Бүген Казандагы Россия Ислам университетында олуг вакыйга булды: бу уку йортының тарихында тәүге тапкыр чит ил кешесенә-Кувәйт иҗтимагый ислам фәннәре президенты, Директорлар Советы рәисе, шәех Хәмәд әс-Синанга «Мактаулы доктор» дигән исем бирелде.
Бу мактаулы исемгә Хәмәд хәзрәтләре Татарстан өммәтендә, РИУда исламны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен лаек дип табылды.
Билгеле булганча, Кувәйтның ислам фәннәренә ярдәм фонды инде берничә ел дәвамында Татарстанда, аерым алганда, РИУда Коръән уку, гарәп телен өйрәнү буенча бәйгеләр, төрле конференцияләр, чаралар үткәрергә булыша. Әлбәттә, бу гамәлләрне тормышка ашыруда әлеге фондның президенты шәех Хәмәд әс-Синан әфәнденең зур өлеше керә. Шушы тырышлыклары өчен аны хәтта Татарстанның Кувәйттәге рәсми булмаган илчесе дип тә йөртә башладылар.
Коръәнхафиз Мөхәммәтәмин Даудов изге китаптан сүрәләр укып башланган җыенда башта сүз ТҖ МДНнең мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмовка бирелде. Габдулла хәзрәт Кувәйттә чагында Хәмәд әфәнденең өендә кунак булулары, аларны бик дустанә кабул итүләре турында сөйләде. «Киләчәктә дә шул дуслыкны дәвам итү насыйп булса иде»,-дигән теләкләрен ирештерде мөфтинең беренче урынбасары.
Сәясәт фәннәре докторы, профессор, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин исә Хәмәд шәех әс Синанның чынлап та РИУның, Татарстанның чын дусты булуы хакында бәян кылды.
«Без бүген РИУ тарихында яңа сәхифә ачабыз. Мактаулы доктор исеменең беренчесен кемгә бирергә дип озак уйландык. Соңгы елларда безгә ярдәм итүчеләр булмады түгел, булды, анысы. Әмма ихластан безнең күп кенә мәсьәләләрне чишүдә булышучы кешенең нәкъ әнә шушы Хәмәд әс-Синан икәнлеген аңладык. Ул 1952 елда Кувәйттә күп балалы гаиләдә туган. Хәзерге вакытта үз илләрендәге бер мәчетнең имамы да. Тагын Германиядә, Индонезиядә дини эшчәнлек алып бара. Ул безнең дә дустыбыз булып тора. Хәмәд әс-Синанның кулы җиңел булыр, әлеге исемне алучыларның икенчесе дә, өченчесе дә барлыкка килер дип уйлыйм. Бу исемне алуы белән ихластан котлыйм»,-диде Рәфыйк әфәнде һәм тантаналы шартларда шәехка «Мактаулы доктор»ның атрибутларын тапшырды.
Хәмәд шәех исә үзенең җавап сүзендә мондый олуг дәрәҗәле исемне бирүләре өчен Рәфыйк хаҗига, башкаларга рәхмәтләрен әйтте. Кувәйттә тарих фәннәре бакалавры булган шәех шул ук вакытта беркайчан да дәрәҗәгә омтылмавы, доктор исемен алудан да качып йөрүе, тик тәкъдирдә язылган булгач, аның үзен барыбер Казанда куып тотуы турында ярымшаяру белән әйтеп куйды. «Беркайчан да Казанга килеп, шушындый олы исемне алырмын дип уйламаган идем. Мин фәкать күпмедер дәрәҗәдә тырышлык куям, ә калганын Раббыбыз башкара. Шулай да бу -минем өчен шатлыклы зур вакыйга»,-диде Хәмәд әфәнде һәм залдагы халыкка ислам кыйммәтләре турында бер вәгазь сөйләде.
Ахырдан барча мөселман өммәте Хәмәд әс- Синанны зур дәрәҗәгә ирешүе белән котлады.
Хатыйп ГӘРӘЙ