Кызны үтерүдә шикләнелеп элегрәк тоткарланган Чаллыда яшәүче 30 яшьлек Үзбәкстан ватандашы җинаять кылуын таныган һәм мәетне яшергән урынны күрсәткән. Элегрәк аның бармак эзләре кызның әйберләрендә ачыкланган иде.
Василиса 2 февральдә бию түгәрәгенә киткәч өенә кайтмаган иде. Аны эзләүдә коткаручылар белән бергә шәһәр халкы да катнашты дип хәбәр итте "Азатлык.орг".
P.S. Мондый коточкыч җинаятьне Үзбәкстан кешесе эшләсә дә,бу әле барлык үзбәкләргә дә кара ягу өчен сәбәп була алмый дигән фикердә торам. Барлык халыкларда да бардыр зур һәм кечкенә гөнаһлы бәндәләр. Һәммәсен дә бер Аллаһ белүче, тиешле җәзасын да Ул бирүче вә, әгәр теләсә, хаталарны, гөнаһларны да Ул ярлыкаучы. Дөрес, дөньяви дәүләттә яшәгәнлектән, аның кануннарына да буйсынырга тиешлебез дип уйлыйм.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел