Татарда бүген мөселман зыялылары катламы юк

Россия Ислам университетында II Якупов укулары узды.

БӘЙЛЕ
2013 Сен 06
Россия Ислам университетында II Якупов укулары узды. Биредә татар дин әһеле Вәлиулла Якуповны искә алу белән беррәттән, Татарстан мөселманнарының бүгенге проблемнары каралды.

Якупов укулары Казанда икенче ел уза. Ул узган елның 19 июлендә атып үтерелгән татар дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якупов истәлегенә дип узган елны уздырыла башлаган иде. Биредә Вәлиулла Якуповны искә алу белән бергә Татарстан мөселманнарының бүгенге проблемнары каралды, фәнни яссылыктагы чыгышлар ясалды.

Россия Ислам университеты җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин Татарстан мөселман өммәтендә проблемнар җыелуы бүген татарда мөселман зыялылары катламы булмавы белән дә бәйле булуын әйтте:

"Мөселман өммәтендәге күп кенә проблемнар, кызганычка каршы, татарда бүген мөселман зыялылары катламы булмаган өчен дә җыелгандыр. Безнең зыялылар дөняви. Әлбәттә, аларның Исламга мөнәсәбәте уңай, әмма барыбер ул мөнәсәбәт дингә яннан караудан гыйбарәт. Без мөселман өммәтендә күп кенә проблемнар барлыкка килде, дибез. Ә кем аларны хәл итәр? Без янәдән барысын да муллаларга йөклибез. Муллалар исә бездә йә яртылаш грамоталы, йә грамотасыз һәм башкасы.

Вәлиулла хәзрәт турында әйткәндә, ул шушы татар мөселман зыялылары вәкиле иде. Ул теләсә кайсы аудиториядән, халыкара аудиториядән, үз фикерләрен, идеяләрен төгәл белдерә иде. Аның идеяләре һәрвакыт оригиналь иде, кайвакыт артык оригиналь да. Аның тарафыннан бик күп идеяләр, атамалар әйтелде. Шуның өчен Вәлиулла хәзрәт безгә дин вәкиле буларак та, аеруча татар мөселман зыялысы буларак кыйммәтле. Әлеге укулар Вәлиулла хәзрәт турында истәлек, без ул үткәргән тикшерүләрне дәвам итәргә тиеш.

Вәлиулла хәзрәт докторлык диссертациясен дә тәмамларга теләгән иде. Мин аның кандидатлык диссертациясенең җитәкчесе идем. Ул берәр кызыклы теманы башлап, инде бер атна дигәндә, аны брошюра итеп бастырып чыгара иде. Аның югары дәрәҗәдәге эшчәнлеге яшьләргә үрнәк булып тора", - дип сөйләде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Вәлиулла хәзрәт Якуповның эшчәнлегенә бәя биреп, аның татар өчен өч төрле юнәлештә эшчәнлек алып барганы хакында сөйләде.

"Вәлиулла хәзрәт өч төп байлыкны булдырырга, кире кайтарырга омтылган. Беренчедән, бабаларыбыз мирасына таянган дини нәшрият, икенчедән, бабаларыбыз мирасына таянган дини мәгариф, өченчедән, дини милләт, ягъни иманлы-инсафлы татар милләте булып яшәү.

Вәлиулла хәзрәт 20 ел дәвамында "Иман” нәшриятында меңләгән китаплар бастырган. Шулай итеп, кулланышка "дини нәшрият” төшенчәсен керткән. Бүген без дини нәшрият өлкәсен тагын да көчәйтергә телибез. Шул максаттан "Хозур” нәшрият йорты оештырылды. Нәшрият йорты газет-журналлар, календарьлар, китаплар, интернет порталларны һәм интернет-радионы, онлайн-мәдрәсәне берләштерә. Хәзрәт әйткәнчә, безнең менталитет - мөселманча, шул ук вакытта техника-технология яңалыкларына ачык.

Икенче байлык: республикабызда тулы бер дини мәгариф системы бар. Вәлиулла хәзрәт аны булдырыр өчен, бик зур тырышлык куйды. Хәзер мираска таянган һәм бүгенге заманга туры килгән интеллектуаль ислам булдыру сорала. Интеллектуаль ислам чыганагы – татар классик дин галимнәре мирасы. Шул мирасны өйрәтү, дөнья күләмендә билгеле татар дин галимнәрен әзерләү –
Вәлиулла хәзрәтнең эшен дәвам иттерү ул.

Нәзарәт тарафыннан 19-20нче гасыр дәреслекләре барлана, классик татар дин белгечләренең дини-фәнни китаплары татарчага тәрҗемә ителә. Татарстан мәдрәсәсендә укучы шәкерт дин, хәнәфи мәзхәбе сорауларын мәшһүр татар дин әһелләре китабы буенча аңлатырга тиеш. Вәлиулла хәзрәт бер чыгышында, "без ислам динендә пионерлар түгел”, дигән иде. Ягъни бер мең ярым елга сузылган дини тарихыбыз бар.

Ләкин, хәзрәт әйткәнчә, тарихны ислами контекстта җитәрлек өйрәнә алган юк. Вәлиулла хәзрәтнең бер теләк-хыялы бар иде. Ул Татарстандагы мөселман тарихи зиратлар картасын булдырырга теләде. Иншә Аллаһ, нәзарәт әлеге эшне тормышка ашыруны күз алдында тота. Халык телендә "изге урын” дип йөртелә торган зиратларны, танылган дин әһелләре салдырган, эшләгән авыл мәчетләрен, алар торган җирләрне белү мөһим. Бу - борынгы татар авылларының дини, әхлакый рухын пропагандалау да булыр иде”, - дип сөйләде Камил хәзрәт.

"Имамнарның гыйлемлелеге түбән дәрәҗәдә"

Россия Ислам университеты хезмәткәре Габдулла хәзрәт Әдһәмов дини өлкәдә имамнарга кагылышлы кайбер проблемнар хакында әйтте.

"Билгеле булганча, имамнар безнең халык тарихында бик зур роль уйнаган. Әгәр Казанны яулаганнан алып 1917 елгы революциягә кадәр дәверне карасак, алар татарның элитасы булган, халыкны алар үз артыннан иярткән. Алар интеллектуаллар мисалы булган. Дин өлкәсендәге проблемнарны карасак, бүген, беренчедән, авыл мәчетләрендә имамнар җитми, шул исәптән, күпчелек имамнарыбызның гыйлемлелек дәрәҗәсе дә бик түбән.

Бердәм дини мәгариф системы булмаганга имамнар эшчәнлекләрендә төрле юллар куллана, шуңа нәтиҗәләр дә төрле була. Шуңа күрә университетта без имамнар вазифаларын билгеләүче дәреслек әзерли башладык. Аны әзерләү күп нәрсә турында уйландырды. Үземнең мәчеттә эшләү тәҗрибәм, шулай ук Татарстан диния нәзарәте эшчәнлеге тәҗрибәсе исәпкә алынып, имамнар эшчәнлегендә күп юнәлешләр билгеләнде", - дип сөйләде Габдулла хәзрәт Әдһәмов.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе