Россия балы һәм сарык ите куркынычлы булырга мөмкин

«Ридус» агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, «Россельхознадзор» тарафыннан үзебездә барлыкка...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 25
«Ридус» агентлыгыннан алынган хәбәрләргә караганда, үзебездә барлыкка килгән ризыкларда, импорт белән чагыштырганда,«Россельхознадзор» тарафыннан күбрәк тыелган әйберләр табыла башлаган. Мондый хәлнең элек булганы юк иде. Балда нитрофуран метаболиты, ә сарык итендә диоксин барлыкка килгән.

"Россельхознадзор» илдә җитештерелгән ризыкларның куркынычлы була башлавына борчылу белдергән.

"Без импорттан китерелгән ризыкларга караганда, үзебездә җитештерелгәннәрендә күбрәк тыелган әйберләр табарга керештек. Мондый хәлнең элек беркайчан да булганы юк иде”,-дигән "Россельхознадзор» җитәкчесе Сергей Данкверт.

Аның сөйләвенчә, Россиядә җитештерелгән балны тикшергәндә, анда 30 % нитрофуран метаболиты табылган. Бу исә умарта кортларын дәвалаганда һәм ашатканда дөрес эшләмәүнең нәтиҗәсе, дип билгеләп узган белгеч. Тик ул куркынычлы бал табылган төбәкне атамаган, мәгълүматларны тагын бер кат тикшергәннән соң, матбугатта бастырырга вәгъдә кылган.

"Россельхознадзор» башлыгы хәбәр итүенчә, үзебездәге 100 % сарык бавырлары үрнәкләрен тикшергәннән соң, аларда тиешле дәрәҗәдән арткан диоксин табылган.

"Без бөтенесен дә тикшерәчәкбез, боларның каян килүен һәм алар гомуми хәлне күпме чагылдыруын белү мөһим. Әлегә нибары 10 проба алдык, ә тикшеренү репрезентатив булырга тиеш”, - дигән Сергей Данкверт һәм ул болан бавырында да шундый ук тыелган әйберләр табылуы хакында белдергән.

"Россельхознадзор» башлыгы аның оешмасы тикшеренү вазифасын гына башкаруы турында борчылу белдереп әйткән, аның төбәктәге ветеринар хезмәтләргә тәэсир итүгә мөмкинлеге юк икән.

"Бездә шундый төбәк бар: без аларга ризыкның куркынычлы булуы турында 1200 хат яздык, ә күрелгән чаралар хакында бернинди җавап алмадык. Ә бу төбәк - Төньяк башкала»,-дип хәбәр итте Сергей Данкверт.

«Интерфакс” Данквертның төбәкләрдәге ветеринар хезмәтләргә алар биләмәсенә кергән ризыкларга мониторинг үткәрмәүгә җитди гаеп ташлавын хәбәр итте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе