Тормыш яме- Аллаһы Тәгаләгә ышануда

Бөтен кеше дә тормыш ямен табарга тырышы. Фәлсәфә сатып утыручылар тормыш яме турында әйтергә тырышканнар, әмма аларның фикерләре тупикка очрады. Кеше моны үз акылына гына таянып

БӘЙЛЕ
2010 Фев 12

Бөтен кеше дә тормыш ямен табарга тырышы. Фәлсәфә сатып утыручылар тормыш яме турында әйтергә тырышканнар, әмма аларның фикерләре тупикка очрады. Кеше моны үз акылына гына таянып әйтә алмый. Моны Аллаһы Тәгалә генә әйтеп бирә ала:” Мин кешеләрне һәм җеннәрне Миңа табынсыннар өчен генә яраттым” (Таратучы,56).

Табыну ул- Аллаһы Тәгаләгә буйсыну. Аңа кешенең Аллаһ риза булган бөтен гамәлләре дә керә. Ислам ул- Аллаһы Тәгаләгә буйсыну. Табыну ягыннан чыгып караганда, кешенең эшләре 5 төрле булулар: мәҗбүри, кирәклә, ирекле, кирәксез һәм тыелган.

Аллаһ әйтә: “Без һәрбер халыкка да пәйгамбәр җибәрдек һәм “Аллаһка табыныгыз һәм поттан сакланыгыз” дип әйтергә куштык”.

Пот ул- алдагысын һәтүче сихерчеләр. Пот- ул шул, нәрсәгә Аллаһтан башка табыналар. Пот ул- ялган иләһ. Шайтанны да пот дип әйтергә була.

Аллаһыга табыну 2 төрле була:

1. Ритуал эшләр.

2. Тормыш-көнкүреш эшләре.

Ритуал эшләргә намаз уку, Коръән уку, ураза тоту, дога кылу һәм башкалар керә. Тормыш-көнкүреш әшләргә җир эшкәртү, йокы, өйләнү, бакчаны карау, мал карау һәм башкалар керә. Әгәр кеше тормыш-көнкүреш эшләрен үтәмәсә, монах булса, ул ритуаль фанатик дип атала; әгәр кеше ритуаль эшләрне үтәмәсә, ул дөньяви фанатик дип атала. Фанатик булмас өчен, кеше 2 төрлесен дә үтәргә тиеш.

Без хәзер тормыш ямен тапкан бер кеше турында сөйлибез. Бу вакыйганы Ибн Гөмәр сөйләде:” Бер мөселманга сарык башын бүләк иттеләр. Ул күрше йортта күп балалы гаилә яшәгәнен искә төшерде, аларның моңа ныграк мохтаҗ икәнлекләрен аңлады. Бу мөселман сарык башын аларга бирде. Шулай итеп, бу сарык башы 7 кеше аша үтте һәм бүләк итүчегә кире кайтты”.

Шушы вакыйгадан күренгәнчә, элекке вакытта мөселманнар ярлы булсалар да, башка мөселманнар турында уйлаганнар.

Кеше мөселман булсын өчен, Аллаһы Тәгаләгә генә ышанырга тиеш. Аллаһка ышанган шикелле башкаларга да ышану мәҗүсилек дине буларак карала. Аллаһы Тәгалә әйтә:” Әллә чыннан да күп аллаларга табынучылар бернәрсәне дә юктан бар итә алмаучы, үзләре бар ителгән затларны Аллаһка тиңдәш кылалармы? Ул потлар, талисманнар, затлар мәҗүсиләргә дә ярдәм итә алмыйлар, үзләренә дә ярдәм итә алмыйлар” ( Кәртәләр,191-192).

Әйтик, талисманны чүплеккә ыргытсак, ул бит үзенә дә ярдәм итә алмый.

Шулай ук, Аллаһ әйтә:” Кемнәргә сез Аллаһтан башка дога кылап үтенәсез, хөрмә төшенең тышчасы өстеннән дә идарәләрен урнаштыра алмыйлар. Әгәр сез аларга ялварсагыз, алар сезне ишетмиләр, ишетсәләр дә, җавап бирмәсләр. Кыямәт көнне алар сездән киселерләр, читләшерләр. Бөтен нәрсәне дә Белүче Аллайтан башка сине беркем дә өйрәтә алмый” (Фәрештәләр, 13-14).

Бу аяттә Галәмнәр Хуҗасына башкаларны тиңдәш кылучыга кисәтү бар. Фәрештәләргә, пәйгамбәрләргә һәм изгеләргә булган үтенечле мөрәҗәгать һәм дога зыяннан башка бернәрсә дә китерми. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәргә с.г.в. :”Аллаһ теләмәсә, мин үземә файда да, зыян да китерә алмыйм шул. Әгәр билгесез әйбернең кайда икәнен белсәм, миңа файда гына килер иде, бернинди авырлык та килмәс иде. Мин бит динне аңлатучы гына!”- дип әйтергә кушты(Кәртәләр, 198). Кешеләрнең иң яхшысы да үзенә файда китерә алмады. Бөтен нәрсә бит Аллаһ кулында гына, Ул ярдәмчеләргә, урынбасарларга мохтаҗ түгел.

Өһөд сугышында Пәйгамбәрнең с.г.в. теше сына һәм маңгае киселә. Ул әйтә :”Пәйгамбәрен дә саклый алмаган халык ничек алга барсын?” Монда Аллаһ әйтә :” Бу эштә бер әйбер дә синең карамакта түгел” (Гыймран,128).

Менә Мөхәммәткә с.г.в.:” Якын туганнарыңны да кисәт” (Шагыйрьләр,214) иңдерелгәч, ул әйтә :” Корәеш кабиләсе халкы! Гыйбадәт кылыгыз, намаз укыгыз, Аллаһтан мин сезне бернәрсә белән дә коткара алмыйм (әгәр Аллаһка буйсынмасагыз, дога белән дә). Габбас, сине дә коткара алмыйм. Сафия, апам! Сине дә Аллаһның җәһәннәм газабыннан коткара алмыйм! Фатыйма, кызым! Миннән нәрсә телисең, шуны сора, әмма Аллаһтан сине дә коткара алмыйм”.

Мөхтәрә җәмәгать! Бүген без иманның кирәклеге, аның дәлиләре турында сөйли башладык. Ул үз эченә традицион дәлилләрне дә, рациональ дәлилләрне дә ала.

Рөстәм Хаҗиев


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе