Кадер кичәсе

«Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһе илләллаһу» әйтүченең беренчесендә — гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер».

БӘЙЛЕ
2016 Июл 01

«Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһе илләллаһу» әйтүченең беренчесендә — гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер».



Ислам динендәге мөбарәк кичәләрнең иң кыйммәтлесе. Кадер кичәсе Рамазан шәриф аенда булган бер кичәдер. Шул ук вакытта Рамазанның кайсы кичәсендә булганы кискен һәм анык рәвештә билгеләнмәгән.



Имам Шәфигый мәзһәбе буенча Рамазан аеның 17 нче көне, Имам Әгъзам Әбү Хәнифә әйтүенчә — 27 нче кичәсе.



Гомум караштан, Кадер кичәсе, Рамазан аеның 20 нче көненнән алып 30 нчы кичәләрендә булыр, диелә.



Коръән Кәримдә раслануынча, Кадер кичәсе — кыйммәтле кичәдер. Чөнки Коръән Кәрим Рәсүлебезгә нәкъ шушы кичәдә тапшырыла башлый.



Хәдис шәрифтә: «Кадер кичәсенә инанып, савабын өмет итеп, гыйбадәт кылганнарның бөтен гөнаһларын Аллаһу Тәгалә кичереп гафу итәр», — диелә.



Гыйбадәттә каза намазын кылу, Коръән Кәримнән сүрәләр, догалар уку, тәүбә итү, садака бирү, мөселманнарны сөендерү һәм башка саваплар казану — болар барысы да бу кичәгә хөрмәт күрсәтүнең ишарәседер. Хөрмәт күрсәтү гөнаһлы эшләрне эшләмәү белән дә хасил булыр.



Бу кичәнең өстенлеген Аллаһу Тәгалә Коръән Кәримдә «Кадер» сүрәсенең 5 нче аятьләрендә ачыклый:



«Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син белмисеңме? Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе — иминлек кичәсе, таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр».



Коръән Рамазан аенда Кадер кичендә дөнья күгенә Җәбраил фәрештәгә иңдерелә. Аннары Җәбраил кирәк саен аять-аять пәйгамбәргә китереп тора.



Әйе, Кадер кичәсе бик кадерле бер кичә булганга күрә, Аллаһу Тәгалә колларына, гафләттә калмыйча, һәрвакыт гый-бадәттә булсыннар өчен кайсы көн икәнен катгый рәвештә белдермәгән. Димәк, бу кичәне эзләгәннәргә Рамазанның күп кичәләрендә гыйбадәт итү фарыздыр.



Бу кичәнең галәмәтләре шуңардан гыйбарәт: Көне ачык, җиләс булыр, бик салкын да, бик эссе дә булмас. Кайбер галимнәр әйткәнчә, Кадер кичәсендә этләр та¬вышы ишетелмәс, иртә таңда кояш кызыл булып, күзләрне чагылдырмыйча калкыр.



Кадер кичәсе Мөхәммәд с.г.в. өммәтенә махсус бер кичә-дер. Башка пәйгамбәрләргә мондый кичә бирелмәгән. Бу кичәнең мең айдан да хәерле булганын дин галимнәре, Рә- сүлуллаһ с.г.в.нән хәбәр бирәрәк, шулай аңлаталар:



Рәсүлуллаһ с.г.в. беркөн сәхабәләренә Бәни Исраил, Шәм-гун исемле бер адәмнең кылычын тагып мең ай (80 елдан артык) Аллаһ юлында җиһад итүе хакында аңлаткач, сәхабә- ләр хәйран булып, гаҗәпләнеп: «Бу кыска гына гомеребездә без моңа ничек ирешербез?» — диделәр. Рәсүлүллаһ та моның хәленә хәйран булып, Аллаһудан: «Минем өммәтемнән дә берәү шундый булса иде», — дип үтенәсе килә. Шуннан соң ул дога кыла: «Я Рабби, минем өммәтем гомер ягыннан бик кыска гомерле, гамәл ягыннан иң аз әйләдең», — ди.



Шулчак Аллаһу Тәгалә: «Кадер кичәсе мең айдан да хәерледер», — дип аять кәлимәсен иңдерә, Кадер кичәсен аңа бирә. Вә Хәбибенең мөбарәк теләген куәтләндереп боера: «Әй Хәбибем, Кадер кичәсе синекедер, вә өммәтемнекедер. Бәни Исраилдан булган вә Аллаһ юлында мең ай җиһад иткән ул кешенең гамәленнән хәерледер. Кыямәткә кадәр һәр Рамазан шәрифтә бер тапкыр килер». Рәсүлүллаһ с.г.в. тагын да беркөн әйтте ки: «Бәни Исраил пәйгамбәрләреннән дүртесе сиксән ел дәвамында Аллаһу Тәгаләгә гыйбадәт иттеләр, бер файдалы төшенчәгә ия була алмадылар! Болар Әюб, Зәкәрия, Һәркил һәм Юша иделәр».



Сәхабәләр бу хәдис шәрифне ишеткәч тә хәйран булдылар. Шулчак Аллаһу Тәгалә боерыгы белән Җәбраил килеп: «Әй, Мөхәммәд с.г.в.! Синең өммәтең бу пәйгамбәрләрнең Аллаһуга бер фәтвасы булмаган 80 еллык гыйбадәтенә тартылырлар. Дөреслектә бит Аллаһу Тәгалә сиңа яхшырагын җибәрде», — дип, Кадер кичәсе аять Кәримәсен укый.



Кадер кичәсе хакындагы хәдис шәрифләрдә болай боерыла:



«Кадер кичәсендә бер тапкыр «Иннә әңзәлнәһү» сүрәсен укыган башка заманнарда Коръән Кәримне даими укучыдан да сөйкемледер»;



«Кадер кичәсендә бер тәсбих “Сөбханаллаһ”, бер тәхмид “Әлхәмдүлилләһи”, бер тәһлил «Аллаһу Әкбәр» әйтүче минем янымда җиде йөз мең тәсбих вә тәһлил әйтүчедән кыйммәтледер»;



«Бу кичәдә көтүче сарык савып алган вакыт кадәр булса да гыйбадәт иткән кеше (ягъни тиз генә намаз укып алган) бер ай дәвамында бөтен кичәләрне таңга кадәр гыйбадәттә булучыдан да кыйммәтледер»;



«Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһе иллаллаһу» әйтүченең беренчесендә — гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер»;



«Кадер кичәсендә «Кадер» сүрәсен укыган кеше Коръән Кәримнең дүрттән берен укыган кебек булыр» (ягъни моның савабына ирешер).



Хәзрәте Гайшә р.г. Рәсүлүллаһ с.г.в. нән сорады: «Әгәр Кадер кичәсенә ирешсәм, анда ни укыйм?» Пәйгамбәребез боера ки:



«Аллаһүммә иннәкә гафуввун тухиббуль гафва фаг — фуганни», догасын укырсың», — ди.



Мәгънәсе: «Я Рабби, шөбһәсез Син гафу итүче, гафу итүне сөясең, мине дә гафу ит», — димәктер.



Пәйгамбәр әфәндебез с.г.в., дүрт хәлифә һәм соңыннан корылган бөтен Ислам дәүләтләре бу кичәгә олуг хөрмәт күрсәткәннәр, гыйбадәт итеп үткәргәннәр.



Болгар бабаларыбыз заманында бу кичәдә мәмләкәтнең һәр җирендәге бөтен күңел ачу урыннары ябылганнар. Казан ханнары «Кол Шәриф» мәчетенә һәм башка мәчетләрдә сәхәргә кадәр гыйбадәт итеп, гафу ителүләре өчен Җәнабе Хакка догада булганнар.



Әле дә мөселманнар Рамазанның 27 нче кичәсен Кадер кичәсе буларак үткәрергә гайрәт итәләр.



Кадер кичәсендә Аллаһ адәмнәренең югары рухи хисләренә торышлы, иманлы кешеләрнең йокысындагы хьшлына тиң өстен күренешләр насыйп итәр. Бу кичәдә күңел күзләренә иләһи нурдан сөрмә тарткан саф мөэминнәр хакыйкать офыкларының йолдызлары кебектер.



Уй-ниятләребез фани мәшәкатьләрдән бакый мәңгелеккә күңел пакьлеге белән юнәлтик. Нәтиҗәдә ихласыбыз безне Кадер кичәсендә кавыштырыр, вә кадеребезне белдерер.  Аллаһуның рәхмәтләре, нурлы казанышлары, муллык бәрәкәтләре даими булсын!



Аллаһ Рәсүле боерды ки: «Кадер кичәсе килгәндә, Җәбраил фәрештә җәмәгать җыелган вакытта төшәр.



Намаз кылырлар, аякта яки утыртып, Аллаһуны зикер итәр, һәркемгә сәлам бирер».



Бу җәһәттән Әбү Һүрәйрә болай ди: «Кадер кичәсе килгәч, бик күп санда фәрештәләр җир йөзенә төшәр. Аларның иңүләре өчен күп ишекләр ачылыр, нурлар күтәрелеп яктырыр.  Бөек бер Аллаһуга юнәлгән колның йөрәгендә илаһи көч, кодрәт әсәренең серләре күренер.



Фәрештәләр гаскәр кеби тезелешерләр. Әнә шулчакта кешеләрнең торым хәлләре дә үзгәрер. Кемгәдер күкләрнең вә җирнең серләре ачылыр, күктәге пәрдәләр алыныр. Алар  күкләрдә фәрештәләрне кыям хәлеңдә, утырган хәлдә, рөкүгъ яки сәҗдә иткән, зикерләр, шөкерләр, тәсбих вә тәһлил әйткән хәлдә күрерләр. Кемнәргәдер бөтен эчендәгеләре белән бергә җәннәт юллары ачылыр  өйләре, тыкрыклары, хуриләре, елгалары, агачлары, җимешләре белән һичшиксез!



Бу кешеләр Аллаһуның Гаршен яки күкнең иң югары каты — тугызынчы күктән пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, Шәһидләрнең вә тугрыларның авазларын тоярлар. Бу рухани дөньяга хәйран булырлар. Рәхмәт дәрьясында йөзәрләр.



Җәннәтне, җәһәннәмне, җәһәннәмнең газап чокырларын, имансызларның булачак урыннарын күрерләр.



Янә ул кичә мөэминнәрнең байтагына Аллаһуның гүзәллек сыйфатлары ачылыр».



Хәзрәте Гомәр р.г. риваять итә: «Аллаһ Рәсүле боерды ки:



Кем Рамазанның 27нче кичәсендә таңга кадәр гыйбадәттә булса, ул миңа Рамазанның башка кичәләрендә гыйбадәт итүчедән тагы да сөйкемледер.



Хәзрәте Фатыйма р.г. Рәсүлебездән сорый:



Әй, әтием, ирләрнең һәм хатыннарның ул кичәдә гыйбадәт итәрлек көч-кодрәте булмаган зәгыйфьләре нишләр?



Боера ки:



Ястыкларын куеп, аңа таянып, бу кичәдә берәр сәгать утырырлар вә Аллаһуга дога кылырлар». Хәзрәте Гайшә риваять итәр: «Аллаһ Рәсүле боерды ки:



—  Кем Кадер кичәсен гыйбадәт белән үткәрсә, ул кичәдә намаз кылса, вә тәүбә-истигъфар итсә, Аллаһ аны мәгъфирәт итәр, Аллаһуның рәхмәтенә ирешер. Җәбраил фәрештә аңа ефәк канаты белән кагылыр. Җәбраил кемне дә булса канаты белән сыпырса, ул җәннәткә керер».



Мөхтәрәм мөселманнар! Сез нинди бәхетле: иманлы вә уразалысыз!



Коръән һәм Рамазанның канатында, ризалык белән, Бөек Раббыбызга төбәлгән йөрәгебездә илаһи нур тәэсире белән хакыйкатьне таныйсыз!



Бу мөбарәк айда туган Коръән Кәрим вә җәннәт хәятендә яшисез!



Гөнаһлардан, начарлыклардан качыгыз! Каршылыксыз вә үзара тартышусыз вәгазьләр тыңлагыз, изге гамәлләр кылыгыз! Ярамаган эшләр белән, файдасыз сүзләр белән вакыт үткәрмәгез! Күңелләргә нәзәкатьле хисләр, рухларга иман ныклыгы, вөҗданнарга сафлык, ахирәттә илаһи кавышу вә сәгадәт китергән уразаларыбызны Хак Тәгаләбезгә тугры ният белән тотарга тырышыгыз!



Изгеләрдән-изге Рамазан аенда коллык бакчагызны зикерләр, тәсбихләр, Коръәннәр, салаватлар белән чәчәкләгез! Гафләтнең явыз ачы җилләренә әсирлеккә төш¬мәгез! Рамазанда сәхәр ашаганнарга, ураза тотканнарга карап үпкәләмәгез, аларга дога кылыгыз!



Рәсүлүллаһ сг.в. әфәндебез хәзрәтләре: «Ураза тоткан кешенең янында бар нәрсәнең җиңеләсе тәкъдиреңдә, фәрештәләр уразалыларга Җәнабе Хактан хаталы эшләрен кичерер вә дога кылыр», — дип боера.



Рамазан кичәләрендә Кадер кичәсенә кавышу өмете белән яшәгез!



Иман вә Коръәнебез гөнаһларыбызны түксен, уразаларыбызда — рәхмәт, сәхәрләребездә — бәрәкәт, ифтарларыбызда кавышу ләззәте булсын!



Әйе, инсанлык — гүзәл әхлакта, бәхет-сәгадәт — дин күләгәсендә. Иманлыларны гали дәрәҗәле итәчәк, кяферләрне җәзаландырачак Аллаһтыр. Җиһан Аллаһуның әмерендәдер. Мал, байлык, ил балалары, шәхес вә җәмгыять Аныкыдыр, Аның һәрнәрсәгә көче җитәдер.



Коллык итүчеләргә гөнаһлардан, хәрамнардан баш тартып, Аллаһуга сыгынганнарга җәннәтләр әзерләнгән. Безне Рамазаныбызда саулык-сәламәтлеккә кавыштырган Аллаһуыбызга мактау, зурлауларыбыз вә Шөкерләребез булсын! Тагын да күп еллар дәвамында Рамазаннар морадына ирешергә насыйп әйләсен. Әмин!



Мөхәммәд хәзрәт ГАЛЛӘМ,



Уфаның «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе