Интернет-тест формасындагы беренче (сайлап алу туры) 16-20 декабрь көннәрендә узды.
Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварена кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем бирелә.
Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында 2014 елның 31 гыйнварена кадәр урнаштырылачак. Икенче тур 2014 елның 23-27 апрель көннәрендә үткәрелә.
Олимпиадада РФ субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче 14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала. Сайлап алу турында Кытайдан, Төркиядән, АКШтан, Бельгиядән, Япониядән, Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Таҗикстаннан студентлар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Россияне Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикалары, Төмән, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Мәскәү, Ленинград, Свердловск, Волгоград, Омск, Алтай, Киров, Ульяновск, Саратов өлкәләре, Красноярск, Пермь крайлары тәкъдим итә.
Чыганак: "Татар-информ"