Ни өчен күрәзәчеләр кайвакыт дөрес сөйли?

Бүген киләчәген белергә теләп, алдагы көннәрендә нәрсә көтәчәге белән кызыксынып күрәзәчеләргә мөрәҗәгать

БӘЙЛЕ
2011 Окт 12

Бүген киләчәген белергә теләп, алдагы көннәрендә нәрсә көтәчәге белән кызыксынып күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итүчеләр еш очрый. Алар шул фаразлауларга ышанып, күрәзәче әйткән, булачак дигән вакыйганы, сәгатьне көтеп яши. Ләкин эш шунда: кемдер ул сәгатьне түземсезлек белән көтә, кемдер калтырап. Чөнки еш кына ул күрәзәчеләр кешегә үлем вакыты якынлашканын әйтеп, йөрәкләренә хафа салып, өйләренә кайтарып җибәрәләр. Җитмәсә, «сөенечле хәбәр» өчен каерып акча да алып калалар. Ә бер танышым кызык кына хәлгә очраган. Монда күрәзәче аны түгел, ә ул үзе күрәзәчене урынына утырткан. Барган да: «Озак яшисем калдымы әле?» — дип сораган. Бөтен дөнья серләрен үзендә саклаган кеше кебек, тегесе: «Нәкъ утыз яшеңне тутыргач үлем көтә сине», — дигән. Ә танышым бер дә аптырап тормыйча: «Ялганламагыз, миңа инде 32», — дип җавап кайтарган. Менә шулай да була икән. Әмма һәр очрак та әлеге кебек шаярып искә алу белән генә төгәлләнсә иде. Кайбер хорафатларга ышанучылар күрәзәче әйткәннәргә ышанып, авыруга сабыша, борчылып, төн йокыларын калдыралар. Бу килгәнемдә юньлерәк хәбәр ишетмәмме икән, дия-дия актык акчаларын җыеп, янә күрәзәчеләренә ашыгалар. Әйе, күрәзәчеләргә йөрүнең иң зур минусы — еш кына борчу-сагышка төшү булса, икенчесе кесә ягына кырын сугуы. Чөнки аларга йөрүчеләр, гадәттә, уртача хезмәт хакын 2-3 сеанста бетереп чыгарга мөмкин. Кайберәүләр югалган якыннарын, кыйммәтле әйберләрен күрәзәчеләрдән «таптыра-таптыра», соңгы акчаларын да аларга илтеп тапшырырга мәҗбүр була.

Болар гади күзгә ташланган иң зур кимчелекләр. Ә менә динебез ислам күрәзәчеләргә ничек карый соң? Алар хакында диндә нинди мәгълүматлар бар? Һәм күрәзәчелек итү диндә ничек аңлатыла? Нигә еш кына күрәзәчеләр дөресен сөйли?

Бу сорауларга җавап табар өчен без "Нурулла" мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәткә мөрәҗәгать иттек.

─ Күрәзәчелек диндә катгый тәнкыйтьләнә. Кеше үзенең киләчәген берничек тә белә алмый. Аңа бары үткәне генә билгеле. Алдагы тормышында аңа нәрсәләр күрергә язганын да бары Аллаһ Үзе генә билгели. Бәлки ул кеше гомере буе бәхетле яшәр, әллә нинди авыр сынаулар узмас. Ә бәлки сынау арты сынау килеп, аның тормышын үзгәртер. Әмма ничек кенә булмасын, кеше үзендә көч табып, барлык сынауларны да җиңеп чыгарга тиеш. Ләкин, кызганычка, күпләр кызыксынудан гына да түгел, хәтта ярдәм өчен дә күрәзәчеләргә чаба. Ләкин ни хикмәт, кайвакыт алар да дөресен әйткән кебек тоела. Әмма бу күз буяу гына. Күрәзәчеләрнең үз серләре бар. Һәм, бер яктан караганда, ул бик гади. Коръәни - Кәримнең "Җен" сүрәсендә моның хакында әйтелә. 8, 9 нчы аятьләр: «... Без күккә менергә тырыштык. Ләкин анда фәрештәләр гаскәренә юлыктык. Без бүгенге көнгә хәтле күктәгеләрнең хәбәрен ишетер өчен, шунда көтеп утырдык. Әмма хәзер тыңлап торырга теләүченең һәрберсенә атылучы йолдыз бәрелеп аны юк итәчәк...»

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) җир йөзенә рәсүл итеп җибәрелгәнче, барлык җеннәр дә күккә менеп фәрештәләрнең ни сөйләгәннәрен тыңлап торып, ишеткәннәрен күрәзәчеләргә җиткерәләр иде. Ә күрәзәчеләр исә, үз чиратларында, моны кешеләргә тапшырып «хак сөйләүчеләр», «барысын да аңлаучы хикмәт ияләре» булып калалар. Әмма бу ялгыш фикер. Кеше өчен киләчәкне алдан белү, язмышларны белеп сөйләү мөмкин хәл түгел. Моңа бик нык ярдәмчеләр, арадашчылар булышкан очракта гына ирешеп була. Алар — җеннәр. Ләкин пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) килү белән җеннәр йолдызлар белән атып төшерелә торган булды. Безнеңчә «йолдыз атылу»да ул нәкъ менә фәрештәләрне тыңлау нияте белән күккә күтәрелгән җеннәрнең куылуы икән.

Ләкин серләрне чишүнең башка юллары да бар. Әйтик, күрәзәчегә килгән кеше үзенең берәр югалган әйберен табарга тели. Шунда җеннәр ярдәмгә килә дә. Алар бөтен мәгълүматны табып, туплап, хуҗаларына — күрәзәчеләргә җиткерә. Күрәзәче исә барысын да үзе белгән кеше сыман, әлеге кешегә хәбәр итә. Ләкин бу, әлбәттә, хәрам юл. Дин күрәзәчеләргә, экстрасенсларга, сихерчеләргә баруны тыя. Чөнки үзенең киләчәген белергә теләп килгән кешеләргә еш кына күрәзәчәлеләр бик тә күңелсез хәлләр дә җиткерергә мөмкин. Мәсәлән, бер айдан юл һәлакәтенә очрауны. Яисә берәр якынын югалтуны. Шуңа да Аллаһ безгә боларның барысын да сер итеп, без белә алмый торган әйберләр итеп куйган. Әгәр дә адәм баласы үзенең кайсы елда, кайсы көндә, ничек итеп үләсен белеп, гомер итсә, ул яши дә алмас иде. Һәр үткән көн, узган минутлар аның газабын тагы да арттырыр иде. Бәлки ул үлем якынлашканын белгәнгә күрә генә, соңгы елларында гына дөньялыгын онытып, намазга басыр, дингә кереп китәр иде. Ләкин Аллаһ алай булуын теләмәгән. Ул безгә Үзенең әмерләрен изге Коръәнебездә әйтеп, Пәйгамбәрбезнең (с.г.в.) сөннәтләрендә билгеләп калдырган. Бу дөньяда безне нәрсә көткәне билгеле түгел. Кайчан үләсебезне дә, гомеребезнең ничек төгәлләнәчәген дә белмибез. Әмма безгә Аллаһ кушканча яшәсәк, ни булачагы һәм Аңа каршы барсак безне ни көтәчәге ачык билгеле. Калганын Аллаһ Үзе генә белә. Бернинди күрәзәчеләр дә безгә нәрсә кылып бәхетле булачагыбызны һәм нәрсә аркасында бәлага юлыгачагыбызны әйтә алмый.

Дөрес, кайвакытларда кешедә күз тию, бозым эләктерү очраклары булганда өшкерүче кешеләргә мөрәҗәгать итәләр. Алар кешенең кинәттән генә хәлсезләнеп китүенең һәм кайбер очракларда хәтта гаиләдә тынычсызлык күзәтелүенең серләрен әйтергә, ягъни бик нык күз тидерүләрен яки бозымга очраган булуларын кисәтергә мөмкин. Алар әлеге кешеләргә ярдәм итә. Үзләренә ешрак килергә, үз-үзләрен саклар өчен тәһарәтле йөрергә, дөрес яши башлар өчен һәм башка бәлаләргә юлыкмас өчен Аллаһка якынаеп, намазга басарга өнди. Һәм ярдәм күрсәтүләре дә — Коръән аятләре, Аллаһ сүзләре белән кешене дәвалау гына. Яисә суга Коръәннән аятләр, сүрәләр укып авырган кешегә шул суны эчерү. Төрле зәхмәтләрдән, күз тиюләрдән саклый торган "Аятел Көрси", "Ихлас", "Фәләк", "Нәс" сүрәләрен уку һәм әлеге кеше терелсен өчен Аллаһтан ярдәм сорау. Аның гөнаһларын гафу итүне сорау. Чөнки кайвакытларда кеше үзенең гөнаһлары аркасында да әлеге хәлгә төшәргә мөмкин. Аллаһ сүзләре белән дәвалаучылар шәмнәр кабызып, әллә нинди ташлар кулланмый. Үзләренә килгән кешеләрдән фотосүрәтләр, чәч-тырнаклар да сорамый. Өшкерүче кеше газета битләренә игъланнар биреп, телефон номерларын да таратып йөрми. Алар бары иң хәерле һәм нәтиҗәле булган, ә иң мөһиме рухи сәламәтләнү биргән юллар белән генә дәвалый.

Айсылу ЮЛДАШЕВА

"Серемне сиңа чишәм"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе