Төннәр кыска булып, шәфәкъ баемый торган урыннарда ястү намазы фарызмы яки фарыз түгелме? Ш.Мәрҗани "Нәзурәтел-хак” ("Хаклыкка бер караш") китабын язып, бу мәсьәләгә ачыклык керткән шәхес. Мөхтәрәм дин белгече шәфәкъ батуга карамыйча, һәр урында, елның һәрбер көнендә ястү намазы фарыз кылынганлыкны исбат итә. "Намаз-фарызларның иң олугы, ислам баганаларының иң ныгы һәм тазасы, иманнан соң иң фазыйләтлесе, йөрәгендә булган Аллаһыны тануның билгесе. Намазның һичбер гозер белән төшеп калмавы Китап һәм мөтәватир булган хәдисләр белән исбатлана”, - дип яза Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре.
Чыганак: "Думрт.ру"