Айнурга аякка басарга булышыйк!

Мөхтәрәм кардәшләр! Бу язмада сезне барыбызның да ярдәменә мохтаҗ Айнур Галимовның тарихы белән таныштырырга телибез. Үзенең катлаулы язмышы турында ул менә ниләр

БӘЙЛЕ
2012 Янв 11

12 KbМөхтәрәм кардәшләр! Бу язмада сезне барыбызның да ярдәменә мохтаҗ Айнур Галимовның тарихы белән таныштырырга телибез. Үзенең катлаулы язмышы турында ул менә ниләр яза:

«Мин 20 яшьлек гадәти егет — Казан дәүләт университеты студенты идем. Журналист булырга хыялландым һәм бишенче курста укый идем инде. Шул чагында мине мәкерле авыру туры мәгънәсендә аяктан екты.

Бу хәлгә кадәр берничә ел элек аркамда Әстерхан чикләве хәтле төер барлыкка килгән иде. Ләкин ул урын авыртып тормаганлыктан, аңа бик исем китмәде, алай артык борчылмадым да. Әлеге төер үзенең чын йөзен 2009 елның октябрендә генә күрсәтә башлады. Башта уңъяк калак сөяге астында һәм уң якта каты авырту барлыкка килде, аннары аякларым хәлсезләнергә, сизмәскә кереште. Студентлар поликлиникасында рентгеннан караганнан соң, аның остеохондром (зарарсыз шеш) икәнлеген ачыкладылар һәм травматологка юллама бирделәр. Республика хастаханәсенең травматология табибы, йомшак кына итеп әйткәндә, мине ачык йөз белән каршы алмады. Аның белән минем арада якынча шундый сөйләшү булды:

-Кайсы урыныгыз борчый?

-Аркам һәм уң ягым каты авырта. Ул даими рәвештә борчып тора, аеруча иртән сызлый, авыруны баса торган дарулар эчәм. Студполиклиникадагы хирург барысына да умыртка сөягендәге шешнең гаепле булуы турында әйтте һәм сезгә җибәрде.

Табиб миндәге теге шешне һәм рентген сурәтләрен караганнан соң, уң кулны күтәрергә кушты. Мин аны җиңел күтәрдем, чөнки авыртуны баса торган дарулар тәэсирендә идем. Табиб хәйләкәр елмайды һәм:

-Беләм мин сезнең кебекләрне. Нәрсә, армиядән калырга уйладыңмы? Синең монда җитди саналырлык берни дә юк,-диде.

-Сез нәрсә?! Армиягә хәтле әле миңа бер ел укыйсы бар.

-Димәк, киләсе елда килерсең. Сиңа шул чакта операция ясарбыз, хезмәтең дә кичектерелер.

-Ничек инде сез мине аңламыйсыз? Минем чынлап та аркам каты гына авырта, таләп ителүче операцияне хәзер ясагызчы миңа.

-Әгәр дә мине өйрәтергә уйласаң, кире борыласың да китеп барасың. Ярый алайса, сине ноябрь ахырына язабыз.

Мондый сүзләргә ачуым чыгып, мин укыйм да, эшлим дә, ничек итеп шуның кадәрле озак авыру арка белән йөрермен дигәч, табиб бераз кычкырынгалап алды, шулай да операция вакытын кыскартып, мине октябрь ахырына язарга булды. Авыртуны баса торган таблеткаларның организмга тәэсире турында сорарга теләп авызымны ачуга, табиб ярсулы рәвештә миңа акырырга кереште. Әгәр дә мин хәзер үк аның кабинетыннан чыгып китмәсәм, операцияне киләсе елга ук калдырырга мөмкин икәнлеген әйтеп, ишектән чыгарып җибәрде.

Авыруларга мондый мәрхәмәтсез караштан соң, хәтта бу хастаханәдәге әлеге хирургның пычагы астына ятачагым да куркыныч була башлады. Мин туган якларымдагы Арча районы хастаханәсе табибларына мөрәҗәгать итергә карар кылдым. Анда мондый операция ясар алдыннан хирург умыртка баганасының томографиясен ясатырга тиешлеге хакында әйттеләр. Алар нейрохирургка мөрәҗәгать итергә киңәш бирделәр.

Шул ук хастаханәдә тәҗрибәле нейрохирургның булуын белеп, аңа юнәлдем. Ул РКТ (рентген-компьютер томографиясе) ясатырга кушты. Ул әйткәннәрне эшләп, аның янына килдем. Сурәтләрне өйрәнгәннән соң, табиб мине һәм көендерде, һәм сөендерде. Аның әйтүенчә, минем очрак гадәти остеохондром гына түгел, шеш инде умыртка баганасына да үтеп кергән һәм аның бер өлеше умыртканың эчендә — алырга бик кыен урында икән. Тагын ул аларга мөрәҗәгать итүем белән дөрес эшләгәнлегем турында әйтте. Травматологиядә шешнең тышкы өлешен генә алган булырлар иде, ә эчкесе калып, арка миенә басып торып, баш мие белән түбән очлыклар арасында элемтә югалырга мөмкин дигән фикерләрен белдерде. Чынлап та, ул чакларда мин инде аякларымның хәлсезләнә баруын сизә башлаган идем. Бу табиб мине шуның белән куандырды: ул инде мондый берничә операция ясаган һәм аларның барысы да уңышлы төгәлләнгән. Мин аңа ышанып карадым, чөнки травматолог белән чагыштырганда монысы тыныч холыклы иде һәм ул һәммәсен дә бәйнә-бәйнә аңлатты. Алда бәйрәмнәр булганлыктан, ул миңа операцияне 13 ноябрьгә генә билгеләде.

Операцияне көтә башладым. Октябрь ахырында укуны да, эшне дә (тәрәзәләр сату буенча менеджер идем) ташладым, чөнки аяклар тотмый, тезләр калтырый, болардан тыш, аркам көчле рәвештә авыртырга тотынды. 9 ноябрьдә хастаханәгә кергәндә, аякларда көчкә генә басып тордым, диварларга тотынып кына хәрәкәт итә ала идем.

13 ноябрьдә ялдан чыгуга, нейрохирург миңа шул ук көнне операция ясады. Операция алдыннан ул мине 3 көн эчендә аякка бастырачагы турында әйтте. Тик наркоздан чыккач, аякларымның бөтенләй дә йөрмәвен тойдым. Тыным кысылган, сулыш алуым авырайган иде. Нейрохирург 2 атнадан йөри башларсың, дип тынычландырды. Миңа 12 сәгатьлек системалар куйдылар, ниндидер көчле уколлар кададылар. Операциядән соң, берничә көн узгач, температурам 40 градуска җитте һәм 2 атна буена шуннан төшмәде. Табиблар башта температурамның төшмәү сәбәбен белә алмадылар, томография ясагач кына операция булган урында ниндидер сыекча җыелуын аңладылар. Берничә көн буена шприц ярдәмендә ул сыеклыкны суырта башладылар, катетерлар куйдылар, әмма моның файдасыз икәнлеген аңлагач, шул ук урында тагын бер операция ясарга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Алар теге урынны киптереп, андагы тишекне махсус келәй ярдәмендә томаларга карар кылдылар.

9 декабрьдә кабат операция ясадылар. Тик нейрохирург фаразлаганча, 3 көннән дә, 2 атнадан да, бер айдан да мин аякка басмадым. Декабрь ахырында хастаханәдән өйгә кайтарып җибәрделәр, вакыты җиткәч, нервларың элекке хәленә кайтыр һәм аякларыңа да басарсың, хәзер барысы да организмның ныклыгыннан, дәвалану физкультурасы белән никадәрле шөгыльләнүдән тора диделәр.

Ярты ел вакыт узып китте. Мин Арчадагы тернәкләндерү үзәгендә булдым. Тик һаман да уңай якка зур үзгәрешләр күренмәде. 2010 елның май аенда неврология бүлегенә тикшеренү өчен кереп яттым. Минем гистологик анализлар салынган препаратны Испаниянең Валенсия каласына җибәргәннәр. Аннан июнь аенда авыруыма диагноз куелган җавап килде. Миндә хондросарком дигән авыруның түбән дәрәҗәдәге шеше, гади итеп кенә әйткәндә, сөякләрдә яман шеш икән. Тагын шуны белдем: шешне операция вакытында алып бетермәгәнгә күрә, ул яман шешкә әйләнгән. Бу хәлне теге нейрохирургның ялгышы дип раслый алмыйм, чөнки дәлилләрем юк. Шулай да бу аның хатасыдыр дип уйлыйм.

«Рак» дигән диагноз куелганнан соң, мине онкология диспансерына салдылар. Анда 2 ай буена нур терапиясе үткәрделәр. Онкологның аңлатуынча, ярты ел буена нур белән дәвалау авыру күзәнәкләрне үтерәчәк, шеш кайтачак. Әгәр дә мин физкультура белән нык кына шөгыльләнсәм, аякка басарга өмет барлыкка киләчәк. Мин нур белән дәваланганнан соң да бер елдан артык вакыт узып китте. Әмма үзгәрешләр барлыкка килмәде, шеш элек никадәрле булса, шул килеш калды.

2011 елның февралендә аркам һәм ян яклар нык авыртырга кереште. Бу юлы авыруны баса торган гадәти дарулар гына да ярдәм итмәде. Наркотик уколлар кадаттым, хәтта наркотик пластырь ябыштырырга мәҗбүр булдым. Аны 4 нче дәрәҗәдәге авыруларга гына бирәләр. Авыруым түзеп булмый торганга әйләнде. Физкультура белән шөгыльләнүне дә ташладым.

Минем үтенечне исәпкә алып, май аенда хирурглар, онкологлар, неврологларның консилиумы булып үтте. Үзара киңәшкәннән соң, табиблар мине химиятерапия, нур белән дәвалау файдасыз дигән карарга килделәр. Алар авыруны баса торган яңа препаратлар билгеләделәр. Авырту басылганнан соң гына яман шешне дәвалый башлау хакында әйттеләр.

Июньдә, ниһаять, авырту кими башлады. Татарстандагы табибларга өметебез өзелү сәбәпле, Мәскәүгә мөрәҗәгать итәргә уйладык. Кыз туганым Блохин исемендәге онкологик үзәккә барып кайтты. Анда минем документларымны өйрәнгәннән соң, яңа операция ясарга кирәклеге турында әйттеләр. Сурәтләрдә алар ике тупас хата тапканнар. Беренчедән, элеккеге операция вакытында нерв күзәнәкләрен кискәннәр; икенчедән, нур белән дәвалаганда артык зур доза биргәннәр.

Казанның онкология диспансерында Татарстандагы барлык дәвалау ысуллары да эшләнде дигән белешмә бирделәр. Без шул документ нигезендә Мәскәүнең онкология үзәгенә мөрәҗәгать иттек. Тик анда миңа операция ясаудан баш тарттылар. Моны алар арка миенә зыян салудан куркулары белән аңлаттылар. Имеш, мин гомерем буена инвалид арбасына бәйле булып калырга, хәтта аннан да начаррагы килеп чыгарга мөмкин.

Россиянең берничә клиникасына киңәш сорап хатлар җибәрдем. Аларның күбесе операция ясаудан баш тартты.

Интернетта бу мәсьәләдә булыша алырлык чит ил клиникаларын эзләргә керештем. Киевнең Спиженко клиникасында киберпычак белән дәвалау ысулы турында ишетеп, аларга хат җибәрдем. Тик аннан бу ысулның миңа ярамавы хакында хәбәр килде. Шулай ук Германия һәм Израиль клиникаларына мөрәҗәгать юлладым. Бөтен җирдә мине кире кактылар.

Күптән түгел Израильнең бер каласындагы клиникадан уңай җавап алынды. Алар бу операциягә алыначаклары хакында белдерделәр. Күп кенә клиникаларда миңа операция ясаудан баш тартулары һәм монысының уңышлы чыгасына өмет бармы икәнлеге турында сорадым. Алар аның уңышлы чыгасына ышандыралар. Аллаһы боерса, операциядән соң, мин әкренләп йөри дә башлармын дип уйлыйм.

Әлбәттә, мондый хәбәр минем өчен бик сөенечле булды. Тик бер кыен мәсьәлә бар: операция ясату өчен бик күп акча кирәк. Операция өчен генә дә 55 мең доллар таләп ителә. Нур белән дәвалау һәм тернәкләнү узар өчен 8-10 миллион сум кирәк. Минем белән элемтәгә кергән табиб дәвалауның озак барачагы, 6 айдан да ким булмаячагы турында әйтте. Анда дәвалануның һәр көне 1 мең доллардан да күбрәккә төшә икән.

Кешеләрдән акча соравы минем өчен бик уңайсыз. Тик нихәл итмәк кирәк. Минем бик тә йөрисем килә. Шуңа күрә, кешеләр, ярдәм сорап, сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым. Туганнар һәм якыннарымның булышлыгында безгә 500 мең сум тирәсе акча җыю мөмкин булды. Ләкин ул диңгездән бер тамчы гына.

Хәзерге вакытта мин «Шәһри Казан» дигән татар газетасында эшлим. Өйдә утырган килеш мәкаләләр язам, берничә сәхифә алып барам. Бер язмам «Сынаулар аша» дип атала. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында. Язманың геройлары, кыенлыклар булуга карамастан, сынмаганнар, сыгылмаганнар, үзләрендә җәмгыятькә файда китерү өчен көч тапканнар. Инвалидларның хокукларын яклау турындагы мәкаләләрем шулай ук алар өчен бик файдалы булыр дип уйлыйм.

Алдан ук минем бәламә битараф булмаган һәм ярдәм кулын сузган кешеләргә рәхмәтемне белдерәм».

Айнур Галимовка ярдәм итәргә теләүчеләргә аның реквизитлары мондый:

Банк получателя ОАО «АИКБ «Татфондбанк»

кор/счет: 30101810100000000815

БИК: 049205815

Получатель Галимов Айнур Раисович

Номер счета получателя рас/счет: 42301810900930000989

Назначение платежа Благотворительный взнос на лечение Галимова Айнура Раисовича

Webmoney

WMR R373787047681

WMZ Z392188500981

WME E225630509011

WMU U359557038580

Яндекс-деньги

Номер кошелька 41001941906758

Все способы перечисления средств на этот счёт можно узнать здесь: https://money.yandex.ru/prepaid/

Банковская карта — Татфондбанк

Банк получателя ОАО «АИКБ «Татфондбанк»

Номер банковской карты 40817810700001145388

Владелец карты Галимов Айнур Раисович

Банковская карта — Ак Барс Банк

Банк получателя ОАО «АК БАРС» БАНК

Номер банковской карты 40817810200197288919

Владелец карты Галимов Айнур Раисович

Билайн Деньги

Номер телефона +79600319038

Почтовый перевод

Адрес получателя 422023, РФ, республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул. Молодежная, д. 126, Галимову Айнуру.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе