Татарстанга илаһият белгечләре җыелды

Конференциядә ислам дине тынычлык дине буларак карала. Дин белгечләре яшьләрне гадилек, дуслык һәм дини түземлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрендә тәрбияләү турында фикер алыша.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 05. Фото:tatar-inform.tatar

3-5 сентябрь көннәрендә Татарстанда «Рухи Ефәк юл: Иҗат. Берләшү" II халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясе бара. Бүген “Корстан” мәдәни күңел ачу һәм сәүдә үзәгендә дини форум үз эшчәнлеген дәвам итә.

Халыкара проектта Россиянең дин әһелләре, мөфтиләр, илаһият белгечләре, Россия, Кытай, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан мәселман оешмалары җитәкчеләре һәм мөгаллимнәр катнаша.

Конференциядә катнашучылар берничә секциягә бүленеп эшләячәк. Шулай ук проект барышында "түгәрәк өстәл" оештыру да каралган. Бу конференция Россия, Кытай, Үзәк Азия мәмләкәтләре һәм Европа илләренең дини идарәләре, шулай ук дини оешмаларының үзара хезмәттәшлек итү мәйданы булып тора. Анда заманның көнүзәк мәсьәләләренә уртак караш булдыру күздә тотыла. Экстремизм һәм терроризмга каршы көрәшүдә тәҗрибә алмашалар. Конференциядә ислам дине тынычлык дине буларак карала. Дин белгечләре яшьләрне гадилек, дуслык һәм дини түземлелек кебек гомумкешелек кыйммәтләрендә тәрбияләү турында фикер алыша.

Мәгълүм булганча, фәнни илаһият белеме конференциясенең беренчесе 2016 елның июль аенда Кытайның Өремче шәһәрендә узган иде.

Халыкара проект Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин башлангычы һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Бүгенге катлаулы чорда илаһият фәне белгечләре ислам диненең асылын танырга, башкаларга аңлатырга тиеш. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов әйткән. Рушан хәзрәт Аббасов халыкара проектта "Экстремизмга каршы көрәштә, мөселман оешмаларының тәҗрибәсен уртаклашу" секциясен алып барды.

“Конференциянең программасы бик бай, - ди Рушан Аббасов. – Мондый масштабта уздырылучы бу инде икенче конференция. Беренчесендә дә үсеш һәм берләшү мәсьәләләрен күтәреп чыккан идек. Ислам дине иҗат, берләшү дине, һич кенә дә таркату түгел. Бу хакта изге Китапта да әйтелгән. Менә мондый очрашулар, форумнар исламның асылын аңларга өйрәтә, экстремизм, террорлыкка каршы тору механизмнарын төшенергә ярдәм итә. Шуңа да бүген “Конференциядә дүрт секция эшли. Болар : «Иҗат һәм берләшү - ислам кыйммәтләренең нигезен тәшкил итә”, "Экстремизмга каршы көрәштә, мөселман оешмаларының тәҗрибәсен уртаклашу”, “Ефәк юлында ислам: тарих һәм хәзерге заман”, “Евразия киңлекләрендә ислам белеменең үсеше: гореф-гадәтләр һәм алгарыш”. Илаһият белгечләре, тарихчылар, дин әһелләре үзара тәҗрибә уртаклашачак. Конференциягә Кытай, Кыргызстан, Казахстан, Үзбәкстан һ.б. җирләрдән дә килделәр”.

2018 елда халыкара фәнни-илаһият белеме конференциясенең өченчесе Кыргызстанда оештырылыр, дип көтелә. Кыргызстан мөфтие тарафыннан киләсе елга чакыру алынган. Проект авторлары конференция эшчәнлегенә зур өметләр баглый.

Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе