Татарстан мөфтие Волгоградтагы фаҗига уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Волгоградтагы фаҗига уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 30
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Волгоградтагы фаҗига уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты.
 
"Волгоградта килеп чыккан фаҗига Татарстан мөселманнарының йөрәкләрен әрнетте. Тимер юл вокзалындагы терактта дитсәләгән кешеләр зыян күрде, гомерләр өзелде. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте фаҗигадә мәрхүм булганнарның туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Мондый явызлыкка, кешелексезлеккә барганнарны кеше дип атарга да ярамый, алар бу дөньяда да, ахирәттә дә җәзага тартылырлык. Бу гамәлне кемнәр генә кылмасын, аларның дингә бернинди катнашы юк, чөнки дин бер гаепсезләрнең гомерен кыярга чакырмый! Террорчылар кабат Аллаһы Тәгалә биргән иң зур, кадерле һәм кагылгысыз бүләк – кеше гомеренә кул сузды.
Террорчыларга кешелеклелек хас түгел. Аларның явызлыгы бернинди аклауларга лаек түгел. Изге Коръән безне "гаепсезгә бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң” дип өйрәтә. Волгоградтагы хәл – куркыныч гөнаһ. Бу - гомумкешелек кыйммәтләренә, безнең барчабызга, мәрхәмәтле булып, изгелекләр кылып, тыныч тормышта яшәргә ниятләгәннәргә каршы килү.
Татарстан мөселманнары мәрхүмнәрнең гаиләләренең тирән кайгысын, хәсрәтләрен уртаклаша”,
- диелә мөрәҗәгатьтә.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе