Журналистлар берлеге фатирлы булды!

Мөхтәрәм җәмәгать, сезгә сөенечле хәбәрне ирештерәсем килә: март ае башында Татарстан Журналистлары берлегенең яңа сыеныр урыны барлыкка килде. Ул Декабристлар

БӘЙЛЕ
2011 Мар 30

Мөхтәрәм җәмәгать, сезгә сөенечле хәбәрне ирештерәсем килә: март ае башында Татарстан Журналистлары берлегенең яңа сыеныр урыны барлыкка килде. Ул Декабристлар урамынындагы 179 нчы йортка урнашкан.

Дөресен генә әйткәндә, миңа аның Энгельс урамындагы элекке бинасы да бик ошый иде. Ирек мәйданы белән янәшәдә генә иде ул. Минем «Шәһри Казан» газетасында баш мөхәррир урынбасары (2004-2007) булып эшләп йөргән чакларым. Беркөнне көтмәгәндә-уйламаганда Татарстан Журналистлары берлегенең «Шәһри Казан»дагы беренчел оешмасы җитәкчесе итеп сайлап куйдылар. Шуңа күрә дә миңа Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникованың ул вакыттагы урынбасары Юрий Минһаҗ улы Ханжин белән шактый еш очрашырга туры килде.

Юрий Минһаҗ улы белән мөнәсәбәтләребез бик әйбәт булды. Кем генә килеп кермәсен, ул башта кешегә чәй тәкъдим итә, аннары сүз арасында җайлап кына берәр кызыклы хәлне сөйләп куяр. Әлбәттә, аның бу кыйссалары күбрәк рус журналистларына, рус матбугатына кагылышлы була иде. Юрий Ханжин кешене үз авызына карата белә, анда сөйләү куәсе бар иде. Аннары ул үзенең йомшак мөгамәләсе белән дә алдыргандыр. Нәкъ менә Юрий Минһаҗ улы аша мин «Бәллүр каләм»не һәм башка бәйгеләрне оештырудагы кыенлыклар, аның күркәм яклары турында белдем. Р. Ратникова белән Ю. Ханжин каләм ияләре сафын арттыру өстендә дә җитди эшләделәр. Ул чакларда Журналистлар берлегендә 600 дән артык кеше исәпләнде.

Яңа урында «Ислам журналистикасы проблемалары» дигән «түгәрәк өстәл» янында сөйләшүгә чакыру алгач, мин, әлбәттә, теләп риза булдым. Дөрес, авыруы сәбәпле, Ю. Ханжинның берлектә эшләмәвен, аннары анда И. Хәбибуллинның рәис урынбасары булуын белә идем. Хәзер исә берлектә бөтенләй башка кешеләр гамәл кыла икән.

Татарстан Журналистлары берлеге рәисенең оештыру мәсьәләләре буенча урынбасары Ралия Шаһит кызы Фәтхетдинова безне шулай ук бик дустанә һәм җылы каршылады. Сөйләшүне өстәл янында дәвам иттек. Ралия ханымның яңа урынга Коръән укытырга нияте барлыгын белгәч, моңа чиксез куандык. Бу изге гамәлне «Сөләйман» мәчетенең икенче имам-хатибы Раил хәзрәт Әхмәтов, кем әйтмешли, җиренә җиткереп башкарды. Сүз уңаеннан тагын шунысын да әйтеп үтим: Раил хаҗи Журналистлар берлеге әһелләренең күп санлы сорауларына да тәфсилле җаваплар бирде.

Ралия ханымның әйтүенчә, бүгенге көндә Татарстан Журналистлары берлегендә әгъза булып торучы, ислами мәгълүмат чараларында эшләүче 10 баш мөхәррир бар икән. Шуларның берсе- «Әл-Кыйбла» Бөтенроссия мөселман гаилә журналы баш мөхәррире Фәния Сабир. Бу басма Казанда әзерләнеп, Чабаксар каласы типографиясендә 2 мең тираж белән басыла.

Бу көнне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәния ханым үзе дә әлеге чарада катнашып, ире Альберт хаҗи белән нинди авыр юллар узып, төсле журнал чыгару дәрәҗәсенә ирешүләре хакында сөйләде. Дөрес, ире белән икесе дә дөньяви газета-журналларда шактый каләм чарлаган тәҗрибәле журналистлар алар. Әмма бу гына да һич җитми әле, чөнки финанс мәсьәләсен чишәсе бар. Тиздән Хак Тәгалә аларга мондый мөмкинлекне тудыра. Олы кызларының киңәшен тотып, алар «Кол Шәриф» мәчете янында бер сәүдә ноктасын алуга ирешә. Менә шуннан эшләре әкренләп алга китә. Тиздән журналны чыгару өчен беренчел капитал туплана. Алар аннары Төркиядән мөселман киемнәре алып кайтып та сата башлыйлар. Соңгы вакытларда хәтта киемнәр тегү цехын да ачып җибәргәннәр. Инде, кем әйтмешли, шактый ук аякка да басканнар. Боларга өстәп шуны әйтергә була: ирле-хатынлы Сабировлар изге хаҗ сәфәрен оештыруда да үзләреннән леклы өлеш кертәләр.

Мин исә, үз чиратымда, Левченко бистәсендәге «Сөләйман» мәчетендә «Ислам info» газетасын әзерләү һәм аны Казанда нәшер итү тәҗрибәсе белән уртаклаштым. Бу җәридәне гамәлгә куючы- Илдар хәзрәт Баязитов. Газетаның тәүге саны моннан 6 ел элек-2005 елның апрелендә дөнья күрә. Шушы вакыт эчендә ул мәхәллә халкы иганәсенә чыгучы җирле басмадан җөмһүриятебез күләмендә нәшер ителүче 16 битле (элек 12 битле иде) газетага әверелде. Соңгы елларда ирешкән казанышларыбыздан info-islam.ru, nikahrt.ru, узган елның маенда tatar-islam.ru сайтларының барлыкка килүе булгандыр, мөгаен. Шуңа күрә дә узган елдан безнең оешмабыз киңәеп, үзенә берничә мәгълүмат чарасын берләштереп, «Ислам info» ҖЧШ «Медиа төркеме» дип атала башлады.

Бу ике як өчен дә файдалы булган очрашуның ахырында Ралия Шаһит кызы Фәтхетдинова киләчәктә Татарстан Журналистлары берлеге тарафыннан үткәрелүче «Бәллүр каләм» конкурсында ислам темасына каләм тибрәтүчеләр өчен дә аерым бер номинация барлыкка китереп булыр бәлки дигән фикерләрен ирештерде. Иншә Аллаһ. Без моңа фәкать сөенер идек.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе