Шаровның Коръәнне мыскыллавы акланды

Казанның Совет районы мәхкәмәсе динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнгән Михаил Шаровка хөкем карары чыгарды.

БӘЙЛЕ
2013 Июн 16
Казанның Совет районы мәхкәмәсе динара һәм милләтара низаг чыгаруда гаепләнгән Михаил Шаровка хөкем карары чыгарды. Мәхкәмә Шаровны бер гаепләүдән аклады, икенчесендә гаепле дип тапты.

Соңгы мәхкәмә утырышында Михаил Шаров Русия Җинаять Кодексының 282нче маддәсе нигезендә, милләтара низаг чыгаруда гаепле дип табылды. Аның фашистлар байрагы алдында скинхедларга кагылышлы бер клипны "ВКонтакте" интернет челтәрендә таратуы тулысынча исбат ителде, дип белдерелде. Клип яздырылган дискның да Шаров фатирында уздырылган тентүдә табылуы әйтелде.

Хөкемдарның бу карары залдагы татар милләтчеләре йөзендә канәгатьләнү хисе тудырса, Шаровның дусларының башлары түбән иелүгә сәбәп булды.

Ләкин моннан соң эш көтелмәгән юнәлеш алды дисәк тә була. Моңа кадәр мәхкәмә утырышларында Шаровның Коръәнгә дуңгыз мае һәм эт тизәге рәсеме куеп төшерелгән фоторәсемне "ВКонтакте" социаль челтәренә урнаштырып динара низаг чыгаруы буенча гаепләүләр исбатлану юлында барган кебек күренсә дә, бүгенге утырышта тикшерү барышында процессуаль ялгышлар җибәрелгән булуы аңлашылды.

Хөкемдар тикшерүчеләрнең һәм прокурорның үз эшләрен башкарганда Шаровка карата булган гаепләүләрне дәлилләп бетерә алмауларын, нәтиҗәдә аның бу җинаятьне эшләвендә шикләнүләр калу сәбәпле гаепләнүченең хөкемгә тартыла алмавын белдерде. Ягъни, Шаров эшләгән дип әйтелгән җинаятьнең вакыты, урыны һәм башкару ысулы тулысынча исбатлана алмады, гаепләүләр фаразлауларга нигезләнеп калды дип әйтелде. Шулай итеп, аның динара низаг чыгаруда гаепләнүе мәхкәмә тарафыннан кире кагылды.

Нәтиҗәдә Шаров Русия җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә бары милләтара низаг чыгарган өчен генә гаепле дип табылды һәм ун айга җәмәгать урыннарында эшләү җәзасына хөкем ителде. Март аеннан алып бүгенгә кадәр өй сагында булуын искә алып аңа ахыр чиктә 48 көн төзәтү эшләре җәзасы бирелде. Шаровның хезмәт хакының 15% өлеше дәүләт хисабына күчеп барачагы да мәхкәмә карарында әйтелде.

Хөкемдар карарны укып бетергәч Совет районы прокурорына һәм тикшерү бүлеге җитәкчесенә җинаять процессы канунын үтәгәндә ялгышлыклар җибәрү өчен шелтә белдерде.

Бер сәгатькә якын сузылган хөкем карарын уку шушының белән тәмамланды. Әмма хөкемдарның гади кеше буларак Михаил Шаровка әйтер сүзләре калган булып чыкты.

"Социаль челтәрдә бер эшне эшләгәндә башың белән уйлап эшләргә кирәк. Син үзеңне ватанпәрвәр итеп, офицер итеп күрсәтергә телисең. Әмма син бер көн дә хәрби хезмәттә булмаган кеше. Син дә, Филиппов та, дусларың да. Сез миннән аермалы буларак сугышның ни икәнен белмисез. Сез сугыш килеп чыгуын телисезме? Әмма сугышырга сезгә түгел, сезнең балаларыгызга туры килергә мөмкин. Шуңа күрә гамәлләрегезне уйлап эшләгез", дип хөкемдар Шаровка күңелендәгесен әйтеп салды.

Шулай итеп, хәйран озакка сузылган Шаров мәхкәмәсе тәмамланды. Тик мәхкәмәнең бу карары күбрәк Шаров һәм аның дусларын сөендерде булса кирәк. Мәхкәмәдән чыкканда урыс милләтчеләренең йөзләре балкыса, татар милләтчеләренекендә канәгатьсезлек чагылды.

Яклар мәхкәмә карарын ун көн эчендә Югары мәхкәмәгә шикаять итмәгән очракта ул үз көченә керәчәк.

Ләкин Совет районы прокуроры урынбасары Илдар Мәликов мәхкәмәнең Михаил Шаровка карата чыгарган аклау карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерде. Ә Михаил Шаровның мәхкәмә карарына кагылышлы фикерен белешү мөмкин булмады.
Чыганак: "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе