Президент Корбан бәйрәме белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме белән котлады.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 15
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме белән котлады.

"Мөхтәрәм Татарстан мөселманнары! Кадерле милләттәшләр!

Сезне изге бәйрәм – Корбан гаете белән ихлас күңелдән котлыйм.

Бүген бөтен дөньяда миллионлаган мөэмин-мөселман хаҗ кыла һәм корбан чала, шул рәвешле өммәтебезгә насыйп иткән игелекләре өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләрен күндерә.

Корбан бәйрәме – рухи чистарыну һәм шәфәгать кылу вакыты. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә әйтелгәнчә, «су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерүче – сәдакадыр».

Гомер юлында һәркем Раббыбызга үзен ярлыкавын, эш-гамәлләребезне уң итүен, күңелләребезгә иман нуры, рух ныклыгы, илебез-көнебезгә тынычлык, гаиләләребезгә иминлек иңдерүен сорап, кат-кат мөрәҗәгать итә. Яхшылыкка омтылу, явызлык кылган өчен җәза биреләчәгенә ышану Корбан бәйрәменең бөек гуманистик асылы булып тора.

Төрле милләт вәкилләре һәм төрле диннәргә табынучылар, ислам, православие һәм республикада башка традицион диннәрнең уртак кыйммәтләренә нигезләнеп, Татарстаныбыз үсешенә үзләреннән кабатланмас өлеш кертә. Без, йөрәкләрдә бер-беребезгә карата дуслык һәм үзара хөрмәт хисләре саклап, югары әхлакка корылган җәмгыять төзергә омтылабыз.

Корбан гаете мөбарәк булсын, һәммәбезгә көч-егәр, рух күтәренкелеге өстәсен, лаеклы эшләргә җилкендерсен, якты өметләр һәм җан тынычлыгы насыйп итсен, илаһи нур күңелләребезне һәм йөзләребезне балкытсын!

Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм бәрәкәтле озын гомер телим!”
– диелә котлауда.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе