Кичә Түбән Кама мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы күчмә пленум утырышы үткәрелде. Җыелышта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә президиум әгъзалары, мөфти урынбасарлары, имам-мөхтәсибләр, Голәмәләр шурасы, Казыйлар шурасы әгъзалары, нәзарәтнең төрле бүлекләре җитәкчеләре, рәсми кунаклар катнашты. Бүгенге очрашуда катнашучылар имамнар алып барган дини эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләрне карады һәм киләчәккә ниятләр барлады.
Чара мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллиның чыгышы белән башланды. Ул соңгы вакытта башкарылган эшләрне күздән кичерде һәм җыелган барлык имамнарга дини эшчәнлектәге тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Соңгы тапкыр уздырылган пленумнан соң җәй айлары сизелми дә узды, чөнки республика күләмендәге һәм халыкара чаралар күп булды. Шул ук вакытта мөхтәсибәтләрдә дини эшләр туктап тормады.
Нәзарәт игълан иткән “Татар дин галимнәре елы” кысаларында мөхтәсибәтләр кызыклы конференцияләр оештырды. Әйтик, Казанда, Чүпрәледә, Әгерҗедә, Чистайда, Зәйдә, Тәтештә татар дин галимнәре мирасы барланды - Ялчыголга, Чиставига, Бубыйларга һәм башкаларга багышланган укулар үткәрелде”, - диде Камил хәзрәт.
Мөфти дин әһелләренә киләчәктә дә оешкан төстә эшләргә, зур проектларны тормышка ашырганда активлык күрсәтергә, җаваплылык тоеп эшләргә чакырды. “Безнең өчен иң зур чараларның берсе ул, күптән түгел Болгарда уткәрелгән конференция булды. Шунда Ислам академиясен ачу турында игълан иттек. Анда Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич ачык әйтте: академияне булдыру һәм аны эшләтеп җибәрүгә имамнар тулысынча җаваплы. Һәркайсыбыз ишетте – бинаны салу проблема түгел диделәр, ә аның рухи нигезен һәм рухи кыйммәтен булдыру - иң зур таләп”, - диде ул.
Пленум барышында мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батровның һәм Рафыйк Мөхәммәтшинның докладлары, нәзарәтнең хәләл һәм хаҗ юнәлешләре өчен җаваплыларның чыгышлары тыңланды. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан, кичә пленум утырышында катнашучылар Түбән Кама шәһәренең җәмигъ мәчетендә һәм аның каршында эшләп килүче "Ихсан" дип аталган мәрхүмнәрне соңгы юлга озату йоласын башкару үзәгендәге булды дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.