Австралиядә яшәүче милләтпәрвәр кардәшебез

Бик еш кына милләттәшләремннән: «Мин Казанда туып үстем, рус мәктәбендә укыдым, иптәшләрем, дусларым да рус телле иделәр. Шуңа күрә татар телендә

Читайте также
2010 Фев 05

Бик еш кына милләттәшләремннән: «Мин Казанда туып үстем, рус мәктәбендә укыдым, иптәшләрем, дусларым да рус телле иделәр. Шуңа күрә татар телендә сөйләшә алмыйм», дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Аклыйсы да, ташламалар ясыйсы да килгән чаклар була андыйларга. Ник дигәндә, алар минем кебек авылда – татар мохитендә үсмәгәннәр, шуңа күрә ана телебезнең яменнән дә, тәменнән дә мәхрүм калганнар. Бик кызганыч булып тоела андыйлар...

 

Беркөнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Австралиядәге «Туран» төрки халыклар ассоциациясе президенты Ирек Гарипов белән очрашып сөйләшкәч, бу фикерләрем капма-каршы якка үзгәрде дисәм дә хата булмастыр.

Казан

1964 елда Казанда Идрис һәм Рабига Гариповлар гаиләсендә дөньяга килгән Иреккә Аллаһ шактый ук бормалы юллар, киң сукмаклар әзерләп куйган икән. Татарстан башкаласында рус урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Финляндия чигендә, үзе әйтмешли, 26 ай хезмәт итеп, 1985 елда Казанга кайта ул. Милли хәрәкәтнең бик сүлпән чагы була бу. Шул чагында ул вакытта «Социалистик Татарстан» исемендә нәшер ителүче газетадагы бер язмага күзе төшә. Чаллыда яшәүче бер ир кеше анда «Кирәкми безгә татар теле. Нәрсәгә ул мөстәкыйльлек?» – дип язып чыга. Бу мәкалә аларны уятып җибәргәндәй тоела. Ирек әфәнде Казан дәүләт университетының тарих факультетына укырга кермәкче булып талпынып карый. Анда аңа: «Армиядә ник партиягә кермәдең?» – дип сорау бирәләр. Ирек үзе дә төшеп калган егет түгел. «Яшь әле мин коммунист булырга», – дип чатнатып җавап бирә. Тик нәкъ шушы җавабы харап итә булса кирәк (һәрхәлдә, ул үзе шулай уйлый): характеристикаң кайтып җитмәде, дигән сылтау белән аны тарих факультетына укырга алмыйлар. Ирек барыбер үз теләгенә ирешүчән кеше: КДУның биология факультеттына укырга кермәкче була. Тик кара сакалың һәрчак артыңнан сөйрәлеп йөри дигәндәй, монда да хәтерен калдыручылар табыла. Әзерлек курсындагы үзенең группадашларына ул финнарның Россиягә кире кайтырга ашыкмаулары, телләрен дә, диннәрен дә, гореф-гадәтләрен дә саклап яшәүләре турында сөйли. Болар хакында яһүди укытучы хатын ишетеп ала һәм: «Так тупые, еще тупее будете», – ди. Ирек тә җавапсыз калмый: «Әнә бит немецлар , французлар нинди акыллы халык. Олы туганыбызга ахмак булмау өчен имтиханнарны йә немецча, йә французча бирергә кирәк», – дип әйтеп куя. Бу хәлләрдән соң Ирекнең биредә сулышы кысылгандай тоела. Теге яһүди хатын аңа үчегә башлый. Ул КДУдан документларын алып аларны ветеринария институтына тапшыра һәм аны уңышлы гына тәмамлауга да ирешә. Шул вакытларда Ирек милли хәрәкәтнең үзәгендә кайный башлый. Алар берничә уку йорты студентлары белән бергәләп, Нәүрүз бәйрәмнәрен уздыралар. Төрки халыкларның язгы олуг бәйрәмендә татарлардан тыш, үзбәк , әзербайҗан, казах, төрекмән, кыргызлар да катнаша. Алай гына да түгел, бу чарага Идел-Урал буйларында яшәгән чуаш, чирмешләр дә битарафлык күрсәтмиләр. Нәүрүзнең максаты яшьләрне үзара берләштерү, дуслаштырудан гыйбарәт була.

1989 елда татар иҗтимагый үзәге төзелә. 90нчы елларда милли үзаң үсеп, ифрат дәрәҗәдә зураеп, күтәрелеп китә. 15 октябрьдә барлык төрки дөнья өчен кайгылы вакыйга – Казанның алынуы матәм көне буларак билгеләп үтелә. Шул чакларда «Азатлык татар яшьләре берлеге» дигән оешма пәйда була. Ирек Гарипов исә аның җитәкчесе итеп сайлана. «Без 1989 елда «Татар яшьләре көне»н, 1991дә «Азатлык татар яшьләре берлеге»нең корылтаен уздырдык. Бу берлекнең «Иман» дигән бүлеген җитәкләүче Венерулла хәзрәт, хәзерге Вәлиулла хәзрәт белән бергәләп, гарәп хәрефләрен өйрәнү курсларына йөреп, ислам диненә тартылдык. Яшьләр җыеннарын шактый күп оештырдык. Хәзер дә кирәк мондый чаралар яшьләрне гел хәрәкәтләндереп тору өчен. «Сәләт» һәм «Идел» татар яшьләре, «Мөселман яшьләре» форумнарын үткәрү теге чактагы эшләрнең дәвамы дип беләм. Аллага шөкер, безнең башлангыч сүздә генә тугел, ягъни буш куык булып кына калмады. Ул татар яшьләрен, милләтебезне уятуга бер этәргеч булды», – дип хатирәләрен яңартты Ирек әфәнде.

Австралия

И. Гариповның Австралиягә китеп баруы уйламаганда гына барлыкка килә. 90нчы елларда Казанга Австралиядән килгән татарларның кызына өйләнеп, ул аларга ияреп чит җирләрне күрү теләге белән Татарстаннан китеп бара. 1-2 елдан туган якларга әйләнеп кайтырга дип ниятләсә дә, Бөекбританиянең колониясе булган Австралиядәге Аделайд шәһәрендә яшәвенә 18 елдан артык вакыт узган. Инде 4 балалары дөньяга килгән. Аделайдта Ислам көллияте ачылган. Бер балаларын шунда укырга биргәннәр. Коръән һәм гарәп теле дәресләреннән башкалары инглизчә укытыла икән.

Австралия тарихына күз салсак, аборигеннар, ягъни җирле халык 300гә якын кабилә дип санала. Бөекбританиялеләр кайчандыр бу илне басып алып, халкын кимсетәләр, кыерсыталар. Бүгенге көндә бу золымлыклары өчен алардан гафу үтенгәннәр. Австралиянең бөтен җирендә дәүләт әләмнәре белән бергә аборигеннарның флагы да җилфердәп тора.

3 майда Көньяк Австралия штатына татарларның аяк басуына 60 ел тулган. Тик аларның саны күп булмаган. Беренче татарлар Латвиядан, Германиядән, Төркиядән күчеп килгәннәр һәм рәсми рәвештә теркәлеп яшәгәннәр. Гомумән, Австралиягә татарларның аяк басуына 100 ел дип исәпләнә. Ак тәнле булганга күрә, аларны «Ак мөселманнар» дип атаганнар. Әлбәттә, Австралиядәге мөселманнарның күбесе кара тәнле, чөнки алар Африкадан, Америкадан килгәннәр. Тәүге әһле ислам Әфганстаннан, Индонезиядан бирегә сәүдә итү нияте белән юл алган дип санала.

Инглиз телен белмәгәнлектән, башта Ирек Идрис улына эш табу читен була. Бу мәсьәләдә күп тырышлык куюы бушка китми: ул инглизчәне өйрәнә. Бүгенге көндә дәүләт структураларында тәрҗемәче булып эшли, ягъни үзбәкчәдән – инглизчәгә, инглизчәдән – үзбәкчәгә, русчага, татарчага тәрҗемә кыла, барлык төрки телләрдә диярлек камил сөйләшә. Бервакыт Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Австралиягә килгәч, хөкүмәт вәкилләре аңа: «Сез казахчаны яхшы беләсез икән, безнең теләкләребезне Казахстан Президентына җиткерерсез», – дип үзләренә чакыралар. «Менә аларда тел факторы никадәрле нечкә фактор икәнлеген аңлыйлар. Шуңа күрә һәр нәрсәдән файда табалар. Британиялеләр барыбер бөтен дөньяны яулап булмаячагын аңлап, инглиз телен гомумдөнья теле иттеләр. Моны алар матур иттереп, башка милли телләргә тимичә эшләделәр», – дип елмая Ирек әфәнде.

Мин Австралиядә яшәүче кардәшебез белән озак кына сөйләшеп утырдам. Динебез, милләтебез файдасына кылган гамәлләре бихисап аның. Мәсәлән, Казанның мең еллыгына багышлап, алар Австралиядә күргәзмә оештырып, анда өч ай буена Татарстан башкаласы турында сөйләгәннәр. Шул ук вакыйгага һәм шәһит киткән бабаларыбыз рухына багышлап, Көньяк Австралиянең дивары каршында ике таш куйганнар. «Туран» җәмгыяте вәкилләре «Төрки дөнья: Кырымнан Австралиягә кадәр» дигән күргәзмә оештырганнар. Мәшһүр тел галиме Мәхмүт Кашгариның үз китабын Багдад хәлифәсенә бүләк итүгә 1000 ел тулуга багышлап, 2008 елда бәйрәм чарасын уздырганнар. «Тик Казанда бу хакта ник бер кәлимә әйтүче булсын. Ә бит язучы Мөсәгыйть Хәбибуллин «Итил суы ака торур» дигән сүзләрне нәкъ Мәхмүт Кашгаридан алган лабаса! М. Кашгари моннан мең ел элек язган китабында Болгар, Биләр турында шактый мәгълүматлар теркәп калдырган. Ул Кытайда туа, Шәркый Төркестанда вафат була. Менә шундый татар галимнәренең исемнәрен Казан урамнарына кушасы иде. Ә Казанда татар теле бетүгә бара икән, бу – егерме елдан артык элек кабул ителгән канунның эшләп китә алмау нәтиҗәсе. Ә инде бер закон эшләмәсә, аны үзгәртү зарури. Мәсәлән, Австралиядә бер канун эшләп китмәсә, аны шунда ук үзгәртәләр. Мин милләттәшләремә бердәмлек телим. Үзебезнең телебезне, динебезне, ата-бабалардан калган гореф-гадәтләрне онытмасыннар. Бигрәк тә телебезне, динебезне саклауда каты торырга кирәк. Киләчәктә үз җирләребезгә, тарихи урыннарыбызга хуҗа булып яшәргә язсын. Бүген иң мөһиме шул: Казаныбыз үссен, телебез бетмәсен, сәясәттән дә артта калмыйк, милли һәм дини кадрларыбызны, көчле галимнәрне әзерлик», – диде сүзенең ахырында милләтпәрвәр кардәшебез Ирек Гарипов.

 

Хаҗип ӘХМӘТША

 

 


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе