Ял итәргә җибәрелгән кабинет әгъзалары арасында Европа Берлеге белән үзара мөнәсәбәтләр министры Эгемен Багис бар. Agence France Presse хәбәрчесе язуынча, аның урынына Мәүлет Кавус углы билгеләнгән. Шулай ук юстиция министры Сәгъдулла Эргин да ял итәргә җибәрелгән. Аны кем алыштырачак, хәзергә билгесез.
Рәҗәп Эрдоган 25 декабрьдә Төркия Президенты Абдулла Гөлгә Министрлар Кабинетының яңа әгъзалары исемлеген китереп биргән. Шул ук көнне аз гына алдарак өч төрек министры: экология һәм шәһәрне планлаштыру министры Эрдоган Байрактар, икътисад министры Зафер Чанлаян, ЭЭМ Мөәммәр Гөлер Министрлар Кабинетыннан китәргә теләк белдереп, гариза язган иде.
Министрларны эштән җибәрү турында хөкүмәт җитәкчесе Эрдоганның Президент Абдулла Гөл белән киңәшләшкәннән соң, тиз арада мәгълүм булды. Әйдәманнарның очрашуы барышында Эрдоганның хөкүмәт әгъзаларын алыштырачагы билгеле булды.
Төркиядә зур күләмле ришвәт турындагы низаг декабрь уртасыннан бирле дәвам итә. Гомумән алганда, анда 80гә якын кеше кулга алынган. Тик урлау, алынган акчаларны тоту һәм ришвәтнең башка актлары буенча 24 кешегә генә гаеп ташланган. Алар арасында югары дәүләт хезмәткәрләре балалары, шул исәптән Эчке Эшләр министры Мөәммәр Гөлер һәм икътисад министры Зафер Чаглаян уллары бар. Экология һәм шәһәрне планлаштыру министры Эрдоган Байрактар улы исә кулга алынудан котылган: аннан бары тик сорау гына алынган.
Ришвәтчелеккә каршы тикшеренү Эрдоганның каты ризасызлыгына очрады. Әмма аның бу гамәле Төркиядә "халыкара низаг” китереп чыгарырга әзер булган көчләрнең кузгалуына сәбәп булуы ихтимал. Тагын ул фигурантларга гаеп белдерелгәнче үк шикләнелгән кешеләрне кулга алуда катнашкан Истанбул полициясе җитәкчеләрен эштән җибәргән. Ул арада оппозиция балалары ришвәтчелектә катнашкан министрларны эштән җибәрүне таләп иткән.