Сәер күршеләр

Дусым авылында күршебездә генә өч бертуган яшәде: бер ир кеше, ике хатын-кыз. Кызлары кияүгә чыкмады, ир кеше өйләнмәде. Алар нәкъ шәһәрдәгечә көн

БӘЙЛЕ
2011 Июл 07

Дусым авылында күршебездә генә өч бертуган яшәде: бер ир кеше, ике хатын-кыз. Кызлары кияүгә чыкмады, ир кеше өйләнмәде. Алар нәкъ шәһәрдәгечә көн күрде: сыер асрамадылар, кош-корт тотмадылар. Бөтен кеше гаҗәпләнә иде аларның мондый сыйфатына. Иң олылары булган Маһитап апа күмәк хуҗалык идарәсе йорты мичен башта-утын, аннары ташкүмер ягып җылытты. Авыл хәлләре турында аның мәгълүматы бихисап күп иде. Ул безгә кереп утыра да, җайлап кына аларны сөйләргә керешә.

-Бу атнада әтнәләр театр белән килә. Ахун кызы Гөлнур анда төп рольне башкара, ди. Ире дә уйный икән. Кәрам Мансурларының сыеры бозаулаган. Үгез бозаулары бар. Тик Изәвәнең аягы авырта. Аксап кына йөри, ди.

...Коммунистларны бер дә яратмады Маһитап апа. «Ата караклар инде алар»,-дия иде. Бөтен җирдә коммунистларны мактап сөйләгәндә, без аның бу сүзләренә бик ышанып та бетә алмадык. Дөресен генә әйткәндә, болар алмашынганрак, ахры, дигән фикердә идем. Ник дигәндә, безнең авылда һәркем тырышып-тырмашып сыер асрарга маташа. Ә аның, үзегез беләсез, сөте дә, каймагы да, ите дә була. Ә болар җен кебек таза өч кеше, тик нигәдер хайван асрамыйлар. Бәрәңге кабыкларын безгә керткән булалар. Әмма безнең аңа мохтаҗлыгыбыз юк диярлек. Үзебезнең дә ризыгыбыз күбесенчә бәрәңгедән тора. Аның каравы, минем күршебездә генә яшәүче Мансурларга кыска гына арада кереп чыгарга да вакытым юк. Әле абзарны җыештырасым бар, әле дәрес хәзерләргә кирәк. Ә җәй көнендә эшебез бермә-бер арта. Әти алып кайткан утыннарны кисү-яру минем өстә. Моннан тыш, сыер көтүдән кайтканчы аңа сусыл үлән чабып куясым бар. Бакчадагы эшләрнең дә күбесе минем кулны көтеп тора. Бәрәңгене утырту, чүпләрен утау, төбенә өю, ә көз җиткәч аны казып алу мәшәкате тулысынча диярлек безнең карамакта. Әле үзебезнең бәрәңгене генә казу белән шөгыльләнмибез, өебезгә терәлеп диярлек торучы күршеләребезгә-Маһитап апаларга да булышабыз. Мондый чакта бик шатлана инде алар. Авызлары колакка җитә.

Дөресен генә әйткәндә, кызгана идек үзләрен. Бәрәңге кабыгы алып кергән көннәрдә сөт тә биреп чыгара идек.

Күршеләребезнең тагын бер үзгә якларын әйтергә онытып торам икән. Өй тулы мәче асрыйлар иде алар. Ә, югыйсә, үзләренә ашарга да такы-токы. Аларга ничә керсәң дә, мич өсте дә, идән дә песи балалары белән тулган була. Хәер, мин аларга күп дигәндә елына ике тапкыр кергәнмендер. Анда да әле тизрәк үз өебезгә ашыга идем, чөнки ниндидер бер тынчу ис килә. Сулыш алуы кыенлаша. Раббыбыз аларны җир йөзенә башкаларга гыйбрәт булсынга җибәргәндер дигән фикергә килә идем. Ә үзләренә мәчеләрне киметү турында әйтергә базмыйм. Күңелләре бик нечкә иде мәрхүмнәрнең. Ярамаган бер сүз әйтсәң, еларга гына торалар. Гайсә абый гомер бакый янгын куркынычсызлыгы (гади халык телендә-пожарный) өен саклады. Бик намуслы кеше иде алар. Өйләренә бер ярка утын алып төшмәделәр. Утынны сатып алдылар.

Бер тапкыр гадәттән тыш хәл булды: Маһитап апалар унлап чеби алып, шуларны үстерергә карар кылдылар. Аларны иске мунчаларына кертеп бикләп, шунда асрый башладылар. Ишегалдына чыгарырга курыктылар, ахрысы. Бу вакытларда аларда тагын бер алама гадәт барлыкка килгән иде инде. Авылның зур-зур этләре никтер аларга ияләште. Ач этләр көн күрсәтмәде теге чебиләргә. Алар берәм-берәм тотып бетерделәр иске мунчадан качып чыккан чебиләрне. Бу уңышсызлыктан соң, Маһитап апалар башка хәтта кош-корт асрау белән дә маташмадылар. «Сез нигә эт белән мәче асрыйсыз? Алардан нинди файда бар?»- дип сорасаң, Маһитап апа: «Аллаһ иң беренче ризыкны аларга биргән»,-дип җавап кайтара иде.

Шул рәвешле бу өч бертуган бер түбә астында яшәп, бер-бер артлы гүр иясе булдылар. Ике туганы вафат булгач, өченчесе-Мәрьям дигәне бәлки тормышын үзгәртер дип өметләнде авыл халкы. Тик ышанычлары акланмады аларның. Элеккеге калыптан чыга алмады Мәрьям апа. Шулай итеп, үзләренә дога кылырлык бер балалары да калмады аларның. Сәер кеше иде алар. Тәкъдирләре шулай булгандыр, күрәсең.

Хәзерге вакытта башкалар яши аларның өендә. Ишегалды балаларның чыр-чуына күмелгән була. Әлбәттә, болай яшәве күңеллерәк һәм татлырактыр дигән фикергә киләм.

Шулай да элекке күршеләремнең урыннары оҗмахта булсын, Хак Тәгалә белеп һәм белмичә кылган гөнаһларын ярлыкасын дип телим аларга, дога кылам.

Хаҗип ӘХМӘТША


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе