"Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән

"Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Рөстәм Сафинга ике елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды.

БӘЙЛЕ
2013 Сен 25
"Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Рөстәм Сафинга ике елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарылды. Ул колониягә хөкем ителде.

"Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы Рөстәм Сафинга хөкем карары Мәскәү районы татулаштыру мәхкәмәсендә чыгарылган. "Әл-Ихлас” мәхәлләсе юристы Тәүфик Василов "Азатлык"ка әйтүенчә, инде иртәдән үк мәхкәмә бинасы янына дистәләрчә полиция вәкилләре китерелгән булган һәм шунда карар алар файдасына булмаячагы аңлашылган.

Мәхкәмә утырышы үз вакытыннан соңрак башланган һәм анда Сафин 12 битлек чыгышын укыган. Шуннан соң хөкемдар көндезге бергә кадәр тәнәфес игълан иткән.

"Без килгәндә инде бина янында полиция вәкилләре тагын да күбәйгән иде. Мәхкәмә бинасы янына шактый гына мөселманнар да җыелды, әмма полиция алардан да күбрәк иде кебек”, - диде Василов.

Прокурор Сафинга өч ел төрмә сораган булса, хөкемдар аны ике елга колониягә хөкем иткән.

Василов әйтүенчә, Сафинга каршы китерелгән дәлилләрнең берсе дә нигезле булмаган. Алдагы утырышларда аңа каршы сүз белән чыккан ике шаһитның йөзләрен алар күрмәгән. Моннан тыш тагын ике имам аңа каршы чыгыш ясаган. Шуның берсе Сәетҗәгъфәр Лотфуллин һәм Биектау районыннан бер имам (Василов аның исемен әйтә алмады – Л.Х). Шулай ук экстремизмга каршы үзәк җитәкчесе урынбасары үз дәлилләрен китергән. Бу чыгыш ясаучыларның күбесе "Хизб ут-Тәхрир” оешмасының зарары турында сөйләгән.

"17 октябрьдә Әл-Ихлас мәчетендә тентү барышында сумкада тыелган берничә китап тапканнар иде. Ул кизү торучыныкы булуы аңлашылды, чөнки ул сумкада аның документлары да бар иде. Кизү торучы моны үзе дә яшермәде. Әмма аның сүзләре искә алынмады һәм аны шулай ук Сафинга тактылар”, - ди Василов.

Сафин 282нче маддә нигезендә экстремистик оешма оештыруда гаепләнгән. Аны мәхкәмә залында ук сак астына алганнар.

Василов сүзләренчә, хөкемдар үзен бик сәер тоткан. Хөкем карарын ул бары җомга көнне генә бирәчәген әйткән.

"Минем аны биш көннән соң бирергә хокукым бар һәм аны җомга килеп алырсыз диде”, - ди ул.

Тәүфик Василов "Әл-Ихлас" мәчетенең элекке имамы хөкем ителү турында
исемлеккә өстәйөкләБер ел элек "Әл-Ихлас” мәчете һәм аның имамы Рөстәм Сафин өендә тентүләр булган иде. Сафин "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына катнашы булуда, мәчеттә алар өчен үгетләү эшләре алып баруда гаепләнде дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе