Рус кешесе белән үзебезнең татар гаилә корганда да, туганнар һәм дуслар моңа еш кына ризасызлык белдерә. Бу бер дә юкка түгел, чөнки төрле милләт, бигрәк тә төрле дин кешеләре арасында каршылыклар күбрәк килеп чыга. Хуш, ә бит әле төрле раса кешеләре дә никахлашып, гаилә кора. Африканың Чад иленнән килгән Мөхәммәт белән милләттәшебез Раилә Майу — әнә шундый парларның берсе.
Алар турында безгә Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең биотехнология һәм стандартизация факультетының декан урынбасары Рамил Файзрахманов сөйләгән иде. Без аларда кунак булдык. Үзләре әйтүенчә, аларга күп кенә газета, телевидение журналистлары килсә дә, гаилә тормышын беркемгә дә сөйләгәннәре юк иде. Беренче интервьюларын «Ватаным Татарстан»га бирәләр.
Мөхәммәт 2002 елда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенә укырга килә. «Казанны бик яраттым. Монда белем алыр өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Бу уку йортында биш ел укыганнан соң, кире туган ягыма кайтып киттем. 2009 елда исә кире Казанга килеп, аспирантурага кердем»,– дип сөйли ул.
– Бер киткәч, киредән кайтуыңның сәбәбе нидә? — дип соравыма, Мөхәммәт Раиләгә таба ымлады. Баксаң, үзебезнең Чаллы кызы кара тәнле егетнең йөрәген әсир иткән була.
– Аның белән өченче курста укыганда таныштым. Үзенең тыйнаклыгы, сөйкемлелеге, динилеге белән күңелемне яулады. Киткәндә, мине кире киләчәкмен, без бергә булырбыз, дип вәгъдә биргән идем. Казанга кире кайтуга бер айдан никах укыттык. Бу язмыштыр инде. Без икебез дә төрле илдә, төрле тәрбиядә үссәк тә, бер гаилә булып яшәп киттек, — ди Мөхәммәт.
– Минем әнием, дусларым Мөхәммәткә кияүгә чыкканны хуплады гына. Чөнки алар барысы да аны бары тик яхшы яктан гына белә иде. Күз тимәсен, минем ирем тыйнак, яхшы күңелле, ярдәмчел, итагатьле, хатын–кызны хөрмәт итә. Әмма гаиләдә күп нәрсә хатын–кыздан торадыр дип уйлыйм. Берең дәшкәндә, берең эндәшмичә калудан да яхшысы юк,– ди Райлә.
– Сүзгә килгәндә эндәшмәскә, аннан соң тынычлангач, бергә утырып сөйләшү кирәк, — дип саный гаилә башлыгы.
Мөхәммәт үзе күпбалалы гаиләдән. Африкада 6 апасы, 2 энесе бар. Телефоннан аралашып торалар. Каената белән каенана киленнәрен бары тик видео аша гына танып белә. «Мин өйләнәм, диюемә, әнием иң элек, булачак хатының нинди диндә, дип сорады. Ислам дигәч, берсүзсез риза булдылар. Хатынымның әнисе дә мине үз баласыдай якын күрә, мин дә аны үз әнием төсле яратам, хөрмәт итәм. Казанда яшәгәч, мондагы гореф–гадәтләрне үтәп яшим»,– ди ул. Мөхәммәт гарәпчә, французча, русча чиста итеп сөйләшә. Киләчәктә татар телен дә өйрәнмәкче. Әлегә «исәнмесез», «хәлләр ничек?», «исән–сау булыгыз» дигән сүзләрне генә белә.
Яшьләр Мөхәммәт укуын тәмамалагач, Африкага китәргә җыена. Райлә исә моңа каршы түгел. «Мин барысын да аңлап кияүгә чыктым. Бу минем язмышым. Ә язмыштан узмыш юк. Димәк, Ходай шулай кушкан»,– ди ул.
Яшь кенә булсалар да, биш вакыт намазын калдырмыйча, бер–берен хөрмәт итеп, яратып яши алар. Мәхәббәтләренең җимеше булган уллары Хәмит тәүге адымнарын ясап, әле әнисенә, әле әтисенә таба атлап, аларны сөендерә. «Нинди генә телдә сөйләшсәң дә, нинди генә раса кешесе булсаң да, үз тиңеңне табу кирәк. Күпләр сөйгән ярларына үпкәләп, ташлашалар да, гомерләренең көзенә кадәр бер–берсен сагынып яшиләр. Яраткан кешең белән, бер–береңнең кадерен белеп яшәргә язсын»,– ди алар.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан