Казан мэры "Яңарыш" фондына булышырга чакыра

Казан мэриясе бер көнлек хезмәт хакын "Яңарыш" фондына Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге ана иконасы соборын төзекләндерү өчен күчерде, дип хәбәр итә Казан порталы.

БӘЙЛЕ
2016 Июн 18

Казан мэриясе бер көнлек хезмәт хакын "Яңарыш" фондына Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Изге ана иконасы соборын төзекләндерү өчен күчерде, дип хәбәр итә Казан порталы.



Шәһәр башлыгы республика министрлыкларын, ведомстволарын, предприятиеләрен һәм муниципалитетларын Казан мэриясе башлангычына кушылырга  чакырды.  “Бу изге эш республика халкын берләштерәчәк, ә мирасыбыз оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга калачак”, - дип саный мэр.



Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан оештырылган “Яңарыш” фонды 6 елдан артык эшләп килә. Фондның 2 төп проекты – Зөя һәм Болгар – Татарстанның яңа энҗе бөртегенә әйләнде, алар йөз меңләгән туристны җәлеп итә. Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, аларны яңарту эше үз акчаларын әлеге изге эшкә керткән Татарстан халкы, эре компанияләр һәм битараф булмаган шәһәрлеләр ярдәме һәм булышлыгында гына тормышка ашырыла.



Бу елда “Яңарыш” фонды республиканың рухи үзәген яңарту белән бәйле булган яңа проектлар эшләде. Халык бердәмлеге көнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңеханов Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турындагы указны имзалады. Илсур Метшин фикеренчә, бу – республика халкы өчен зур вакыйга булып тора. 



“Традиция буенча мондый проектлар безнең илдә бөтен Җир шары белән тормышка ашырыла. Биредә шәһәрнең һәм республиканың һәр кешесенең катнашуы мөһим. Кеченә елгалардан зур диңгез барлыкка килгән кебек, әлеге изге урыннарны торгызу теләге дә рухи үзәкләребезне яңартуга таба бер адым булып тора”, - дип билгеләп уза мэр үзенең мөрәҗәгатендә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе