән икәнлеге билгеле булганлыгын яза. Бу диңгезче Африка мөселманнарының Канада белән АКШта, Кариб диңгезенең ярларында яшәгәнлеген белгән. Алар кайбер җирле халыклар белән никаһка кергәннәр.

Кайбер мөселманнарның хезмәтләрендә дә диңгезче мөселманнар турында языла. Мәсәлән, танылган гарәп тарихчысы һәм георгафы Әл-масуди (871-957) «Мурудж аззахаб ва ма’адин ал-джавахир» хезмәтендә Азия белән Африка сәяхәтчеләренең юлга чыгулары хакында яза.

13. Колумб беренче тапкыр сәяхәткә чыкканда солтан Әбү Заян Мөхәммәд3нең нәселеннән Марокконың маринидлар династиясе вәкилләре капитаннар булалар. Мартин Алонсо Пинсон “Пинту” көймәсен өчен, ә кардәше Виценте Янез Пинсон “Нины” өчен җавап биргән. Яхшы диңгезчеләр буларак, алар Колумбка ярдәм иткәннәр.

Колумб җирле халыкның борыннарында пирсинг бар икәнен күрә, ягъни бу хәзер дә кайбер гарәпләрдә киң таралган. Атлантиканың кайбер утрауларында гарәп язуы киң таралган.

14. 16 гасырның миссионерлары белдерүенчә, Вирджиния, Теннеси һәм Висконсин штатларында урнашкан бакыр рудниклары җирле халык тарафыннан түгел, ә алар яратып өлгергән Якын көнчыгыштан килгән халык тарафыннан эшләнгән.

15. Америкадагы 565 торак пункт һәм географик атамалар (484 АКШта, 81 Канадада) гарәп теленнән алынганнар. Кайберләре ислам калаларына охшаганнар: Индианадагы Мәккә, Айдаходагы Мәдинә, Нью-Йорктагы Мәдинә, Төньяк Дакотадагы Мәдинә, Иллианойстагы Махомет. Кайбер җирле халыкларның атамалары да гарәп теленнән килеп чыккан: анасази, апачи, араваки, ариканы, чероки, хохокам, мака, могикан, мохавк. 42,69 Kb

Өйләр һәм биналар

9 гасырга караган Төнъяк Америка һәм Төнъяк Африкадагы археологик табылдыклар архитектура төзешендә дә охшашлыкны дәлиллиләр. Мароккодагы берберлар йорты белән Нью-Мексикодагы өйләрнең архитектуралары охшаш.

Шулай ук, Аризонадагы Монтесум замогы, Колорадодагы Меса-Верде белән берберларның корылмалары охшаш. АКШтагы Смитсониан институты профессоры С. Томасның эзләнүләре буенча, Элленвилдагы йортлар белән Гарәбстан ярымутравындагы Акабадагы өйләр охшаш. Һәммәсе дә 8нче гасырда төзелгәннәр.

Европалылар килгәнче җирле халыкка ктаныш булган гарәп сүзләре

Җирле халыкның кайбер сүзләре гарәп теленнән килеп кергән. Профессор Фелл аларның кайберләрен ачыклаган. Менә ул сүзләр: иртә – әсбәх, кинәт – нитаиҗ, йолдызлык – әл каукаб, иртәгә – гъад, җитәкче – мәлик, авыру – мәрад, йолдыз – аллак, салават күпере – мантака.

Испаниянең соңгы каласы Гранада 1492 елда басып алына. Христиан булмаган халык инквизициядән качыр өчен Америкага күчеп киткән, яки католик динен кабул иткән. 1539 елгы Испан короленең карары буенча мөселманнарга Америкага бару тыелган. 1543 елгы указ нигезендә анда киткәннәрне дә куарга кирәк булган. Америкада мөселманнар бу указ чыкканчы ук яшәгәннәр. Бигрәк тә, Анлалузия чәчәк атканда күчеп китү еш булган. Әле фәнгә күп чыганаклар табарга кирәк.

Салих ЮДЖЕЛ, Университет Монаш, Австралия, фәлсәфә, тарих һәм халыкара эзләнүләр мәктәбе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе