Сүрия дин галимнәре алты ел дәвамында басмага әзерләнгән Коръән нөсхәсен бүләк иттеләр

“Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" фәнни-гамәли конференциясенә килгән чит ил кунаклары- ислам дөньясы галимнәре Кол Шәриф мәчетенә җыелды.

БӘЙЛЕ
2015 Окт 12

“Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы" фәнни-гамәли конференциясенә килгән чит ил кунаклары- ислам дөньясы галимнәре "Кол Шәриф" мәчетенә җыелды.

Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Сүрия дин белгечләре әзерләгән, нәшер иткән Коръән басмасын тәкъдим итү чарасы булды. Әлеге Изге китап нөсхәсен басмага әзерләү өчен Сүрия дин белгечләре тарафыннан махсус комиссия төзелгән. Дин белгечләре, беренчедән, Коръән сүзләренең дөрес язылышына, икенчедән, матур язылышына игьтибар юнәлткәннәр. Һәм моннан тыш бер елдан артык вакыт эчендә, барлык төзәтмәләр исәпкә алынып, басманың аудиоязмасы эшләнгән.

Коръәннең яңа басмасын әзерләү өчен оештырылган махсус комиссия әгъзалары Якын көнчыгыш илләре Голәмәләр шурасы җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан Әл-Буты һәм Сүриянең зәкят фонды җитәкчесе Бәдыйг Сәет әл-Ләхмән Изге Китапның бер нәсхәсен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга бүләк итеп бирделәр. Шулай ук алар Изге Китапны басмага әзерләүдәге тәҗрибәләре белән утаклашырга әзер булулары хакында әйттеләр.

Мәгълүм булганча, 8 октябрьдә Болгарда дөньяның иң зур Коръән китабы урнашкан "Истәлек билгесе" бинасы конференц-залында "Мөселман дини тәгълиматы: милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгы" Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге чарада Болгар ислам академиясен оештыруга беренче адымнар ясалды: халыкара дини конференция уздырылды, алты айлык Коръән өйрәнү курслары ачылды. Бу чаралар ислам дөньясында билгеле белгечләрне республикабызга җыйды. Конференция кысаларында, динебезне ныгыту һәм мөселманнарның гыйлемен күтәрү максатыннан, күп сандагы очрашулар, сөйләшүләр булды, дип хәбәр итте нәзарәтнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе