Татарстан башкаласы мэры Илсур Рәис улы Метшин өлкән буын казанлыларга мөрәҗәгать итте

Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин олы буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән котлады.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 01

Казан мэры Илсур Рәис улы Метшин олы буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән котлады.

“Хөрмәтле казанлылар, өлкән буын вәкилләре!
Бүген – Халыкара өлкәннәр көне, матур гадәт буенча без иминлегебез өчен сабыр гына армый-талмый хезмәт иткән, безгә һәрвакыт таяныч булган олы буын вәкилләренә, әти-әниләребезгә, остазларыбызга мөрәҗәгать итәбез.

Сез лаеклы тормыш юлы узгансыз, бай тәҗрибә һәм акыл туплагансыз. Сез – мораль кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар. Без сезнең казанышлар белән горурланабыз, актив гражданлык һәм тормыш позициягез өчен рәхмәтебезне җиткерәбез!

Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм бәхетле озын гомер телибез. Кешеләргә армый-талмый ярдәм итүегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне рәхмәтеннән ташламасын. Якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен һәркөн тоеп яшәгез!” – диелә Казан каласы башлыгы И.Р.Метшин мөрәҗәгатендә.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе