Мөфти журналистларны алда торган бурычлар белән таныштырды

Бүген Татарстан мөселманнарының чираттан тыш бишенче корылтаенда мөфти булып сайланган Илдус хәзрәт Фәизов Диния нәзарәте бинасында журналистларны ТҖ МДН әһелләре алдында

БӘЙЛЕ
2011 Апр 18

Бүген Татарстан мөселманнарының чираттан тыш бишенче корылтаенда мөфти булып сайланган Илдус хәзрәт Фәизов Диния нәзарәте бинасында журналистларны ТҖ МДН әһелләре алдында торган бурычлар белән таныштырды.

Әлеге планда беренче итеп, Диния нәзарәтенең Низамнамәсенә туры китерелгән хәлдә барлык мәчетләрнең һәм уку йортлары эшен тәртипкә салу, ягъни идеологик гамәлне оештыру турында әйтелә. Моның өчен эшне Коръән һәм Пәйгамбәребезнең сөннәте, хәнәфи мәзһәбе буенча алып бару зарури. Мәчет һәм мәдрәсә, имам, мөгаллимнәрнең гамәл кылуларына мониторинг үткәреләчәк. Бу исә имамнарның эшләре сүзләреннән аерылмасын, дәрәҗәсе күтәрелсен өчен шулай оештырыла.

Илдус хәзрәт Фәизов икенче бурыч итеп дини экстремизмга, ксенофобиягә, исламофобиягә каршы көрәшүне атады. «Мәчетләребез Аллаһка гыйбадәт кылу йорты булып тора, алар төрле дини төркемнәрнең сәяси мәнфәгате урыны түгел»,-диде ул.

Мөфти өченче пункт итеп, уңышлы эшләүче мөселман ММЧысын барлыкка китерү мәсьәләсен атады. Ислам радиосын ачарга ниятләүләре, телевидениедә программалар санын арттырачаклары, 45 мөхтәсибнең һәркайсында газеталар нәшер итүне җайга салыначагы турында әйтте. Интернетка зур әһәмият биреләчәк. Илдус хәзрәтнең фикеренчә, күп кенә мөселман сайтлары экстремистик характерда. Шуңа күрә бу юнәлештә эшне арттыру сорала. Элек ТҖ МДН матди-техник базаны барлыкка китерү өстендә эшләгән булса, хәзер исә дини гыйлемгә, мәгърифәтчелеккә күбрәк басым ясалачак.

Яңа мөфтият яшь мөселманнар белән эшләүгә дә зур игътибар бирергә җыена. Яшьләр-яңа фикерләр, мөмкинлекләр, үсеш, милләтнең киләчәге. Диния нәзарәте мәдрәсә һәм институтларны тәмамлаган яшь мөселманнарны эшкә урнаштыруда да булышачак.

Яңа мөфти үз өстенә алган бурычларның 5 нчесе өлкән яшьтәге кешеләрнең, аерым алганда, имамнарның белем дәрәҗәсен күтәрүдән гыйбарәт. Чынлап та, бүгенге көнгә кадәр фәкать Чаллыда гына дин әһелләренең квалификациясен күтәрү үзәге бар иде. Тиздән аңа РИУда ачылачак шуңа охшаш үзәк тә кушылачак. Хәзерге вакытта вәгазьчеләр-дәгъвәтчеләр әзерләү ихтыяҗы барлыкка килде. Халыкның мәчетләргә килүен көтеп утырмаска, үзебезгә кешеләр янына барырга кирәк дигән фикерләрен ирештерде Илдус хәзрәт.

Бурычларның 6 нчы пункты егерменче гасыр башында яшәгән Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов, Ә. Ясәви, М. Бигиев кебек татар илаһият галимнәренең хезмәтләрен өйрәнергә кирәклегенә багышланган иде. Күп еллар буена без илаһи мирасыбызны инкарь итеп килдек, радикаль карашлы чит ил авторларына альтернатив хезмәтләребезне тәкъдим итә алмадык. Хәзер исә яңа мөмкинлекләр ачылды. Бөтендөнья Татар конгрессы белән дә килешү төзелгән.

7 нче пункт исә финанс эшчәнлегенә кагыла. ТҖ МДНнең төп бурычы хәзрәтләрнең, бигрәк тә авыллардагы имамнарның финанс һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдән гыйбарәт. Аннары күп кенә җирләр һәм биналар мөселманнарга файдалану өчен бушлай бирелгән иде. Тикшерүләр барышында аларның максатчан файдаланмавы билгеле булган. Хәзер шуларга аудит үткрелеп, бу милек ТҖ МДНгә кире кайтарыла. Бу пунктта имамнар алдында ел саен хисап ясап бару турында да әйтелә.

Соңгы 8 нче пунктта дөньяви дәүләттә яшәвебез, шуңа күрә дәүләтнең законнары мөселманнарга да кагылуы хакында белдерелә.

Аннары журналистлар Илдус хәзрәтне сораулар белән күмеп ташладылар. Сорауларның берсе, минем карашымча, иң кызыклысы «Кол Шәриф» мәчетендә ни өчен бөтен Кремльгә ишетелерлек итеп кычкырып азан әйтелми, югыйсә, Президент Төркия башлыгы белән очрашу вакытында аңа бу хакта ышандырган иде дигәнгә каршы Илдус хәзрәт бер мәлгә югалып калгандай тоелды. Аннары ул Президент өчен җавап бирә алмавы турында белдерде.

Диния нәзарәте хәзер каләм ияләре белән дә тыгыз элемтәдә эшли башлаячак икән.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе