Без, бер төркем мөселманнар, Казаннан чыгып киткәндә әле кояш офыкта күренмәде, эңгер-меңгер чак иде. Кояш чыгуга Нурлат ягының гүзәллеге-киң болыннар, хәтфә яшел кырлар, яфрак ярган агач теземнәре күзгә ташланды.
Бу араларда гына инде минем Нурлатка икенче мәртәбә юл тотуым. Узган атнада без татар театрының атасы дип йөртелүче Габдулла Кариевның тууына 125 ел тулуны билгеләп узу бәйрәмендә катнашкан идек. Шунысы мактауга лаек: нурлатлылар үзләрендә туып-үскән олпат шәхесләрне тиешле югарылыкка күтәрә белә һәм бу яктан караганда да күп төбәкләргә үрнәк күрсәтәләр. Шөкер, аларга якташлары булган иганәчеләр теге яки бу чараны үткәрүдә теләп булышалар, оештыру эшләрендә катнашалар.
Узган елдагы кебек үк, быел да Нурлаттагы Коръән укучылар бәйгесенә якташлары Илнур Вәлиев иганәчелек гамәле кылган.
Бәйге 14 яшьлек Даут Сөеневнең матур мәкам белән Коръән укуы илә башланды. Бу егетне минем Казанда үткәрелгән Коръән уку ярышларында да еш күргәнем бар. Ул моңлы тавышлы белән аерылып тора. Бәйге иң кечкенә баланың-4 яшлек Ислам Вәлитовның изге китапны укуы белән башланды. Аннары балалар берәм-берәм алмашына торды. Мин исә шул арада кайбер мөселманнар белән кыскача гәпләшеп алдым.
8-10 яшькә кадәр булган малайлар арасында Хафизулла Сөенев дигән баланың Коръән укуы күңелемне җәлеп итте. Җиренә җиткереп, осталарча башкарды ул бу гамәлне. Янында зуррак гәүдәле бер ир кеше дә басып торды. Энеләре өчен җан атучы абыйлары Яхья булып чыкты ул. Гомумән, исемнәре, дөресрәге, фамилияләре җисемнәренә туры килде Сөеневләрнең. Районда изге китапны укуда бүгенге көндә аларга тиңнәр юк икәнлеген расладылар, күпләрне күркәм мәкамнәре белән куандырдылар. Шуңа күрә зур бүләкләргә лаек булдылар.2002 елдан үзе дә намаз әһеле булган эшмәкәр Илнур Илдус улының сүзләренчә, быел алар конкурсның шартларына бернмкадәр үзгәрешләр керткәннәр. Дин өлкәсенә кагылышлы 50 сорау әзерләгәннәр, бәйгедә җиңгән малайларга, кызларга 20шәр, җәмгысы 40 бүләк әзерләгәннәр. Тагын бер яңалык шуннан гыйбарәт: мондый бәйгегә алар киләчәктә башка районнардага балаларны да җәлеп итәргә ниятлиләр икән.
Әйе, чынлап та быел әзерләнгән сораулар шактый катлаулы иде. Азан белән камәтнең аермасы нидән гыйбарәт? Кем ул пәйгамбәр? Нәрсә ул гыйбадәт? Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ничә яшьтә пәйгамбәрлек килгән? Ул ничә яшькә кадәр яшәгән? Һәм башкалар, һәм башкалар.
Аннары мин шикәрчеләр бистәсендә 1994 елда мәчет төзүдә актив катнашкан ташчы, бригадир Зөфәр ага Гыймаев белән кыскаяа гәпләшеп алдым. Аның сүзләренчә, 360 квадрат метрлы бу гыйбадәтханәне салуда Касыйм, Тимерша, Ирек, Азат, Солтан, Фатыйх исемле бабайлар башлап йөрүчеләрдән булганнар. Хәзер алар инде санаулы гына калганнар. Урыннары җәннәтнең түрендә булсын! Нурлатта дин өлкәсендә дә шактый үзгәрешләр барлыкка килгән. Әйтик, мөхтәсиб алмашынган. Циолковск урамындагы бу мәчетнең имамы итеп моннан 3 ай элек Наил хәзрәт Сөләйманов билгеләнгән. Наил Инсаф улы белән гәпләшү вакытында шул аңлашылды: 54 яшьлек Наил хәзрәтнең 2 дөньяви югары белеме бар. Хәзерге вакытта ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең 3 нче курсында белем ала. Нурлаттагы Механизаторлар әзерләү лицеенда тракторчылар, шоферлар өйрәтү эше белән шөгыльләнә. «Мәчеттән бер тиен акча алганым юк. Хезмәт хакына кызыгып килмәдем. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп кенә йөрим»,-диде ул. Аннары ул Нурлатта әле диннең бик күтәрелеп китә алмавы, каршылыкларның күп булуы, унлап фирканың барлыкка килүе турында бәян кылды. Наил хәзрәт үзе дә бервакыт шундый фирка йогынтысына эләккән. «Алар белән бергәләп йөри-йөри хаталарын белеп алып, шуны үзләренә аңлаттым. Соңыннан барыбыз да бергәләп аннан киттек. Хәзерге вакытта Нурлатта андый фирка юк»,-диде Наил хәзрәт.Ул арада җиңүчеләр дә мәгълүм булды.
7 яшькә кадәрге малайлар арасында беренче-икенче урыннарга лаеклы балалар юк дип табылды. 3 нче урында-Айдар Гафуров (Иглай авылы), 4 нчедә-Сәет Гыйлаҗетдинов (Киекле).
8-10 яшькәчә малайлар арасында шулай ук беренче урын билгеләнмәде. Икенчедә- Хафизулла Сөенев, өченчедә-Наил Рәхимов, дүртенчедә-Такыяддин Абдулазизов (барысы да-Нурлаттан).
11-13 яшькәчә малайлар арасында Сираҗетдин Әдһәмов җиңеп чыкты. Икенчедә-Насратулла Абдулазизов (икесе дә-Нурлаттан), өченчедә-Габдрахман Таһиров (Фома), дүртенчедә-Рөстәм Гыйлаҗев (Киекле).
Бу көнне Нурлатка килгән Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов ир балалардан иң зур бүләккә-Төркиягә бару өчен юлламага Г. Таһировның ия булуы турында сөенечле хәбәрне ирештерде.
14-15 яшьлек ир балалардан мәртәбәле беренче урын Даут Сөеневкә насыйп булды. Аңа ноутбук тапшырылды. Өченче урынны исә Альберт Мөгайнетдинов алды (икесе дә-Нурлаттан). Бу номинациядә шулай ук башка урыннар билгеләнмәде.
16-20 яшьлекләр арасында беренче урын һәм кыйммәтле буләк-ноутбук Рушан Сәлаховка насыйп булды. Икенчедә-17 яшьлек Коръән-хафиз Низамеддин Абдулазизов, дүртенчедә-Яхья Сөенев (барысы да-Нурлаттан).
Соңыннан бәйгенең жюри рәисе Илдар хәзрәт Баязитов сүз алып, балаларга Казандагы «Сөләйман» мәчетенә килеп, Коръән уку дәрәҗәсен арттырырга мөмкин булуы турында белдерде. «Кызганыч, быел Нурлаттагы балаларның изге китапны белүе күпкә артмаган. Шуңа күрә Коръәнне яхшырак өйрәнергә теләге булган балалар Абдулла хәзрәт төзи торган исемлеккә язылып, безгә килә алыр, иншә Аллаһ»,-диде Илдар хәзрәт.
Узган елгы бәйгедә җиңеп чыккан Нәфис Хаҗиевнең гаиләсе башка районга күчеп китүе сәбәпле, ул бала быел Коръән уку конкурсында катнаша алмады.
Кунакчыл Нурлат районы кешеләре ашлык алуда һәм башка өлкәләрдә уңыш казанган төбәк. Шуңа күрә дә без аларга рухи яктан да алга чыгуларын теләп, Казанга кайтып киттек.
Хатыйп ГӘРӘЙ