Күргәзмәгә исә Ш.Мәрҗани фондында саклана торган 51 шәмаил куелган. Шәмаил сәнгате татарлар арасында нык таралган булган, Ташкентка алып киленгән җыелмада бу сәнгатьнең төрле юнәлешләрен һәм формаларын күрсәткән әсәрләр тупланган. Аның ачылыш тантанасына дипломатлар, шул исәптән Татарстан Республикасының Үзбәкстандагы даими вәкиллегеннән килгәннәр, сәнгатькәрләр, рәссамнар, Ташкентның татар мәдәни үзәге һәм татар яшьләре оешмаларыннан вәкилләр җыелган.
Күргәзмә Ташкентта 18-27 декабрьдә эшләячәк, аннары аны Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан халкы да күрә алачак. Мондый төр күргәзмә Үзәк Азия илләрендә беренче мәртәбә үткәрелә, дип хәбәр итә tatar-congress.org сайты.
Чыганак: "Татар-информ"