"Ярдәм" мәчете "Рамазан чатыры" Дагыстан кунакларын кабул итте. "Ярдәм" фонды советы рәисе, мөфти урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов белән Дагыстан башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәд Мөхәммәдов ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләште.
Ярдәм" фонды советы рәисе, мөфти урынбасары, "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов "Ярдәм" мәчетендә Дагыстан делегациясен кабул итте. Дагыстан башлыгы ярдәмчесенең визиты барышында "Ярдәм" фонды җитәкчелеге белән очрашу узды һәм кунаклар ифтарда катнашты.
Илдар хазрат Баязитов кунакларны "Ярдәм" фонды һәм сукырларны тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән таныштырды. Рамазан ае вакытында "Ярдәм"дә бөтен Россиядән 85 күрмәүче рухи, физик тернәкләнү уза. Мөхәммәд Мөхәммәдов визиты барышында Дагыстаннан килүче күрмәүчеләр белән дә аралашты.
Очрашуда Дагыстан башлыгы ярдәмчесе Илдар хәзрәт Баязитовка һәм "Ярдәм" фонды хезмәткәрләренә җәмгыятьне савыктыруга керткән өлеше өчен олуг рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренчә, "Ярдәм" фонды эшләре дәүләткә зур файда китерә. Бигрәк тә, "Ярдәм" үзәгендә, шул исәптән "Рамазан чатыры"нда төрле милләт, дин вәкилләре җыелу Россия халкын берләштерә һәм бердәм итә.
Очрашуда шулай ук "Ярдәм" фонды белән хезмәттәшлек турында фикер алышынды.
Саша Долгов

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык