Коръән укыгач күңелләр нечкәрә, җаннар киңәя

Самараның үзәк өлешендә, хәзерге Алексей Толстой урамындагы (элеккеге Казан урамы) 61 нче йортта урнашкан Тарихи мәчетебезнең озак еллар үткәннән соң кабат дин

БӘЙЛЕ
2011 Апр 05

Самараның үзәк өлешендә, хәзерге Алексей Толстой урамындагы (элеккеге Казан урамы) 61 нче йортта урнашкан Тарихи мәчетебезнең озак еллар үткәннән соң кабат дин кардәшләребезгә кайтарылуы һәм биредә зур төзекләндерү эшләре алып барылуы турында күп милләттәшләребез ишетеп тә, күреп тә беләләрдер инде. Без дә «Бердәмлек»тә берничә тапкыр халкыбызга кайтарылган бу мәчет турында тәфсилләп язып чыккан идек.

Быел шушы тарихи бинаның төзелүенә 120 ел тула икән. Ә бу вакыйганы дин кардәшләребез сентябрь аенда тантаналы төстә билгеләп үтәргә җыеналар.

Мәчетнең күп өлеше, шул исәптән, икенче катындагы зур намаз укый торган гыйбадәт залы инде төзекләндерелгән. Тиздән мәчет өстендә ярымайлы манара да күтәреләчәк.

Бу тарихи бина самаралыларга егерменче гасыр башында имам-хатыйб булып эшләгән һәм Россиядәге бердәнбер «Икътисад» («Экономика») журналының нәшере һәм мөхәррире булган, Самараның ул замандагы танылган шәхесләренең берсе — Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазин белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның очрашкан урыны буларак та якын. Ә 26 апрельдә бөек шагыйрьның тууына 125 ел тула һәм быелгы ел төрки дөньясында Тукай елы буларак билгеләнеп үтәчәк бит.

Шушы көннәрдә генә Самара төбәгенең танылган эшкуары, «Розалина» татар кафесы хуҗабикәсе Разия Азимҗан кызы Әюпова һәм аның туганнары бергәләшеп шушы Тарихи мәчеттә вафат булган әби-бабалары, ата-аналары һәм башка якыннары рухына багышланган Коръән мәҗлесе уздырдылар. Бу мәҗлескә Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вәгыйз хәзрәт Яруллин һәм Асия абыстай да килгәннәр иде. Вәгыйз хәзрәт әрвахларга Коръән аятьләре укып, дога кылганда Мөхәммәтфатыйх Мортазин һәм Габдулла Тукай исемнәрен дә искә алды:

- Тукаебызның 1912 елның язында шушы мәчеттә булып, Мөхәммәтфатыйх хәзрәт белән очрашуы турында истәлекле такта куярга җыенабыз. Бу гамәлне сөекле шагыйребезнең 125 еллыгына башкарып өлгермәсәк тә, мәчетнең юбилеена, һичшиксез, эшләрбез, — диде ул.

Разия ханым мәҗлеснең ахырында бөек шагыйрьнең «Коръән укысам» дигән шигырен укыды.

«Нечкәрә күңелем, Коръән алып укысам,

Җаным киңәя, Сәҗдәләргә ятам, тәсбих әйтәм.

Рухым ләззәтләнә, кинәнә»

Мәҗлестә Коръән аятьләрен тыңлагач, һәркемнең күңеле чыннан да нечкәреп, җаны киңәеп киткәндер. Бу догалар бөтен мәрхүмнәребезгә дә, шул исәптән Габдулла Тукай кебек милләтебез улларына да, барып җитсәләр иде.

Тарихи мәчеттә үткәрелгән Коръән мәҗлесендә (сулдан уңга) Разия ӘЮПОВА, Асия абыстай, Наилә САЛКИНА, Вәгыйз хәзрәт ЯРУЛЛИН, Җәүдәт ТИМЕРБУЛАТОВ, Фәрит ӘЮПОВ.

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН
Бердәмлек


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе