Туфан Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, драматургны искә алу кичәсе уздырылачак

11 октябрьдә сәгать 18.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев һәм Муса Җәлил иемендәге премияләр, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин (1935-2012) истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 08

11 октябрьдә сәгать 18.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, ТР Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев һәм Муса Җәлил иемендәге премияләр, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Миңнуллин (1935-2012) истәлегенә багышланган иҗат кичәсе була. Чара мәшһүр драматург Туфан аганың тууына 80 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысаларында үткәрелә.

Г. Камал театры сәхнәсендә Т.Миңнуллин пьесалары буенча егермедән артык спектакль куелган. Алар арасында “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Гөргөри кияүләре”, "Ай булмаса, йолдыз бар", “Мулла” һ.б. бар. Искә алу кичәсендә тамашачылар тагын бер кат әлеге спектакльләрдән геройларны күрү бәхетенә ирешәчәк.

Кичә өчен Г. Камал театры хезмәткәрләре драматургның туган авылына махсус барып, авылдашлары, классташлары белән интервьюлар эшләгән. Бу видеоязмалар беренче мәртәбә 11 октябрьдә тәкъдим ителер дип көтелә.

Искә алу кичәсендә Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова (Миңнуллина), Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова, драматургның кызы Әлфия Юнысова һәм, шулай ук, дәүләт эшлеклеләре, язучылар, театр әһелләре Туфан Миңнуллинга бәйле истәлекләре белән бүлешәчәк.

Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова һәм Фирая Әкбәрова башкаруында Туфан Миңнуллин пьесалары буенча куелган спектакльләрдән җырлар яңгыраячак. Моннан тыш, кичәдә керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор һәм “Казан” бию ансамбльләре чыгыш ясавы ниятләнә.

Искәртеп үтәбез: 5-11 октябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган театраль декада уздырыла. Татарстан, Башкортстан, Мари Эл Республикаларыннан килгән театрлар тамашачыларга данлыклы татар драматургы пьесалары буенча куелган спектакльләр тәкъдим итә, диелә Г. Камал театры матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе