Түбән Новгородта мөселманнар тыныша алмый

Түбән Новгород мәчетләрендә соңгы айда җомгалар гауга белән уза.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 07
Түбән Новгород мәчетләрендә соңгы айда җомгалар гауга белән уза. Мөселманнарның үзара килешә алмавы турында мәгълүмат куертыла.

27 сентябрь җомгасында Түбән Новгород җәмигъ мәчетендә имам Умәр Идрисов бер төркем мөселманнарның үзенә һөҗүм итүен әйтә. Аның сүзләренчә, Рбищадан машиналарда килгән 50ләп мөселман аны имам вазифасыннан китәргә таләп итеп тавыш куптара һәм шуннан мөнбәрдән сугып диярлек төшерә. Идрисов бу Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров һәм Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов кешеләре булуын әйтә.

"Алар миңа психологик һәм физик басым ясарга күчте. Башта алар мөселманнар Диния нәзарәте рәисе вазифасына намзәтне мәчеттән куып чыгарырга тырышты, ә аннары берничә кат сукты”, - диде ул "Интерфакс”ка.

Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз Закиров мөселманнар өчен изге саналган ике җомганың бик җәнҗал белән узуын әйтә. Аның сүзләренчә, 20 сентябрьдә Умәр хәзрәт үзенең тарафдарларын, нигездә таҗиклар, азәриләрне җыеп үзен имам иттереп сайлату өчен кул күтәрттергән.

"Устав нигезендә бу сайлауны мин, ягъни мөселманнар Диния нәзарәте җитәкчесе расларга тиеш, ә мин аны расламадым, чөнки монда бит әле имам бар һәм аның вәкаләте чыкмаган, шуңа аны алмаштыру канунсыз. Аны нигездә читтән килгән мөселманнар яклап чыкты һәм ул мәчеткә дә имам итеп таҗик кешесен кую яклы иде. Әмма гомер-гомергә бу мәчетләрдә татарлар имам булып торган һәм торачак”, - диде ул.

Әлеге хәлләрдән соң, мөселманнарның җыелышы узган һәм анда Идрисовны барлык вазифаларыннан читләштерү, аерым алганда ул Аксакаллар шурасы рәисе булып торган һәм аннан азат итү турында килешенгән. Моңа нигездә Умәр хәзрәтнең "Интерфакс”та чыккан мәкаләсе сәбәп булган. Ул анда Урыс православ чиркәве һәм Түбән Новгород епархиясеннән элек әйткән сүзләре өчен гафу үтенә.

"Ул сүзләрне мин язмаган идем, әмма миңа аларны әйтергә туры килде, шуңа мин моның өчен гафу үтенәм”, - ди ул. Шулай ук ул үзен исламовед дип атаучы, мәгълүм исламофоб Роман Силантьевтан элек белдергән тәнкыйтьләре өчен гафу үтенә.

Соңрак Силантьев бу белдерүләрне Русиядә диниара татулык булдыру эшендә мөһим адым дип атый һәм Мөхетдиновка каршы баруын хуплаган сүзләрне әйтә.

Идрисовның әлеге гафу үтенүләре һәм мөселманнарга каршы даими белдерүләр белән чыгучы Силантьев белән бер юлдан китүе мәхәллә вәкилләренең ачуын чыгара. Шуңа җомга көнне Умәр хәзрәт мөнбәргә менеп баскач, аңа барлык вазифаларыннан читләштерелүен һәм намаз алып баруга хокукы юклыгын әйткәннәр. Шуннан мәчеттә гауга киткән.

"Ә ул "төшмим”, "мин монда хуҗа” дип кычкырырга, каһәрләргә, бәддогалар кылырга тотынды”, - ди Закиров.

Аның сүзләренчә, көзгә Диния нәзарәте рәисе сайлаулары булырга тиеш һәм ул яңадан элекке вазифасына кайтырга тели. Идрисов 1993 елдан алып 15 ел дәвамында әлеге вазифада торган иде.

"Сайламыйча гына үз урыныма куегыз, диде. Мин аңа сайлауга икебезнең намзәтне чыгарыйк дип әйттем, әмма ул моны дәрәҗәсен төшерү дип санады. Түбән Новгородтагы 62 мәхәллә сайларга тиеш. Ул авылдан бабайлар кирәкми, шәһәрдән генә имамнар җыелып, "сине сайлыйбыз” дияргә тиеш булдык. Устав бар бит. Без аның тәкъдименә каршы булдык. Шуннан соң ул җәнҗал чыгарырга тотынды да инде. Бәлкем ул Түбән Новгород шәһәрендә булган өч мәчетне кулына төшереп, үз имамнарын куеп, яңа Диния нәзарәте төземәкче булгандыр. Әлбәттә, бу безнең уйлар гына. Моны эшләргә без юл куймадык һәм дошман булдык. Шуңа ике җомга намазы гауга белән үтте. Бу хәлләр ни белән бетәр – белмибез”, - диде Закиров.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе