"Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән "КАМАЗ-Мастер” командасының барлык әгъзаларын "Дакар-2014” ралли-марафонында 35 нче трансконтиненталь җиңүе белән котлыйм! Күп еллар дәвамында "КАМАЗ-Мастер” командасы бөтен дөньяга үзебездә җитештерелгән автомобильләрнең сыйфатын һәм характер ныклыгын күрсәтә. Бүген команданың батырлыгы, профессиональлеге яшь узышчылар өчен үрнәк булып тора. Сезнең коллектив спорт машиналарының яңа конструкцияләрен уйлап табу буенча даими эшли.
"КАМАЗ-Мастер” – бөтен ил горурлыгы. Сезнең танылган командагызга уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!” - диелгән котлау текстында.
"Дакар” раллиенда 12 тапкыр җиңүгә иершкән "КАМАЗ-Мастер” командасы Россиягә кайтырга әзерләнә. Команда бүген 19.10 сәгатьтә Мәскәүгә "Шереметьево” аэропортына төшәргә тиеш, ә аннары алар Чаллыга юл ала дип хәбәр итте "Татар-информ".