Татарстан мөфтие чарага килүчеләрне сәламләп бәйрәм белән котлады. Ул Чечня җитәкчелегенең чечен халкы традицияләрен саклауда зур тырышлык күрсәтүләрен, шулай ук Татарстан белән Чечня арасында элемтәләр кору мөһимлеген билгеләп үтте.
"Безнең динебез бер. Кыйблабыз бер, бер тарафка карап намаз укыйбыз. Шуңа күрә безгә кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итүне җәелдерү кирәк”, - диде ул.
Бәйрәм тантанасыннан соң Камил хәзрәт Чечня мөфтие Солтан Мирзаев белән очрашты. Солтан Мирзаев Камил хәзрәткә Чечняга килүе өчен рәхмәтен белдерде, аннары ТР МДН делегациясе өчен махсус экскурсия оештырды. Ул кунакларны республиканың күркәм урыннары, мәчетләре, чечен халкы тарихы белән таныштырды.
Билгеле булганча, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чечня Республикасына эшлекле сәфәр кыла. Мөфти белән бергә Чечняга аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Мөселман эшкуарлары берлеге җитәкчесе Радик Гафуров та юл тотты.
Сәфәр кысаларында, Чечня Президенты Рамзан Кадыйров һәм мөфти Солтан Мирзаев белән очрашу, Грозный шәһәре мәчетләрендә булу ниятләнелгән. Эшлекле сәфәр 20 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте әһеле.