11 октябрьдә Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме туган җиребезгә кайтып җитте. Хаҗиларны аэропортта туганнары, якыннары, “ТР МДН Хаҗ” программасын тормышка ашыручылар каршы алды.
Шулай итеп, “ТР МДН ХАҖ” ( «ДУМ РТ ХАДЖ») программасы белән изге сәфәргә чыкканнар, барлык хаҗ гыйбадәтләрен үтәп, исән-сау өйләренә әйләнеп кайттылар.
Хаҗилар Согуд Гарәбстаны җирендә 24 көн булдылар. 21 көн алар Мәккәдә хаҗ кылдылар. Аннары Мәдинә шәһәренә күченделәр, биредә 3 көн булдылар һәм аннары юлга кузгалдылар.
Хаҗилар өчен Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә яшәү урыннары кунакханәләрдә иде. Ике мәртәбә ашау, медицина ярдәме, күчеп йөрү өчен автобуслар, бар дөньяга билгеле изге урыннарга экскурсияләр оештырылды дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.