Путин Сүрия армиясе белән хезмәттәшлек итмәүне хата дип атады

Путин 2013-2014 елларда Украинадагы хәлләрне читтән тагылган хәрби түнтәрелеш дип атады.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 29

Путин 2013-2014 елларда Украинадагы хәлләрне читтән тагылган хәрби түнтәрелеш дип атады.

"Ислам дәүләте" радикал төркеме буш урында тумады, аны комачаулаган режимнарга каршы тәрбияләделәр, дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин. Ул бу хакта Нью-Йоркта БМО генераль ассамблеясы җыелышында әйтте. Путин Сүрия армиясе белән хезмәттәшлектән баш тартуны хата дип атады. Аның сүзләренчә, Бәшәр Асад һәм көрд ихтыяриларыннан тыш, "Ислам дәүләте" оешмасына каршы Сүриядә беркем дә көрәшми.

Путин сүзләренчә, ул Лүбнәндә дәүләт структураларын торгызу, Гыйракта яңа хөкүмәтне яклау, Сүриядә кануни хөкүмәткә теләктәшлек күрсәтү иң мөһим бурыч дип саный.

Украина көнчыгышындагы хәлне җайлауга килгәндә, Путин Донбасс халкы мәнфәгатьләрен истә тотып, Мински килешүләрен тулысынча үтәү кирәклеген әйтте.

2013-2014 елларда Украинада хакимият алмашуга китергән чараларны читтән тагылган хәрби түнтәрелеш дип атады.

Украина вәкиллеге Путин чыгышы вакытында Генераль ассамблея залын ташлап чыкты. Бу хакта "Твиттер"да Украинаның БМОдагы даими вәкиле Юрий Сергеев язды.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе