Республика ифтары 10 миллион сумга төшә

22 июньдә “Kazan-Arena” стадионында узачак IV республика ифтарына  ун мең кеше чакырылган һәм ифтарның чыгымнары 10 миллион сум. 

БӘЙЛЕ
2016 Июн 21

22 июньдә “Kazan-Arena” стадионында узачак IV республика ифтарына  ун мең кеше чакырылган һәм ифтарның чыгымнары 10 миллион сум. Бу хакта Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге президенты Айдар Шаһимәрданов белдерде.



Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, республика ифтарына күрше төбәкләр мөфтиләре, аерым алганда, Чувашстан, Мари Эл, Ульяновск, Чечня мөфтиләре, Баһрейн илчесе, Дагестаннан,  якын һәм ерак чит илләрдән кунаклар киләчәк. Авыз ачу мәҗлесенә күп балалы, аз керемле гаиләләр, мохтаҗ кешеләр, инвалидлар чакырылган. Чакыру билетларын республика районнарына да таратканнар.



- Ифтар бушка уздырыла, кеше артык күп килә калса, уңайсызлыклар килеп чыгачак, шуңа да анда билетлар белән керүне оештырдык. Сигез меңләп чакыру билеты үз ияләренә барып җитте. Тагын ике меңләп билет калды. Билетлы булырга теләүчеләр 264-64-19 номеры буенча Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең кабул итү бүлмәсенә шалтырата ала, - дип белдерде мөфти журналистлар белән булган очрашуда.

Ифтарны диния нәзарәте Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе һәм “Kazan-Arena” стадионы белән берлектә уздыра. Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе  президенты Айдар Шаһимәрданов ифтарга әзерлек өч ай элек үк башлануын, аның уңышлы узачагына шиге булмавын әйтә.



- Кунакларны пылау, ит ризыклары, яшелчә салаты, җиләк-җимеш белән сыйлаячаклар, һәр кешегә берәр литр су тарату каралган, - диде ул. Айдар Шаһимәрданов ифтарның бюджеты ун миллион сумны тәшкил итүен дә хәбәр итте.



Матбугат очрашуында катнашкан “Kazan-Arena” стадионы  директоры Радик Миңнәхмәтов әйтүенчә, газон өчен борчылырга кирәкми.

- Футбол кыры буйлап егерме ике уенчы чабып йөргәндә ул күбрәк зыян күрә. Анда ярты сәгать намаз укылганнан бернинди дә  куркыныч юк. Моннан тыш, аның өстендә махсус каплау бар. Аның өстендә өч көн йөгерергә, биергә була, - ди ул.

Республика ифтарының программасы бай булырга охшаган. Мөфти Камил хәзрәт анда Коръән укылачагын, вәгазьләр сөйләнәчәген, мөнәҗәтләр яңгыраячагын хәбәр итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе