Узган саннан аермалы буларак бу басма сәхифәләргә бүлеп эшләнгән. "Хәнәфи мәзһәбенең дәлилләре”, "Динебез - ислам дине”, "Дин гыйлеме”, "Фән”, "Әңгәмә”, "Мәрҗани елы”, "Публицистика”, "Сорау-җавап”, "Мирасыбыз”, "Догалар” дигән рубрикалар бар.
Альманахның соңгы битләрендә "Шура” журналының 1916 елда дөнья күргән саныннан алынган татар теленең әһәмияте турындагы мәкаләгә урын бирелгән. Ул иске татар имлясында язылган.
"Шура” 2000 данә тираж белән басылды һәм республиканың һәр имамына тапшырыла дип хәбәр итте ТҖ МДН Матбугат хезмәте.