Директорлар советы Рәисе — Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Шәфәгать Тәһәветдинов отставкага гаризаны үзе биргән. Р.Миңнеханов сүзләренчә, Ш.Тәһәветдинов «Татнефть» ААҖ Директорлар советында урынын саклап кала.
Рөстәм Миңнеханов 1999 елдан «Татнефть» генераль директоры урынын биләгән Шәфәгать Тәһәветдиновка рәхмәт белдерде, аның чорында «Татнефть» ААҖ Россиянең алдынгы компаниялеренең берсенә һәм республиканың төп компаниясенә әйләнгәнен билгеләп үтте.
Татар заманы