Камил хәзрәт хөкем ителгәннәр белән аралашты, аларны иманлы булырга чакырды. Шулай ук ул тоткыннарның шәригатькә кагылышлы сорауларына җавап бирде, төрле мәсьәләләргә кагылышлы фикерләрен тыңлады.
Хәзрәт очрашу вакытында Татарстан мөфтиятенең төрмәләрдән чыккан мөселманнар өчен тернәкләндерү үзәге ачарга җыенуы хакында хәбәр итте. Хәзерге вакытта бу үзәкнең урнашу урыны буенча тәкъдимнәр карала. Аның Сокура бистәсендә төзелүче яңа мәчет каршында эшләве дә ихтимал.
Мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Камил хәзрәт быел башка колонияләрдә дә булыр, хөкем ителгәннәр белән аралашыр дип көтелә.
Чыганак: "Татар-информ"