Илдус хәзрәт Фәизов — Татарстан мөфтие

13 гыйнварда чираттагы пленум вакытында мөфти Госман хәзрәт Исхакый үз вазифасыннан китеп баргач, җөмһүриятебездәге әһле исламны, хәтта мөселман булмаганнарны да: «Кем

БӘЙЛЕ
2011 Апр 14

13 гыйнварда чираттагы пленум вакытында мөфти Госман хәзрәт Исхакый үз вазифасыннан китеп баргач, җөмһүриятебездәге әһле исламны, хәтта мөселман булмаганнарны да: «Кем мөфти булыр?»-дигән сорау бимазалады. Кайбер матбугат чаралары да әлеге мәсьәләне шактый куертты.

4 ай буена бу тема тирәсендә барган бәхәсләргә 13 апрельдә, ниһаять, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында нокта куелды. Тик 13ендә театр бинасына кызыклы тамаша карарга дип килгән кешеләрнең өметләре акланмады. Хәер, дәүләтнең кемгә йөз тотуы Диния нәзарәте тарафыннан мөхтәсибләргә 10 «Фиат» машинасы бирелгәндә үк аңлашылган иде инде.

Менә җөмһүриятебезнең төрле төбәкләреннән җыелган 556 делегат (имам) һәм 150 кунак алдына Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов, мөфти вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәизов чыгып утырды. Казандагы «Шамил» мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов иртәнге 9 сәгатьтә Коръән укып башлаган мәҗлес шактый ук нәтиҗәле булды диясе килә. Инде 10 тулып 19 минутта Татарстанның яңа мөфтие мәгълүм иде.

Дини җыенны, гадәттәгечә, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Һәм, әйтергә кирәк, ул үз эшен оста башкарды.

Башта сүз Татарстан Президентына бирелде. Ул корылтай делегатларын, кунакларны Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исеменнән котлаганнан соң, имамнарга: «Сез мөселманнарны берләштерәсез, татулыкны ныгытасыз. Киләчәктә дә халык күңеленә татулык, иминлек, изгелек орлыклары сеңдерерсез дип ышанам»,-дип билгеләп узды. Илбашы ата-бабалардан калган мирасыбызны сакларга, динне хәнәфи мәзһәбе нигезендә алып барырга кирәклегенә басым ясап сөйләде. Ул Татарстандагы шәһәр һәм район башлыкларына мөрәҗәгать итеп, аларга имамнарны, мөхтәсибләрне борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә булышырга дигән сүзләрен ирештерде.

РФ Президентының баш киңәшчесе А. Гришин исә Татарстан мөфтиен сайлауның Бөтенроссия конференциясенә әйләнә баруын әйтеп узды. Ул төбәкләрдәге дини оешмалар экстремизмга каршы көрәшергә тиеш, шуның өчен дә җитәкчене сайлаганда дөрес карарга килү мөһим дигән фикерен белдерде.

Корылтайда мөфтилеккә кандидатларның өчесенә дә сүз бирелде. Илдус хәзрәт Фәизов: «Элек без диннең тышкы заһири ягын гына алып барсак, хәзер рухи ягына әһәмият бирергә тиешбез»,-дип ассызыклады. Аннары ул: «Әгәр без үзара килешеп эшләсәк, иминлек, тынычлык булыр. Әгәр беребез мәгърибкә, икенчеләребез мәшъриккә тартсак, кайбер башка төбәкләрдәге кебек, бездә дә мәшәкатьләр чыга башлар»,-дип тә өстәде.

Икенче кандидат Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның да корылтай җыенында әйтер сүзе бар иде. Ул халыкка 6 пункттан торган үз программасын тәкъдим итте. Бигрәк тә аның 6 нчы пункты башкаларныкыннан үзгә, игътибарга лаек булып тоелды. Яшел Үзән мөхтәсибе анда авыллардагы имамнар карамагына җир биреп, шунда эшләп алган керемнән мәчет чыгымнарын каплау турында әйткән иде.

Казандагы «Солтан» мәчете имам-хатибы Камил хәзрәт Бикчәнтәевнең кулында язылган бер кәгазе дә юк иде. Янымда утыручы берәү шулчак: »Моның программасы да күренми»,-дип әйтеп куйды. Камил хәзрәт имамнарга «мин» дигән сүзне кулланмаска, «без» дип кенә сөйләргә киңәш бирде. Моның дәлиле дә бар икән, чөнки Аллаһы Тәгалә: «Дөньяны Мин яраттым димәгән, Без яраттык»,- дигән.

Камил хәзрәт инде ничә еллар буена мөфти сайлаганда ябык тавыш бирергә дип тәкъдим кертсә дә, аның бу нияте барып чыкмый кала. 13 апрельдә дә аны тормышка ашыру насыйп булмаган икән. Җыенда Җәлил хәзрәт бу мәсьәләне тавышка куйды. Корылтайда мөфтине ябык тавыш белән сайлау ягында бик азчылыкның-нибары 38 кешенең генә барлыгы беленде. Ә бу исә имамнарның Диния нәзарәте рәисе итеп кемне сайлаячагы инде хәл кылынган дигән сүз иде.

Шулай итеп, күпчелек тавыш белән Илдус хәзрәт Фәизов мөфти булып сайланды. Аны бу җиңүе белән беренче булып РМШ рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин котлады. ҮДН җитәкчесе Тәлгат хәзрәт Таҗетдин шулай ук Татарстанның яңа мөфтие белән эшне уңышлы дәвам итәчәкләренә өметләнүе хакында әйтте.

Мөфти Илдус хәзрәт Фәизов исә үзенә бу җаваплы вазифаны ышанып тапшырган имамнарга олуг рәхмәтен белдерде. Аннары ул үзенең беренче урынбасары итеп РИУның шәригать факультеты җитәкчесе Габдулла Адыгамовны, баш казый вазифасына Җәлил хәзрәт Фазлыевны тәкъдим кылды. Алар бертавыштан кабул ителде.

Корылтайда ТҖ МДНнең Низамнамәсенә (Уставы) өстәмәләр һәм төзәтелмәләр кертелде, Диния нәзарәтенең үзгәртелгән гербы хакында әйтелде.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе