Халык мирасын кем саклар?

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Владимирда ачылган "Россиянең тарихи-мәдәни мирасы" VI парламент форумында катнашты. 

БӘЙЛЕ
2016 Июн 24

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Владимирда ачылган "Россиянең тарихи-мәдәни мирасы" VI парламент форумында катнашты. 



Форумның темасы түбәндәгечә: "Мирас, кыйммәтләр, гореф-гадәтләр: киләчәккә караш". Пленар утырышны РФ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко ачты. Ул Россия Президенты Влдаимир Путинның сәламләү хатын укыды, шулай ук форумның тарихи-мәдәни мирасны саклап калу проблемаларын хәл итүдәге әһәмиятен билгеләп үтте. 



"Ни үкенеч, бүгенгә кадәр матди булмаган мәдәни мирасны саклап калуны закон белән тәэмин итү турындагы мәсьәлә хәл ителмәгән. Халык җырлары һәм биюләре, әкиятләре һәм гореф-гадәтләре, сәнгати кәсепчелек - бүген популярлаштыруга гына түгел, ә дәүләт тарафыннан саклануга да мохтаҗ", - дип билгеләп үтте Валентина  Матвиенко. 



ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. 



Республика парламенты башлыгы бүген тарихи-мәдәни мирасны саклап калу мәсьәләләренең иң югары дәрәҗәдә күтәрелүен зур адым дип атады. Татарстан - Россия һәм дөнья культурасының алтын фондына кертергә лаек үзенчәлекле мәдәни мирас объектларына бай төбәк. Бу Казан Кремле, Болгар һәм Зөя, бай тарихлы кечкенә шәһәрләр - Алабуга һәм Чистай, башка тарихи җирлекләр, дип билгеләп үтте ул. 



Фәрит Мөхәммәтшин хезмәттәшләренең игътибарын матди булмаган рухи мирасны саклап калу процессындагы ике проблемага юнәлтте - урбанизация һәм глобализация. Кешеләрнең шәһәрләргә күчүе милли һәм тел үзенчәлеген юкка чыгара. 



Ул әлеге проблемалар турында тәфсилләбрәк пленар утырыш алдыннан булган "Традицияләр" секциясе утырышында сөйләде. 



Татарстанда - 173 милләт һәм дөньяның төп конфессияләре гомер кичергән республикада милли мәдәният һәм телләрне, матди булмаган рухи мирасны саклау калуга зур игътибар бирелде. Бу факт бүген секция утырышында чыгыш ясаган докладчылар тарафыннан бер генә тапкыр аталмады. 



"Безнең күп милләтле Россиядә тулаем һәм Татарстанда яшәүче милләтләрнең милли традицияләре, гореф-гадәтләре, телләре күп сынауларга дучар була, - дип таныды ТР Дәүләт Советы секция утырышында чыгшы ясап. - Глабальләштерү шартларында күп нәрсә юкка чыга. Бу куркынычларга ничек каршы торырга - төп мәсьәлә әнә шул". Ул искәрткәнчә, Татарстанда дәүләт теле икәү - татар һәм рус телләре, мәктәпләрдә ике телдә укыталар. 



"Без Татарстанда тел һәм гореф-гадәтләрне саклап калу проблемасын хәл итүгә мәдәният вәкилләренең үзләрен дә тартырга кирәк дигән карарга килдек, - диде Мөхәммәтшин. - Республикада 35 милли-мәдәни берләшмәләрне берләштергән Татарстан халыклары ассамблеясы оештырылды, якшәмбе мәктәбе эшли, анда телне әлеге телдә сөйләшүчеләр укыта. Бу бик тә мөһим. Бары милли мохтариятләрнең эшчәнлеген активлаштырып кына без күп милләтле Россия халыкларының туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклап кала алачакбыз". 



Фәрит Мөхәммәтшин әлеге юнәлештә Россия халыклар ассамблеясының җитәрлек эшләмәвен билгеләп үтте. Валентина Матвиенко пленар утырышта "әлеге мәсьәлә буенча эшләргә" кушты. 



Форум нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, ул Россия Президенты, РФ Хөкүмәте, субъектларның дәүләт хакимияте органнары, федераль министрлыклар һәм ведомстволарга җибәреләчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе