Казанның "Рубин" командасы УЕФА Европа лигасы төркем этабының 3 нче турында Англиянең "Ливерпуль" клубына каршчы матчта тигез исәпкә уйнады.
Кыр хуҗалары өстенлекне уен башында ук үз кулларына алса да, "Рубин" беренче булып хуҗалар капкасына туп кертүгә иреште. Ә тәнәфескә китәр алдыннан, казанлыларның капитаны Олег Кузьмин уеннан чыгарылгач, "Ливерпуль" исәпне тигезләде. Икенче таймда хуҗалар Сергей Рыжиков саклаган капкага бер-бер артлы һөҗүм ясап кына торды. Әмма казанлылар бирешмәде - 1:1.
«Рубин» – «Ливерпуль» җавап уены ике атнадан соң, 5 ноябрьдә Татарстан башкаласында Kazan-Arena стадионында узачак.
«Ливерпуль» (Англия) – «Рубин» (Россия) – 1:1 Туплар: 0:1 – 15 Девич, 1:1 – 37 Джан. «Ливерпуль»: Миньоле, Шкртел, Морено, Клайн, Сако, Джан, Аллен (Лейва, 46), Коутиньо (Бентеке, 63), Милнер, Лаллана, Орижи (Фирмино, 74).
«Рубин»: Рыжиков, Камболов, Кверквелия, Кузьмин, Нәбиуллин, Оздоев, Карадениз (Дядюн, 81), Георгиев, Карлос Эдуардо (Портнягин, 64), Канунников, Девич (Котуньо, 46).
Кисәтүләр: Кузьмин (19), Шкртел (35), Аллен (41).
Уеннан чыгару: Кузьмин (36).
Чыганак: "Татар-информ"