Татар-төрек дуслыгын раслап тора Тукай урамы белән Тукай паркы

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге 100 кешелек Татарстан делегциясе өч көнлек рәсми сәфәр белән Төркиядә

БӘЙЛЕ
2011 Июн 13

93,85 KbТатарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге 100 кешелек Татарстан делегциясе өч көнлек рәсми сәфәр белән Төркиядә булып китте. Алар Төркия Бөек Милләт Мәҗлесенең кунагы буларак, төрле очрашуларга катнаштылар, Төркия парламентының эшчәнлеге белән таныштылар, ТӨРЕКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасы бинасында кунак булдылар, милләттәшләребез белән күрешеп, истәлек өчен фотосүрәткә төштеләр. Татарстан делегациясенең Мостафа Кемаль Ататөрек төрбәсенә чәчәкләр салуы, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның андагы Шәрәф дәфтәренә җылы хисләрен, матур теләкләре теркәп куюы, Төркия тарихында татар эзе булып калачак.

Татарстан кунакларының Төркия мәдәният һәм туризм министры урынбасары белән бик җылы атмосферада очрашулары, Төркия Илбашы Абдуллаһ Гүлнең зурлап кабул итүе аеры әһәмияткә ия. Татарстан делегациясен Россия Федерациясенең Төркиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе дә игътибардан читтә калдырмады, аның илчелек бинасына кичке ашка чакыруы уңай бәягә лаек. Ә иң мөһиме, татарстанлылар сәфәрнең төп максаты булган — Әнкарада Габдулла Тукайны искә алу чараларына катнаштылар. Алар төрек башкаласында татарлар күпләп яши торган, «Казан төрекләре мәдәнияте һәм ярдәмләшү» оешмасы бинасы урнашкан Г.Тукай урамында шагыйребезгә бюст кую тантанасына иштирак иттеләр. Кичке якта башкаланың опера һәм балет театрында Татарстан сәнгать әһелләренең күңелләрдә онытылмас якты хәтирәләр калдырырлык искиткеч гүзәл концерты тәкъдим ителде. Бөтен бу чараларга Төркия дәүләт, шәһәр һәм төрле оешма җитәкчеләре катнашты. Икенче көнне делегация тарихи Истанбул каласына юл алды. Аларны борынгы шәһәрнең мэры Кадир Топбаш кабул итте. Татарстан кунаклары Босфорның култыгы — Халич яры буенда урнашкан паркка Габдулла Тукай исеме бирелү тантанасына катнаштылар. Фәрит Мөхәммәтшин белән Кадир Топбаш икесе бергә Татарстан әләме төсләрендәге шарлар белән бизәлгән капкадан паркка аяк бастылар. Әйләнә-тирәсендә төрек байраклары җилфердәп торган сәхнәгә узганда, «Истанбул мэриясенең карары нигезендә бу парк күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөртә» дип язылган мәрмәр тактага чәчәкләр куйдылар. Ни кызганыч, күренер урында Татарстан дәүләт байракларына урын бирелмәгән иде. Тантана Татарстан җыр һәм бию ансамбле хоры башкаруында «Идел дулкыннары» җыры белән башланып китте. Өй хуҗасы буларак сәхнәгә менгән Кадир Топбаш, кунаклар һәм тамашачыларны сәламләгәннән соң: «Казаннан килгән кадерле дусларыбызны биредә күрүебез өчен без бик шат. Аеруча, Габдулла Тукай исемен йөртүче паркның Истанбулда ачылуы мине бик сөендерә. Истанбулны Истанбул иткән Халич ярында урнашкан бу паркка Габдулла Тукай исеме бирелүе зур әһәмияткә ия.Тукай — төрки халыкларның күңеленә тәхет корган бөек шәхес. Аның исеме халкыбыз мәдәниятендә билгеле эз калдырачак. Бер тамырдан чыккан һәм уртак мәдәниятне бүлешүче милләтләр буларак, бүгенге шатлыклы вакыйга Татарстан белән мөнәсәбәтләребезне тагын да арттырачак. Төркия-Татарстан дуслыгының тирән мәгънәсе ята бу гамәлдә. Бу парк ике милләт арасында мәхәббәт күпере ролен уйнаячак,» — дип, көчле алкышлардан соң сүзен шулай дәвам итте: «Госманлы дәүләте белән Казан төрекләре арасындагы багланышлар гасырлар буе дәвам иткән. Татарлар үстереп биргән Исмәгыйл Гаспралы, Йосыф Акчура, Садри Максуди Арсал, Гаяз Исхакый, Зәки Вәлиди Тоган кебек затлар Төркия тарихында иң әһәмиятле исемнәр булды. Алар безнең фикри тормышыбызга зур файда китерделәр, бүген дуслык, туганлык символы булып хезмәт итәләр. Мәдәни багланышларыбызның иң көчлесе исә — бөек шагыйрь Габдулла Тукай!- диде. — 2011 ел төрки дөньяда Габдулла Тукай елы булса, Төркиядә — шул ук вакытта милли шагыйребез, дәүләт гимныбызның сүзләрен язган Мәһмәт Акиф Эрсой елы. Бу -очраклы түгел. Ике бөек һәм милли шагыйрь яшәгән җәмгыятьләренең, милләтләренең вөҗдан авазы, милли кемлекләре булганнар. Габдулла Тукай да, Мәһмәт Акиф Эрсой да бер үк чорда милләтләренең язмышлары өчен борчылганнар, болганчык дәвердә бер үк чыганактан иҗади азык тапканнар, бүген төрекчәнең, төрки-ислам мәдәниятенең бөеклеген бөтен дөньяга исбат иттеләр. Без бүген, алар эзеннән атлап, бер үк рух фасылын йөрәкләребездә яшәтәбез. Татарстанга ике мәртәбә барып кайттым. Мине анда татарларның төрек халкына зур хөрмәт белән караулары, тарихи әсәрләрен күз карасы кебек сакларга тырышулары сокландырды», — дип чыгышын тәмамлады.

Болытлы, җилле һавада үткән чарада сәхнәгә Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыккач, кинәт кояш балкыган кебек булды. Көләч йөзе, гади, ләкин зыялы мөнәсәбәте, йомшак, яратучан тавыш тоны белән кунакларны сәламләп, Төркия дәүләте җитәкчеләре һәм Истанбул мэрына татар халкының улы Габдулла Тукайны олылап, исемен мәңгеләштергәннәре өчен Татарстан халкы һәм ТӨРКСОЙ оешмасына әгъза илләр исеменнән рәхмәт хисләрен җиткерде. «Төркия бүген Татарстаннан, Кытайдан, Япониядән, Оренбургтан килеп яшәүче милләттәшләребезнең икенче ватанына әйләнгән. Биредәге татарлар төрек халкы һәм дәүләт җитәкчеләре белән уртак тел табып, бер гаилә булып яшиләр. Аларга яхшы мөнәсәбәтегез өчен дә зур рәхмәт», — диде ул. Аның: «Татар белән төрек халыклары элек-электән үк дус, тату яшәгән. Безнең телләребез якын, динебез бер, мәдәниятебез уртак. Иманым камил: киләчәктә дә бу шулай дәвам итәр,» — дигән җөмләләре тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Ф.Мөхәммәтшин чыгышын дәвам итеп, тагын да куанычлы хәбәрләр җиткерде: «Без Әнкарада Төркия илбашы, мәдәният һәм туризм министрлыгы җитәкчеләре вә Истанбул мэры белән очрашып сөйләшүләрдә уртак фикергә килдек: Г.Тукай — уртак байлыгыбыз. Киләчәктә бу паркта да аңа һәйкәл куюны планлаштырабыз. Шулай ук бу бакчаны бизәргә, баетырга ниятлибез. Габдулла Тукай исемен йөртүче парк бөтен милләттәшләребезне, төрек дусларыбызны берләштерә торган урынга әйләнсен. Киләчәктә биредә Сабан туйлар, төрле мәдәни чаралар үткәреп, аралашып, кыз биреп, кыз алып яшәргә насыйп булсын», — дип, күтәренке рух белән нотыгын төгәлләде.

Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйр Разил Вәлиевнең чыгышы исә хис-тойгылар өермәсен кузгатып җибәрүчән төсмердә булды: «Безне Төркиягә Тукай алып килде, без Тукай арбасына утырып килдек, — дип башады ул сүзен.- Габдулла Тукай Җаекта мәдрәсәдә укыганда бер төрек шәкерте белән дуслаша. Аның тәэсирендә төрек телен өйрәнә, төрекчә китаплар, журнал-газеталар укый. Төрекчә шигырьләр яза. Төркия белән кызыксынып яши. Исәнлегендә, бик теләсә дә, аңа Төркиягә килү насыйп булмады. Әмма тууына 125 ел тулган көннәрдә ул Төркиягә урам булып, һәйкәл булып, парк булып килеп җитте», — дип, күңелендә яңа гына шытып өлгергән шигъри юлларын тамашачыларга җиткерде:

«Туганнарны, кардәшләрне эзләп,

Бу дөньяда йөз кат урадык.

Адашканда юл күрсәтте безгә

Тукай рухы, Тукай җырлары.

Төркиядән Казаннарга кадәр

Сузылгандыр Тукай урамы.

Раслап торсын безнең туганлыкны

Тукайдан да Тукай урамы!»

Тукай исемен йөртүче паркның ачылыш тантанасы Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимовның чыгышы, Истанбул турында язган шигыре белән тәмамланды. Иң ахырда Татарстан делегациясе һәм Төркия дәүләт вә Истанбул җитәкчеләре катнашында паркны ачу тасмасы киселде, аягүрә «Туган тел» җыры җырланды.

Кояш баеган сәгатьләрдә тарихи Солтанәхмәт мәйданындагы Мәһмәт Акиф Эрсой амфитеатрында Сабантуена багышланган концерт булды. Татарстан сәнгать осталары чыгышын җирле халык кына түгел, чит ил туристлары да кызыксынып, яратып тамаша кылдылар. Төрекләр Татарстан Дәүләт Советы рәисен «Чибәр кеше», «Ягымлы кеше» дип бәяләделәр. Аяныч, Истанбулда яшәүче милләттәшләребезнең күбесе бу чараларга, эш көнендә оештырылу сәбәпле, катнашу бәхетенә ирешә алмадылар. Кайберләренең хәбардар булмавы да мәгълүм. Сабан туен амфитеатрда үткәрүне өнәп бетермәүчеләр дә шактый. Алар мең еллар буе табигать кочагында уздырылып килә торган татар милли бәйрәменең грекларга хасча амфитеатрда оештырылуын, ата-бабаларыбызның изге мирасына, татар халкының гореф-гадәтләренә хыянәт, Тукай рухын рәнҗетү буларак күрәләр.

Тик шулай да, Төркия Җөмһурияте җитәкчеләренә без олы бурычлы. Алар татар Тукаен үзләренең иң атаклы шагыйрләренә тиң күрәләр. Мондый олуг мәртәбәгә Тукай үзе түгел, халкы да өметләнмәгәндер, мөгаен. Өч империягә тормыш сулышы биргән борынгы каланың атаклы районында, табигатнең могҗизави бүләге Босфор култыгындагы паркның исемен йөртү бәхете һәркемгә бирелми. Ул киләчәктә биредә сын булып урын алачак һәм гасырлар буе татар халкыннан хәбәр биреп торачак.

Истанбул, Рушания Алтай,

www.Tatar-inform.ru


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе