Йогышлы авырулар һәм аларга каршы чаралар

Йогышлы авырулар дип авыру кузгатучы микроорганизмнар (бактерияләр, вируслар, гөмбә споралары, иң гади төзелешеле организмнар) тарафыннан китереп чыгарылган авыруларга әйтәләр. Мондый микроорганизмнар

БӘЙЛЕ
2011 Ноя 10

Йогышлы авырулар дип авыру кузгатучы микроорганизмнар (бактерияләр, вируслар, гөмбә споралары, иң гади төзелешеле организмнар) тарафыннан китереп чыгарылган авыруларга әйтәләр. Мондый микроорганизмнар күзәнәк матдәләрен һәм кеше организмындагы тукымаларны зарарлап һәм җимереп, аларны туклану һәм үрчү өчен файдаланалар. Күп микроорганизмнарның тереклек эшчәнлеге продуктлары агулы һәм шунлыктан кеше организмын да агулавы мөмкин.

Барлык бактерияләр һәм вируслар да йогышлы авыру китереп чыгармый, чөнки аларның күпчелегенең үтеп керүчәнлегеннән һәм үрчүеннән организм җитәрлек дәрәҗәдә нык саклана. Шулай да бик күп микроорганизмнар организмга үтеп керергә һәм анда үрчергә сәләтле. Аларга җавап рәвешендә организм каршы тору чаралары туплый. Үрчергә өлгергән авыру кузгатучылар, аларның тәэсире нәтиҗәсендә, үләләр һәм авыру кеше терелә. Ләкин микроорганизмнарның кеше организмы үзе генә җиңә алмый торганнары да бар. Алар, бары тик медицина ярдәме белән генә терелергә мөмкин булган, аеруча авыр йогышлы авырулар китереп чыгара ала.

Тире һәм лайлалы тышчаларны чит матдәләрнең һәм микроорганизмнарның кеше организмына үтеп керүенә каршы торучы табигый барьерлар дип атыйлар.

Сәламәт кешенең тиресендә һәм лайлалы тышчаларында даими рәвештә сәламәтлек өчен файдалы булган кайбер бактерияләр яши. Алар организмның эченә үтмичә, тире һәм тышчаларның бүлендекләре белән туеналар. Шуның белән бергә, бу бактерияләр тәннең өске өлешенә эләккән авыру тудыручы микроорганизмнарга үтергеч тәэсир итәләр. Организм көчсезләнгән вакытта файдалы бактерияләрнең каршы торучанлыклары кими, ә кайвакытта алар бөтенләй үлеп бетәләр. Бу очракта тиредә һәм лайлалы тышчаларда зарарлы микроорганизмнар, төрле йогышлы авырулар барлыкка китереп, бик тиз үрчиләр һәм анда урнашалар.

Кеше эчәкләрендә файдалы микроорганизмнар — эчәк таякчыклары һ.б.яши. Эчәк таякчыклары ашамлык белән эчәклеккә үтеп кергән черетүче, әчетүче һәм кайбер гөмбәчек бактерияләрен (аларга үрчергә һәм авыру тудырырга мөмкинлек бирмичә) җимерәләр. Кайбер даруларны, аеруча антибиотикларны, дөрес кулланмау нәтиҗәсендә эчәк таякчыклары үлә. Бу вакытта инда зарарлы микроорганизмнар үрчиләр, ашказаны һәм эчәкләрнең функциясен бозалар, төрле авырулар китереп чыгаралар. Сулыш юлының (бугаз, трахея, бронхлар) , ашкайнату юлының (авыз куышлыгы, йоткылык, үңәч, ашказаны, эчәклек) , бәвел бүлеп чыгаручы органнарның (бөер лаканчыгы, бәвел юллары, бәвел куыгы, бәвел чыгару каналы) , җенес органнарының лайлалы тышчалары күпчелек микроорганизмнарны тоткарлап калу сәләтенә ия. Һәрвакытта да лайлалы тышчалар үзләре бүлеп чыгарган лайла ярдәмендә юешләнеп торалар һәм беркайчан да кипмиләр, бу инде кешенең сәламәт булуын күрсәтә. Лайла ярдәмендә организмнан төрле матдәләр, микроорганизмнар, тузан чыгарып ташлана. Лайлалы тышчаларның күзәнәкләрендә микроорганизмнарны үтерүче төрле матдәләр ясала. Бу вакытта микроблар үлә, фагоцитларга каршы торучанлыклары тагы да кими.

Организмда эчке барьерлар ролен лимфа һәм кан тамырларының стеналары һәм лимфатик төеннәр үти. Тамырларның стеналарында хәрәкәтләнми торган фагоцитлар бар. Алар канга яки лимфага эләккән авыру кузгатучыларны эләктереп алалар һәм ашап бетерәләр. Аеруча фагоцитлар лимфатик төеннәрдә күп һәм шуңа күрә алар микроорганизмнарны алга җибәрми торган үзләренә бертөрле фильтр ролен үти. Әгәр ангина һәм хроник тонзиллит вакытында муендагы лимфатик төеннәр зурая икән, бу инде авыру кузгатучыларның миндальсыман биз артына үтеп таралуын һәм андагы лимфатик төеннәрдә тоткарланып, зарарсызландырылуын күрсәтә.

Барьерлардан тыш, организмны инфекцияләрдән тагын антитәнчек — кушылырга сәләтле аксым матдәләре дә саклый. Аксым матдәсе организмга барьерлар аша үтеп кергән авыру китереп чыгаручылар белән кушылып, аларны зарарсызландыра. Канда һәм тукымаларда шулай ук күченеп йөрергә (миграциягә) сәләтле фагоцитлар да бар. Алар бик күп санда җыелып, авыру кузгатучы микроорганизмнар тупланган урынга юнәлә һәм, аларның башка урыннарга таралуларын тоткарлап, бу урынны тыгыз вал белән әйләндереп алалар; ялкынсыну чыганагының үзәгендә авыру кузгатучы микроорганизмнарны актив рәвештә юк итү башлана.

Кеше организмына үтеп кергәннән соң, авыру кузгатучылар үрчи башлый. Бу инкубацион яки яшерен период дип атала, чөнки бу вакытта авыру билгеләре сизелми әле. Бу периодның дәвамлылыгы төрле авыруда төрлечә. Аннан соң авыру кузгатучыларның күп санда җыелуы нәтиҗәсендә, хәлсезлек, баш авырту, температура күтәрелү кебек йогышлы авыру билгеләре сизелә һәм ул билгеләр артканнан — арта.

Бу — организмның агулы матдәләр — авыру кузгатучыларның тереклек эшчәнлеге продуктлары белән агулану нәтиҗәсе. Йогышлы авыру белән авыручының организмындагы кан лимфалары нәкъ шул төр микроорганизмны һәм алар бүлеп чыгарган агулы матдәләрне юк итәргә сәләтле махсус антитәнчекләр эшләп чыгара. Канда антитәнчекләрнең саны бик тиз артуы сәбәпле, башта микробларның үрчүе туктала, аннан соң акрынлап алар үләл. Бу процесска параллель рәвештә авыру билгеләре дә кими һәм, ниһаять, авыру кеше терелә. Шушы процессларның үтү тизлеге авыруның гомуми дәвамлылыгын билгели.

Махсус антитәнчекләр кеше терелгәннән соң да ясала. Әгәр организм бу авыру китереп чыгаручы белән яңадан очрашса, антитәнчекләр аларга үрчергә ирек бирмичә, аны юк итә, ягъни авыру яңадан кабатланмый. Һәр йогышлы авырудан соң, дәвамлы иммунитет хасил булмый. Ул гына да түгел, хәтта дәвамлы иммунитет кала торган авыру булса да, ул кайбер кешеләрдә кыска вакытлы яки көчсез була. Мәсәлән, кызамык, су чәчәге, скарлатина, колак арты бизе шешү (свинка) авыруларының яңадан кабатлануы ихтимал. Бу — чирләү җиңелчә генә үткән очракта, организмга көчсезләнгән авыру кызгатучы эләгеп, көчле авыру китереп чыгара алмаганда була. Әлеге очракта антитәнчекләр аз ясала һәм организм шул ук төрдәге, алдагысына караганда көчлерәк авыру кузгатучыны йоктырган очракта кеше икенче тапкыр авырый. Организм көчсез, кирәгенчә чыныкмаган булса да, авыру кабатланырга мөмкин, һәм кеше катырак та авыруы ихтимал. Дарулар ярдәмендә кешене терелтергә мөмкин, ләкин бу вакытта организмда тотрыклы иммунитет ясалмый.

Шулай итеп, авыру кузгатучы микробларның активлыгы бертөрле булса да, бер үк йогышлы авыру һәр кешедә дә бертөрле узмый : берәүләр каты, икенчеләре җиңелчә генә авырырга мөмкин. Шулай ук берәүләрдә гомерлек иммунитет ясала, ә икенчеләрдә — вакытлыча гына.

Организмның саклану көчен, авыру кузгатучыларга карата, дарулардан башка, үзенең каршы торучанлыгын арттыру кешегә йогышлы авырулардан сакланап калырга ярдәм итә.

Сәламәт кешенең организмына йогышлы авыру кузгатучы микроблар үтеп керүне авыру йогу дип атыйлар. Йогышлы авыруларның чыганаклары — авыру таратучы авыру яки сәламәт кеше. Алар бүлеп чыгарган микроорганизмнар тирә-юньгә һава (төчкергәндә, йөткергәндә), гомум файдалану әйберләр, ашамлыклар һәм су аша сәламәт кешенең организмына эләгәләр. Шулай ук бөҗәкләр, мәсәлән, чебеннәр (эчәк инфекциясе), черкиләр (малярия), бетләр (тимгелле тиф), урман бетләре (баш мие ялкынсынуы) һ.б. йогышлы авыру кузгатучыларны тараталар.

Әгәр авыру кеше янында бу авыру кузгатучы микробка бирешми торган кешеләр була икән, кайбер очракларда гына авыру йогарга мөмкин. Әгәр кешеләрнең күпчелегендә бу авыруга карата иммунитет булмаса, бу очракта масса-күләм йогышлы авыру, яки эпидемия башлана. Масса-күләм йогышлы авыруларны эпидемиялогия фәне өйрәнә.

Эпидемиологлар йогышлы авыруларның таралу законлыкларын билгелилер, аларны булдырмау чараларын тирәнтен тикшерәләр, авыру кешене ничек һәм күпме вакытка тирә-юньдәгә кешеләрдән изоляцияләү вакытын хәл итәләр, авыру кешенең өендә дезинфекция (авыру кузгатучы микроорганизмнарны юк итү) ясыйлар, авыру кузгатучы микробларның таралу юлларын һәм мондый таралуны булдырмау ысулларын өйрәнәләр. Боларга шулай ук йогышлы авыру таратучы бөҗәкләр белән көрәш, суда, ашамлыкларда, һавада була торган микроорганизмнарга ныклы контроль һәм аларны зарасызландыру да керә. Эпидемиологлар кешеләрнең йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыру проблемасы өстендә эшлиләр һәм, шул максаттан чыгып, профилактик прививкалар ясыйлар.

Хәзерге вакытта медицина карамагында йогышлы авыруларга каршы көрәш чаралары гаять зур һәм алар елдан-ел өстәлеп тора. Ләкин бу чаралар нинди генә яхшы булмасын, иң мөһиме — организмның йогышлы авыруларга каршы торучанлыгы. Иммунитет җитәрлек нык булмаганда, кеше һәрвакыт авырый һәм дарулар ярдәмендә дәвалана, ләкин теләсә нинди даруны еш куллану организмга зыян китерергә мөмкин.

Соңгы ун елда бик күп авыр һәм куркыныч үтүче, хәзерге вакытта бөтенләй беткән (чәчәк авыруы) яки аларга карата эффектлы чаралар табылган (полиомиелит, дифтерия) йогышлы авыруларга алмашка вируслы сулыш юлы авырулары килде. Соңгылары арасында киң таралганы — грипп.

Вируслы сулыш юлы авыруларның тиз йогучанлыгы, вирусның һава аша (төчкергәндә, йөткергәндә) йогуы, аның белән авырган кешедә тотрыклы иммунитет булмау аның төп үзенчәлекләре булып тора. Кагыйдә буларак, авыру башланганда температура күтәрелә, көчле баш авырта, томау төшә, йөткертә. Вирус югары сулыш юлларының лайлалы тышчасын зарарлый һәм шунлыктан кеше йөткерә. Авыру вакытында кеше эшләү сәләтен югалта, организмның каршы торучанлыгы нык булмаганда, бронхит, пневмония башлануы, элегрәк булган авыруларның тагын да көчәюе мөмкин. Грипп һәм башка шуның кебек авырулар белән авырганда, авыру кешенең өй режимын саклавы мәҗбүри, чөнки бу — өзлегү-катлауланулардан һәм авыру кузгатучы микроблар таралудан саклый.

Эпидемиягә каршы чаралар дәүләт күләмендә тормышка ашырыла. Ләкин алар һәр кешенең шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәве белән тулыландырылырга тиеш. Алардан иң гадие — тәннең чисталыгы. Билгеле булганча, мәсәлән, эчәк авыруларын (дизентерия, корсак тифе) «юылмаган куллар авыруы» дип атыйлар. Авыруны булдырмау өчен, гаиләнең һәр әгъзасы үзенә аерым сөлгедән файдаланырга, үзе белән чиста кулъяулык йөртергә тиеш. Юылмаган җиләк-җимеш, яшелчә ашарга, сулыклардан кайнамаган су эчәргә ярамый.

Р. А. МИФТАХОВ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе