Гамәлләребез дәвамлы булсын

20 августта Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчете әһелләре дулкынлану халәте кичерде: бу көнне балалар лагеренең ябылу тантанасы үткәрелде. Күреп, сизеп торам: бер

Читайте также
2010 Фев 09

20 августта Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчете әһелләре дулкынлану халәте кичерде: бу көнне балалар лагеренең ябылу тантанасы үткәрелде. Күреп, сизеп торам: бер карасаң, сабыйларның йөзләрендә сөенечле нурлар уйный, ә икенче баксаң, моңсулык та күзгә ташлана. Әйе, җәйге каникулларын мәчетләрдәге лагерьларда үткәргән балалардан да бәхетлерәк кеше юктыр булып тоела. Алар үзләре белән никадәрле зур рухи мирасны –Коръән аһәңнәрен алып китәләр! Кечкенә вакытта бөтен кешегә дә эләккән мени ул мондый хәзинәдән авыз итү куанычы! Бигрәк тә бүгенге көндә олыгая барган буын вәкилләренә.

Балаларның быелга лагерь әһелләре белән саубуллашу кичәсенә ата-аналар да күп килгән иде. Аларның күз карашларында мәчетнең имам хатибына, аның ярдәмчеләренә, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләрен укырга мөмкин иде. Чынлап та, аеруча өченче сменада җәйге лагерьны оештыручыларның сәләте тулысынча ачылды, аларның елдан-ел җәйләүне үткәрүдәге осталыклары камилләшә баруын күрергә була иде диясе килә. Ә аңа кадәр беренче һәм икенче сменаларны күз алдыннан үткәрү, искә төшерү дә зыян итмәс.

Беренче смена

Июнь аенда “Сөләйман” мәчетендә үткәрелгән беренче җәйләүгә Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 52 бала килде.

20 көн буена аларга биредә төрле махсус чаралар, мәсәлән,

“Шүрәле” паркына сәяхәт, ислам темасына рәсем ясау бәйгесе, футбол, шашка һәм өстәл теннисы буенча бәйгеләр уздырылды. Чараларның планы күптөрле булды. Алар урманга баруны, ЮХИДИ (ГИБДД) хезмәткәрләре белән юл йөрү кагыйдәләре буенча махсус үткәрелгән уенны да үз эченә алды. Аннары “Пәйгамбәр һәм аның сәхабәләре буенча хикәятләр”, “Беренче мөселманнар”, “Татарстанда ислам”, “Исламда чисталык”, “Исламда туганлык җепләре”, “Алкоголь – дошман”, “Наркоманиянең һәм тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны” һәм башка лекцияләрнең дә файдасы булмыйча калмагандыр, шәт. Балаларның укытучылары булып Коръән-хафизлар әзерләү бүлеге мөгаллимнәре һәм шәкертләре торды. Шулай ук Казан ислам көллияте шәкертләре дә бу изге эштән читтә калмады. Көн тәртибенә биш вакыт намаз уку, дәресләр, кызу көннәрдә су коену керде. Һәр эштә осталык һәм өлгерлек күрсәткән балаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Хәер, беркем дә бүләксез калмады.

Икенче смена

Аллаһка табыну йортының уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә Гыйльметдинованың сүзләренә карганада, алар икенче сменада 30 баланы гына алырга ниятләсәләр дә, гаризаларның күп булуы нәтиҗәсендә 45 кызны үзләренә сыендырганнар. Араларында 5,6,7 яшьлекләр дә булган. Күпчелекне Тәтеш районыннан килүчеләр (18 кеше) тәшкил иткән. Лагерьга Балтачтан, Әлмәттән, хәтта Мәскәүдән юл алучыларның барлыгы мәгълүм булды. “Сөләйман” мәчетендә сабыйларны әдәп-әхлакка, тәһарәт алырга, намаз укырга, яулык бәйләргә өйрәттеләр. Балалар төрле бәйгеләрдә катнашты. Анда “Мисс-Мөслимә” булып Тәтеш районыннан килгән Миләүшә Минвәлиева табылды. Җиңүчеләргә дә, башкаларга да бүләкләр бирелде.

Өчкенче смена

Минем карашка, 1 августтан 20сенә кадәр үткәрелгән өченче смена ерак сәфәрләргә иң бае һәм кызыклысы булды. Башта балаларны болгар бабаларыбызның данлыклы калаларының берсе, хәтта берникадәр вакыт Идел Болгарстанының башкаласы торган Биләргә сәяхәте булгандыр. Сәфәр вакытында намаз уку белән беррәттән, балаларга ширекнең нәрсә икәнлеген аңлату өчен форсат табылган. Бу хакта Мәликә абыстай Гыйльметдинова: “Балаларга ширек турында, ягъни башка аллаларга, әйберләргә гыйбадәт кылмаска тиешлегебезне күпме генә аңлатсак та, алар аны бөтен тулылыгы белән төшенмиләр иде барыбер. Ә Биләрдә без табынырга тиеш тиеш булмаган әйберләр – кара таш, агач ботакларына чүпрәк элүләр тулып ята. Мәҗүсиләр чорыннан калган гадәтләр инде болар. Боларны эшләгән кешеләр зур гөнаһ кыла, исламнан чыга. Балалар моны үз күзләре белән күрделәр,” – диде. Волжскига сәфәрләре вакытында да балалар үзләренә шактый гыйбрәтләр алганнардыр. Волжск шәһәре мәчетенең имам хатибы Азат хәзрәт “Сөләйман” мәчете әһелләрен үзләрендәге тәүге лагерьның ябылу тантанасына кунаккка чакырган иде. Шуңа җавап йөзеннән бардылар алар. “Лагерьларындагы 15 балага 6 тәрбиячеләре бар. Моннан 6 ел элек беренче җәйләүне үткәргәндә бездә дә нәкъ шуның кадәрле сабыйлар килгән иде. Аларда диннең торышы безгә караганда начаррак, шулай да тырышалар,” – диде үзләренең сәфәре хакында Илдар хәзрәт Баязитов.

Ә менә “Сөләйман”лыларның Түбән Камага сәфәренә аерым тукталмыйча булмыйдыр. 13 августта без, 70кә якын мөселман кешесе, Казаннан 240 чакрымдагы Түбән Камага юл алдык. Бу калада диннең торышы турында безгә уңай хәбәрләр ирешеп тора. Әмма Казаннан чыгып китәргә дә өлгермәдек, балаларны утырткан автобус шоферы Восстание урамы чатында безнең “Жигули”дән аерылып китеп, борчулы уйлар салды. Автобусны йөртүче мөселман кешесе булмагангамы, әле тагын берничә тапкыр юлны саташтырып, безнең күңелләргә шом салды. Алда тагын да кызганычрак кайгылы хәбәр көткән икән: телефоннан танылган журналист һәм шагыйрь Нияз Акмал вафат булган дип шалтыраттылар. Мин Ниязны яхшы беләм. 1971-1976 елларда Казан дәүләт университетының ул вакыттагы журналистика бүлегендә (хәзер – журналистика һәм социология факультеты) бергәләп укып йөрдек. Ниязның язмышы катлаулы булды. Мин аны вакыты-вакыты белән юлны саташтырган автобус шоферына охшаттым. Әгәр дә ул мөселман булып, намазлар укыса, гомере 53 яшьтә өзелмәс иде дигән фикерләр йөгереп узды башымнан.

Түбән Камага керү юлы өстендә безне чиркәүнең каршылавы да беркадәр кәефне төшерде. “Нигә юлның икенче ягында мәчет юк икән?” – дигән уйлар биләде күңелемне. Әмма шәһәрнең үзәгендә манаралары күккә ашкан мәһабәт гыйбадәтханәне күргәч, күңелдәге болытлар таралды, шик-шөбхәләр эреп юкка чыкты. Ә инде безне Түбән Кама шәһәре имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның оешыру эшләре буенча ярдәмчесе Салих хәзрәт Ибраһимов белән остаз Габделкәрим хәзрәт Моратның дустанә һәм кардәшләрчә каршы алуы рухыбызны күтәрде, йөрәккә сары май булып ятты. Ул арада Габделкәрим хәзрәт малайларны үз тирәсенә җыеп, аларны мәчетнең салыну тарихы белән таныштырды. Аның сүзләренчә, иман йорты 1989 елда төзелә башлап, 1996 елда ачылган. Быел алар 200 кешегә исәпләнгән 18 көнлек балалар лагеры оештырганнар. Мәчет каршында “Рисалә” дигән мәдрәсә уңышлы гына эшләп килә. Аны тәмамлаган шәкертләр лагерьдә тәрбиячеләр сыйфатында тәҗрибә мәктәбе үткәннәр.

Түбән Каманың Үзәк мәчетендә коймаклар, тортлар белән чәй эчкәннән соң, юлыбызны Шәңгәлче авылына дәвам иттек. Район үзәгеннән 8 чакрым ераклыктагы бу авылның күркәм мәчетен күреп сокландык, анда авыл халкы белән бергәләп өйлә намазын укыдык. Андагы авыл кешесе Якуб Шәңгәрәев: “200ләп хуҗалык бар инде бездә. Тик халыкның дингә тартылуы бик мактанырлык түгел. Җомга намазларына 20ләп кеше киләбез. Олыларны психологик киртә тотып тора, яшьләребез дингә җитди карамый. Бөтен авылда да юк ул мондый затлы гыйбадәтханә. Республикага бер генә ул. Шуңа шөкрана кылып та йөрергә кирәк инде югыйсә,” – диде. Шәңгәлчедә 15 ел буена имам хатиб булып торган 84 яшьлек Зәки хәзрәт Сәхабиев халыкның мәчеткә аз йөрүен яшьләрнең күпләп шәһәргә китүләре белән аңлатты. Аннары ул: “Элек Түбән Каманың башлыгы Илсур Метшин булды бит. Аның анасы Разия безнең авыл кешесе. Илсур Рәис улы Шәңгәлче өчен бихисап күп эшләр башкарды: асфальт юллар салдырды, кешеләрнең өй түбәләрен шәп калайдан яптырды. Рәхмәт аңа. Безнең зиратка бара торган юлыбыз бик начар иде. Югыйсә нибары бер чакрым ара инде. Бер тапкыр бардым мин Илсур Рәис улына ярдәм сорап. “Зәки абый, эшләрбез,” – диде. Әмма әле эшләнмәде. Икенче тапкыр бардым аның янына, ә инде өченче тапкыр килгәч, ул: “Зәки абый, бу мәсьәлә буенча башка килеп йөрмә инде, иртәгә юл салабыз,” – диде. Икенче көнне иртән иртүк Шәңгәлчене юл техникасы басып алды, Аллаһының рәхмәте белән шул ук көнне юлга асфальт түшәп тә киттеләр. Иманлы булганы өчен дә Аллаһы Тәгалә аны зур дәрәҗәләргә күтәрде, Казанның башлыгы итте. Мин үзем дә, олы яшьтә булуыма карамастан, биш вакыт намазны калдырмыйм әле. Шәһәребезнең элеккеге, хәзерге җитәкчеләренә хәер-догада торабыз. Шушы яшькә җитүемне Аллаһының рәхмәте дип саныйм. Ә хәзерге имамыбыз Илфак хәзрәт үзенең хәләл җефете белән Сүриядә укып кайтты. Бик гыйлемле яшьләр бездә хәзер,” – диде.

Аннары Түбән Кама шәһәре әһелләре безне Олы Афанас авылына алып бардылар. Андагы “Өммегөлсем” мәчетенең имам хатибы Рафил хәзрәт Зариповның сөйләгәннәрен хәйран калып тыңладык.

Элек рус авылы булган ул. Анда нибары 1-2 йортта гына татарлар яшәгән. Шуларның берсендә ак яулыклы, 5 вакыт намазын калдырмаучы мөселман әбие көн күргән. Балалары, оныклары җәй көнендә аның янына ял итәргә кайта торган булганнар. Әби аларга үзенең белгән догаларын өйрәткән. 7 яшьлек оныгы: “Зур үсеп, акчам булса, шушы авылда мәчет салдырыр идем,” – дигән. Күпмедер вакытлар узган, Олы Афанаста татарлар арткан. Алар бер мәхәллә булып оешып, бер йортта намаз укый башлаганнар. Ә гаеткә Түбән Камадагы Җәмигъ мәчетенә йөргәннәр. Бервакытны алар шәһәргә барып, аны укый алмыйча, кире борылып кайтканнар, чөнки сыймаганнар. Әлбәттә, моңа бик гарьләнгәннәр. Үзебезгә мәчет салырга кирәк дигән фикергә килгәннәр. Мәчетнең проектын эшләтәләр, акча да җыя башлыйлар. Шулай да, көчләре җитеп бетмәгәнне тоеп, шәһәр хуҗасына баралар. Ул вакытта шәһәр башлыгы теге әбинең оныгы булып чыга. Шулчагында ул үзенең әбисенә биргән вәгъдәсен исенә төшерә. Һәм авыл кешеләрен Олы Афанастагы мәчетне үз хисабына төзеп чыгарга ышандыра. Сүзендә тора Илсур Рәис улы. 2003 елда 5 ай эчендә күтәрелә ул гыйбадәтханә. Хәзер биредә һәр ел саен балалар өчен җәйге лагерьлар эшли икән. Быел да алар 45 балага 10 көнлек җәйләү оештырганнар. 4 меңләп кеше яшәүче Олы Афанас авылында мөселманнар мәхәлләсе райондагы иң зур дини оешмаларның берсе санала. Биредә Казаннан килгән кунакларга төрле ярышлар үткәрделәр, аларны телеңне йотарлык тәмле пылау белән сыйладылар.

Салих хәзрәт Ибраһимов исә Казаннан килгән мөселманнарны мәчеттәге “Яшьләр үзәгене”нең эше белән таныштырды ( ул аның җитәкчесе дә).

- Аллага шөкер, мәчетебез тулып тора яшьләр белән, кызганыч ки, өлкән яшьтәгеләр азая бара. “Яшьләр үзәге”ндә 7 бүлегенең һәрберсенең җаваплы кешесе бар. Социаль бүлек, мәсәлән, мохтаҗларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Спорт бүлегенә караган 8 футбол командабыз бар. Бездә даими турнирлар уза. “Нур” дигән футбол командабыз шәһәр беренчелегендә үткәрелгән ярышларда катнаша. Эшкә урнаштыру бүлегендә һәрбер мөселманны эшле итәргә тырышабыз. Аннары без һәр эшебезне видеога төшереп барабыз. Мактану өчен түгел ул. Телевидениедән күбрәк мөселманнарның атышканнарын, сугышканнарын күрсәтәләр. Кешедә ялгыш фикер туа. Аннары безнең нәрсә белән шөгыльләнгәнне күреп, мәчеткә күбрәк кеше килә башлый. Боларның барысын да без Аллаһының ризалыгы өчен эшлибез. “Кол Шәриф” мәчетенең имам хатибы Рамил хәзрәт Юнысның Түбән Камада башкарган эшләрен дәвам итәргә тырышабыз. Шулай ук, хәзерге мэрыбыз Айдар Метшинга рәхмәт сүзләрен әйтәбез,” - диде Салих хәзрәт.

Казанлыларның рәхмәт хисләрен Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчете имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов әйтте: “Түбән Камада гади биналар гына түгел, мәчетләрнең җаннары бар. Иншә Аллаһ, сез тату һәм бердәмлектә эшлисез. Менә шул кешене тарта, читкә этәрми. Аралар ерак булса да, без сездәге җылылыкны, яктылыкны тоеп, җыелышып бирегә киләбез. Ничә тапкыр гына килсәк тә, безне һәрвакыт якты йөз белән каршы аласыз, зурлап кунак итеп озатасыз. Киләчәктә дә дуслыгыбыз, кардәшлегебез, бердәмлегебез дәвамлы булсын иде. Түбән Камадан үрнәк алырга була безгә, Йосыф хәзрәт үз тирәсенә көчле команда туплый алды. Мәсәлән, сез безне бер тапкыр чәй эчертеп кенә чыгарган булсагыз да, мосафирларга кылган гамәлне үтәгән булыр идегез. Юк, сез алай эшләмәдегез, махсус программа төзеп, шуның буенча көне буе безнең белән мәш килдегез. Аллаһының рәхмәтләре булсын сезгә,” - диде.

Балалар Түбән Камага булган сәфәрдән шулай ук үзләренә күп гыйбрәтләр алганнардыр, туры, хак юлдан баруның фарызлыгы турында нәтиҗә чыгарганнардыр дип уйлыйсы килә.

20 августта исә “Сөләйман” мәчетенең фарыз залы бирегә килгән әти-әниләр һәм балалар белән шыгрым тулы иде. Анда сабыйлар үзләренең биредә алган гыйлемнәрен, төрле тамашалар күрсәтте. Ә инде мәчетнең мөәзине Миңлеәхәт абый Минҗанов үзенең сокландыргыч гүзәл тавышы белән “Сәлам сиңа, әнием, ерак-ераклардан...” дип сузып җибәргәч, зал сүзсез, тын калды, әсәрләнеп тыңлады.

Лагерьның ябылу тантанасына рәсми кешеләр дә килгән иде. Мәскәү районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Айрат Зарипов, гомуми бүлекнең баш белгече Фәридә Ногманова, Татарстан Мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина, махсус мәктәп директоры Нәфис Галләмов, Тәтеш районының Келәш мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укытучы Фәһим Галимов “Сөләйман” мәчете әһелләренә лагерь оештыру уңаеннан үзләренең олуг рәхмәтләрен белдерделәр. Фәһим Галимов лагерь хакындагы фикерләрен болай дип белдерде: “Улыбыз Айбулат белән телефоннан сөйләшеп тордык. Ул бу лагерь турында бер генә начар сүз дә әйтмәде безгә. Шунысы әһәмиятле: дин нигезләрен өйрәнеп, иманнарын ныгытып кайтсыннар, дип җибәрдек без аларны. Һәм максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Алар җәмгыятебезгә кирәкле балалар булып үсәрләр,0лиләчәк тормышта үзләренең урыннарын табарлар(дип өметләнәбез”.

Ә аннары җмңүчеләргә - 1нче,2нче,3нче урыннарны алган Зөфәр Абдуллаевка, Илдар Мингалиевка, Мөхәммәт Бирюловка кыйммәтле бүләкләр тапјырылды> Иң сәләтле булып табылган танылган балаларга - Фидан Шәрифгалиевкә (әхлак), Ирек Сәлахетдинов, Раил Хәкимов, Алимхан Хөсәеновка (өчесе дә спорт төрендә уңышка иреште), активистлар Ленар Мусин, Әл-Зант Зияд, Рушан Шәрәфиев, Рифкат Миңнуллин Габделкәрим җитәкчелегендәге төркемгә , 5 яшьлек Ранель Сидоровка һәм Кәрим Хәлиуллинга, тәрбиячеләрнең һәммәсенә дә махсус бүләкләр бирелде. Гомумән, лагерьда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Үзенең йомгаклау сүзендә Илдар хәзрәт Баязитов балаларга биредә алган гыйлемнәрен онытмаска, өйдәгеләрне дә, иптәшләрне дә дингә өндәргә, изге гамәлне дәвам итәргә кирәклеге турында киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирде.

Хаҗип Әхмәтша


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе