Рөстәм Миңнеханов Илдар Баязитовка: «Дөньяда «Ярдәм» кебек мәчет күрмәдем»

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Корбан гаете уңаеннан, Казанның «Ярдәм» мәчетендә...

БӘЙЛЕ
2013 Окт 16
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Корбан гаете уңаеннан, Казанның «Ярдәм» мәчетендә бәйрәм вәгазе һәм намазында катнашты. Президентны «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сукырларны тернәкләндерү үзәге белән таныштырды. Президент Илдар Баязитовка: «Дөньяда «Ярдәм» кебек үзенчәлекле мәчет күргәнем булмады",- дип белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ярдәм» мәчете каршындагы күрү буенча инвалидлар өчен уку-реабилитация үзәгендә дә булды.

Рөстәм Миңнехановка сукыр һәм начар күрүче кешеләр өйрәнү өчен ясалган юл киселешен, шулай ук сукырлар һәм начар күрүчеләр юл һәм идән япмаларын аерырга ярдәм итүче тактиль тротуар плиткәсен, юл разметкасы төрләрен күрсәттеләр. Шуннан Татарстан Президенты күрү буенча инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәге кабинетларын һәм уку сыйныфларын карап чыкты.

«Ярдәм» мәчете каршындагы күрү буенча инвалидлар өчен уку-тернәкләндерү үзәге 2013 елның 19 июлендә ачылды. Әлеге комплекста мәчет, гыйбадәт бүлмәсе, чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, уку сыйныфлары, китапханә, мини-типография бар. Уку-реабилитация үзәгендә сукырлар һәм начар күрүчеләр Луи Брайль системасы буенча язырга, укырга, шулай ук компьютер грамоталыгы, төрле һөнәрләргә өйрәнә, урында адаптация курсларын уза алалар.

Бәйрәм намазында шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Мәскәү һәм Киров районы башлыгы Дамир Фәттахов һәм башка җитәкчеләр катнашты. Шулай ук «Ярдәм»дә узган тарихи Гает бәйрәмендә татар зыялылары: галим Азат Ахунов, Халыклар Дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов, драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев, татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин һәм башка билгеле шәхесләр күп иде.
Чыганак: "Татар заманы"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе