Консул Камил хәзрәткә Төркия Республикасы Дини эшләр идарәсе җибәргән үзенчәлекле Коръәнне бүләк итте. Коръән Брайль системасы белән сукырлар өчен махсус язылган. Изге китап "Ярдәм” мәчетенә - күзләре начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә тапшырылачак, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.
Чыганак: "Татар-информ"