Гыйлемннән артык байлык юк

Русия Ислам университеты мөселман дөньясындагы киң билгеле мәгариф үзәге — Чернышевский урамындагы элекке «Галия» мәдрәсәсе бинасында урнашкан. Уфаның бу төбәгендә вакыт

БӘЙЛЕ
2011 Май 27

32,42 KbРусия Ислам университеты мөселман дөньясындагы киң билгеле мәгариф үзәге — Чернышевский урамындагы элекке «Галия» мәдрәсәсе бинасында урнашкан. Уфаның бу төбәгендә вакыт туктап калган төсле: тыныч, бер-ике катлы агач йортлардан торган урамда машиналар юк дәрәҗәсендә, кешеләр дә аз. Университет янында төзелүче күп катлы йорт янында гына эшчеләр күренә. Уку йортыннан тышка шәкертләрнең тавышы ишетелә — алар мөдәррис артыннан хор белән Коръән аятьләрен кабатлыйлар. Моннан йөз ел элек тә «Галия» шәкертләре — Шәехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Сәйфи Кудаш, Әхмәт-Зәки Вәлиди һәм башка бөек шәхесләр шулай сабак алгандыр...

70 елдан артык дәһрилек хөкем сөргәннән соң, 1989 елда дәүләтнең рөхсәте белән Уфада СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Үзәк диния нәзарәте карамагында имамнар әзерләү өчен мәдрәсә ачылды. Укырга 71 шәкерт кабул ителә. Мәдрәсәнең беренече ђитәкчесе Касым хәзрәт Сәлимов иде. Бераздан мәдрәсә Ризаэтдин ибн Фәхретдин исмендәге Ислам институтына әверелде. 2001 елда Башкортстан ђитәкчелеге карары белән «Галия» мәдрәсәсенең тарихи бинасы Үзәк диния нәзарәтенә кайтарыла. Ремон эшләре башкарылганнан соң Ислам институты анда күчә.

Менә алты ел «Галия» мәдрәсәсе нигезендә Русия Ислам университеты эшләп килә.

— Бүген Русия Ислам университетында 750 студент укый. Аларның 150се көндезге бүлектә, калганнары читтән торып һәм кичке уку бүлекләрендә белем ала. Ир-егетләр «Галия» мәдрәсәсе бинасында, университетның беренче корпусында, читтән торып укучылар «Лалә-Тюльпан» мәчет-комплексында гыйлем эсти. М. Кәрим урамындагы икенче корпуста (элекке «Хакимия» мәдрәсәсе бинасы) әле ремонт бару сәбәпле кырык кыз Туймазы мәдрәсәсендә укый, — ди Русия Ислам университеты проректоры Мөрсәл хәзрәт Әхмәтов. — Шулай ук дин әһелләренең квалификациясен күтәрү курсы эшли. Элек бу курслар елына ике мәртәбә оештырыла иде. Хәзер теләүчеләр күп булу сәбәпле даими эшли, төркемнәрдә 15-20 кеше, башлыча әле имам булып эшләүчеләр, белемен күтәрә. Имамнар заман белән бергә атларга, аңа яраклашкан булырга тиеш.

Университетта Ислам тарихы, Коръән Кәрим уку һәм тәфсир, Хәдис Шәриф, гарәп теле һәм әдәбияты, мөселман хокукы (фикһ), әхлак, философия һәм мантыйк буенча 16 югары квалификацияле укытучы белем бирә. Гомум гуманитар предметлардан партнер-вузлар — Башкорт дәүләт университеты һәм М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәре укыта. Бу уку йортының илаһият һәм педагогика, дин гыйлеме нигезләре һәм Ислам тарихы факультетларында белгечләр әзерләнә. Биредә Русия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән студентлар белем ала.

Илнең ун төбәгендә университетның филиаллары-мәдрәсәләр бар, аларда укыту биредәге программа буенча алып барыла. Аларда ике ел белем алган шәкертләр университетның өченче курсына килеп белем алуын дәвам итә.

Дини уку йорты партнер-вуз галимнәре белән берлектә укыту программалары эшли.

— Программалар, башлыча, элекке мәдрәсәләрдә укытылган китаплар нигезендә төзелде, — ди Мөрсәл хәзрәт Әхмәтов. — Әлбәттә, алар әлеге заманга яраклаштырылган. Мисал өчен, элек алифбаны шәкертләр бер ел дәвамында өйрәнсә, әлеге студентлар аны бер айда үзләштерә. Гомумән, биредә уку программасы шактый катлаулы. Бирелгән материалны үзләштерү өчен студентларга зур тырышлык салырга кирәк. Бер студент өчен дә ташлама юк, башкалардан артта каласың килмәсә тырышасың. Безнең шәкертләр төшкә кадәр укый, аннары куратор белән үткән дәресне кабатлай, үзаллы эшли, алдагы көндәге дәресләргә әзерләнә. Аларның буш вакыты бөтенләй юк диярлек. Университетта тәүлек әйләнәсенә диярлек ут сүнми. Дини уку йортларында элек тә шулай булган: шәкерт программаны үзләштерми торып мәдрәсәдән китмәгән, әле дә шулай. Студентлар университетны тәмамлап диплом алып чыга. Биредә белем алган белгечләргә сорау зур, алар диния нәзарәтләрендә, мәхәлләләрдә һәм мәдрәсәләрдә эш таба.

Студентлар бушлай укый, биредә яши һәм өч мәртәбә туклана. Алар биш ел дәвамында бергә укып, яшәп дуслашып китә. Соңгы елларда дини безнең югары дини уку йортына керергә теләүчеләр саны артуы күзәтелә. Барысын да бирегә укырга алырга мөмкинлек булмаганлыктан, Октябрьский, Самара, Ульяновский һәм башка шәһәрләргә барып белем алырга тәкъдим итәбез. Дини гыйлем алырга теләгән бер генә яшь кеше дә читкә тибелми.

Студентларыбыз ђәйге каникул вакытында авыллардагы мәхәлләләрдә практика үтә. Алар урындагы мәчетләрдә мөселманнарга: балаларга һәм барлык теләге булганнарга Ислам дине нигезләрен өйрәтә. Берничә ел балалар өчен «Мин Исламны танып беләм» дигән конкурс үткәрәбез. Анда, башлыча, каникулда шәкертләребез укыткан балалар катнаша. Быел «Ләла-Тюльпан» мәчетендә үткән конкурска 700гә якын бала килгән иде.

Уку йортының Ислам фәлсәфәсе кафедрасы мөдире Әхмәт хәзрәт Әхмәров БДУның тарих факультетын, Русия Ислам университетын тәмамлаган, ике ел Самарада дини хезмәттә булган. Университетта икенче ел фикһ һәм Коръән Кәрим дәресләре алып бара.

— 1нче курска төрле әзерлекле студентлар килә. Бимредә ике-өч ай белем алганнан соң аларның күзе ачыла, акны-карадан, яхшыны-начардан аера башлыйлар, — ди ул. — Гыйлем бирү белән беррәттән без аларга вәгазь, нәсыйхәтләр сөйләп әдәп һәм әхлак кагыйдәләрен дә өйрәтәбез. Без алардан динебезгә, халкыбызга хезмәт итүче югары квалификацияле имамнар, мөәзиннәр әзерлибез. Әле, Аллаһка шөкер, мәчетләр салына, аларның саны елдан-ел арта. Кызганычка каршы, кайберләренең ишекләре йозаклы. Гылемле руханиларыбызны күбрәк әзерләргә кирәк. Алар халыкны дингә кайтару буенча армый-талмый эшләячәк. Шул вакытта мәчет ишекләренә эленгән йозаклар да ачылыр, гыйбадәтханәләргә халык күпләп йөри башлар.

Ислам дине дәүләтнең ярдәмен дә тоя. Русиядә Ислам мәгарифенә, фәненә һәм мәдәниятенә ярдәм фонды оештырылды. Фонд уку йортларына һәм имамнарга грантлар белән, шулай ук чаралар үткәрергә ярдәм итә. Мең елдан артык Имам Әгъзам хәзрәтләре мәзһәбендә Исламны дөрес аңлап, буыннан-буынга тапшырылып килгән. Менә шуны дәвам итәр өчен, барлык илебез мөселманнарына ят булган экстримистик фикерләргә каршы торыр өчен имимнарыбызда гыйлем дәрәђәсе югары булырга тиеш. «Кешене иң бөек дәрәђәләргә ђитештергән һәм исемнәрен соңгы буын кешеләренә калдырган нәрсә — гыйлемдер... Гыйлем — икеләнү вакытында сердәш, мосафирлык вакытында юлдаш, аулакта иптәш, дошманга каршы торачак ышанычлы бер корал булыр. Гылемннән артык — байлык, наданлыктан артык фәкыйрлек юктыр», дип язды Ризаэтдин Фәхретдин «Адабе тәгълим» әсәрендә.

Мәдрәсәнең ректоры Зыя Камали: «Мәдрәсә минем өчен — кан тамырларымнан агучы каным, ул — йокысыз төннәрем, ул — минем бөтен шатлыгым һәм тормышым», дигән. Бүгенге көндә биредә белем бирүче мөгаллимнәр дә, һичшиксез шушы сүзләрне кабатлый алыр иде. Биредә үз эшенә мөкиббән киткән шәхесләр эшли. Әлбәттә, Русия Ислам университеты «Галия» мәдрәсәсенең тарихи уку корпусын гына мирас итеп алмады. Анда бүген дә халыкка хезмәт итүнең бөек рухы яши.

Фәнүз Хәбибуллин.

Рәсемнәрдә: Русия Ислам университеты.

Автор фотосы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе