Бүген Татарстанның барлык ислам уку йортларында “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында ачык дәресләр узды. Шәкертләргә ялган юллардан һәм идеяләрдән саклану зарурлыгы турында лекцияләрне танылган белгечләр укыды.
Мисал өчен, Россия ислам институтында яшьләр өчен ачык дәресне Россия ислам институтының дини дисциплиналар кафедрасы доценты, Болгар ислам академиясенең фәнни эшләр буенча проректоры Дамир (Сәет хәзрәт) Шәһабиев укыды. Дәрес темасы “Теология күзлеге аша - мөселман мохитендә радикализм сәбәпләре” дип билгеләнгән иде. Очрашуда РИИ һәм КИУның көндезге бүлегендә укучы сиксәнгә якын студент катнашты.
Дәрес башында Сәет хәзрәт Шәһабиев исламда радикализм һәм экстремизм барлыкка килүнең дин нигезләрен белмәүдән, исламны ялгыш аңлаудан булуын билгеләп үтте. "Еш кына радикаль карашлы мөселманнар үзләренең хаклы булуын дәлилләү өчен Коръәннән аятьләр һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләрен китерәләр. Әмма ислам фәннәренә болай якын килү бөтенләй дөрес түгел, – дип ассызыклады лектор. – Коръәннең контексттан тартып алынган аерым аятьләре теге яки бу сорауга тулы җавап бирергә мөмкинлек бирми. Коръәннән аять алып кына, шәригать буенча нәтиҗәләр чыгарырга ярамый. Ислам фәннәре Кәламе шәриф текстлары белән эшләгәндә аерым якын килүне, методология таләп итә. Әлеге методология мөселман галимнәре җәмгыятендә гомумкабул ителгән булып санала".
Үз сүзләрен дәлилләп, Сәет хәзрәт гыйбадәт кылуга һәм җиһадка кагылышлы "Между человеком и неверием стоит молитва"; "Мне было приказано сражаться с людьми, пока они не засвидетельствуют, что нет божества, помимо Аллаха, и что Мухаммад – посланник Аллаха" дигән хәдисләргә аңлатмалар бирде.
Дәрес барышында Сәид хәзрәт шулай ук еш кына радикаль карашы мөселманнар дәлил сыйфатында китерә торган төп аятьләр темасына да кагылып үтте. Ул әлеге аятьләрне турыдан-туры мәгънәдә җиткерү ялгыш нәтиҗәләргә китерүен әйтте.
“Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә радикализмга каршы тору буенча ачык дәрес күпкә тәэсирлерәк үтте. Радикализм сәбәпләре һәм яшьләр арасында дини экстремизм күренешләре белән ничек көрәшү зарурлыгы турында сөйләшү өчен барлык студентлар һәм мөгаллимнәр җыелды.
Чыгыш ясаучылар арасында мәдрәсә директоры урынбасарлары Наил хәзрәт Яруллин, Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, мәдрәсә мөгаллиме Мәлик хәзрәт Ибраһимов бар иде.
Ачык дәрес мәдрәсә мөгаллиме Мәлик хәзрәт Ибраһимовның кереш сүзе белән башланды. Ул студентларга традицион ислам мәдәнияте кыйммәтләре турында сөйләде һәм ислам диненең тыныч, имин тормышка һәм югары мораль, рухи сыйфатларга өндәве турында әйтте.
Мәдрәсә мөдире урынбасары Наил хәзрәт Яруллин күп дин әһелләре гомер кичергән җәмгыятьтә имин, тату яшәүнең мөһимлегенә тукталды. Үз чыгышында хәзрәт илебездә тыелган төркемнәргә тукталды һәм студентларны “алардан ерак булырга, китапларын укымаска һәм алар юлыннан бармаска” чакырды. Ул шәкертләрне ИГИЛның (Россиядә тыелган террорчылык оешмасының) ислам диненә катнашы булмавы турында кисәтте.
Лекциядә студентларга шулай ук үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм тышкы кыяфәткә игътибар бирү турында да искә төшерделәр. “Тышкы кыяфәт читкә этә түгел, киресенчә сезнең белән әңгәмә коруга җәлеп итәргә тиеш, – диде Зөлфәт хәзрәт Габдуллин. – Без XXI гасырда күпмилләтле Россия Федерациясе дәүләтенең Татарстан Республикасы субъектында яшибез. Мөселман кешесе Ватанының законнарны үтәп яшәүче гражданы булырга, үзе яши торган җәмгыятькә файда китерергә, заман сулышын тоеп яшәргә, антагонистларга иярмәскә тиеш. Җәмгыятьтә мөселманнар турында фикер үз-үзеңне ничек тотуың, ничек аралашуың, тышкы кыяфәтең, белемле булуыңнан чыгып барлыкка килә”.
Ачык дәрес “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең беренче курс шәкертләренә студент билетлары тапшыру белән төгәлләнде.
Экстремизмга каршы тору буенча дәресләр шулай ук Казан ислам колледжында, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсендә һәм Буа, Мамадыш һәм Кукмара мәдрәсәләрендә узды дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.